Газетабыз битләрендә бу авторның берничә шигырен бастырып чыгарган идек инде. Хәзер сезгә аның үзе һәм иҗаты белән якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.
Минәсма Хәйруллина Шенталы районының Денис авылында туып-үскән. Аның бала чагы кырыс сугыш елла-рына туры килгән. Урта мәктәпне тәмамлап, хисапчы булырга теләгән кызның, кызганычка, хыяллары чынга ашмый — ул һөнәри белем ала алмый. Шулай да, кечкенәдән китаплар укырга яраткан, әдәбиятка, матурлыкка тартылган Минәсма ханым тора-бара бик эчтәлекле шигырьләр яза башлый. Аның тирән мәгънәле ихлас иҗатыннан гадилек һәм җылылык бөркелә сыман… Читать полностью