Дөньяда исәнлектән кадерлерәк нәрсә бармы?!
Чак кына авырап китсәк тә, Аллаһыга ялварып терелүгә өмет итә башлыйбыз. Ә Ул күңелләренә яхшылык һәм мәрхәмәт иңдерелгән ак халатлы фәрештәләрен җибәрә.
Менә миңа да Самара медицина университеты клиникасының кардиология бүлегендә дәваланырга туры килде. Аллага шөкер, ярдәмчел һәм ачык йөзле, тәҗрибәле һәм игътибарлы табиблар кулына килеп эләктем. Якты йөзләренә искиткеч тирән белем һәм оста куллар да өстәлгәч, авыру тәнемә җан керде, хәлем җиңеләеп китте.
Җан өрүчеләр арасында иң мөһим кеше — «Сердечно-сосудистая хирургия» бүлеге җитәкчесе Олег Владимирович Дмитриев булып чыкты. Ул үзе дә, кайнар йөрәкле, җылы карашлы табиб буларак, тәмле сүзе белән генә дә дәвалый ала, минемчә. Кардиологлар Динә Грязнова, Екатерина Лучкина, шәфкать туташлары Елена Капустина, Наталья Остроухова да игътибарлы булулары белән авыруларга яшәү дәрте өстиләр.
Клиникада яшь белгечләр дә бик күп. Остаз табиблар аларга үзләре белгәннәрне өйрәтеп, урынлы киңәшләрен биреп торалар. Шуңа күрә яшь табиблар да, остазлары кебек үк, мәрхәмәтле һәм укымышлылар. Шуларның берсе — Алсу Әбүзәрова. Ул Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә Рөстәм һәм Эльмира гаиләсендә туып-үскән. Алсу балачагыннан ук табиб булырга хыялланган һәм мәктәптә укыганда ук медицина фәне белән кызыксына башлаган. Чөнки аның әнисе дә гомерен табиб һөнәренә багышлаган, тәҗрибәле белгеч, ихтирамга лаеклы кеше. Шулай итеп, кызы да медицина университетына укырга керә.
- Табиб булу хыялым, Аллаһыга шөкер, тормышка ашты, — ди Алсу, тыйнак елмаеп. — Хәзер менә бишенче курста укыйм инде, практик тәҗрибә туплыйм, белемемне арттыру өстендә бертуктаусыз эшлим. Медицина фәненең катлаулы киртәләрен җиңеп чыгарга ярдәм иткән укытучыларыма, остазларыма, табибларга, әниемә бик рәхмәтлемен. Безнең эштә салкын акыл һәм үз-үзеңә ышану сыйфатлары бик кирәк. Эшенә чын йөрәге белән бирелгән кеше генә булдыра ала моны. Табиблардан ярдәм көткән авыруларның өметен аклау – безнең төп бурычыбыз, — ди кыз.
Алсуның исемен ишеткәч, мин бик шатландым, үзебезнең татар кызы бит ул. Хастаханәдә бер белмәгән милләттәшем дә күптән күрмәгән якын кешем булып тоелды. Аның дежур көнен түземсезлек белән көтеп ала идем. Әле яшь булуына карамастан, ул йөрәккә ятышлы җылы сүзләр таба белә. Ягымлы, сөйкемле булуы һәм җитезлеге белән авыруларның күңелен яулый. Ул маһир кеше. Рәхмәтле йөзләребезне күреп, матур итеп елмая белә. Акыл-белеме белән дә алдыра. Алсу медицина офыкларын, һичшиксез, яулап алыр һәм милләтебез горурлыгы булыр, дип ышанам. Аның кебек булдыклы татарларны күрсәм — горурлыгым йөрәгемнән ташып чыга. «Якты йөз — җан азыгы» дип юкка гына әйтмиләрдер бит инде. Авыруның савыгу шатлыгы табиблар кулында.
Бу язмам бөтен медицина хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрем булып барсын иде. Ходай барчагызга да исәнлек-саулык, якты тыныч көннәр, озын гомерләр һәм ике дөнья рәхәтен бирсен иде. Сез безгә кояш җылысы кебек кирәк.
Алсу, балакаем, бигрәк тә сиңа бәхет телим! Йөзеңдә аклык, күңелеңдә пакьлек булсын, тәүфыйклы татар кызы.
Татар егетләре, тирә-ягыгызга ипләп кенә күз салыгыз әле. Янәшәгездә тәртипле татар кызлары йөри бит. Елмаеп, кул сузыгыз, матур итеп уртак тормыш корыгыз. Нык гаиләне ачы җилләр туздырмас, милләтебезнең горурлыгы булып иманлы балаларыгыз үсеп җитәр. Бәхетле булыгыз!
Рәфыйка Шәрипова.
«Бердәмлек».
Просмотров: 718