Газетабыз битләрендә бу авторның берничә шигырен бастырып чыгарган идек инде. Хәзер сезгә аның үзе һәм иҗаты белән якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.
Минәсма Хәйруллина Шенталы районының Денис авылында туып-үскән. Аның бала чагы кырыс сугыш елла-рына туры килгән. Урта мәктәпне тәмамлап, хисапчы булырга теләгән кызның, кызганычка, хыяллары чынга ашмый — ул һөнәри белем ала алмый. Шулай да, кечкенәдән китаплар укырга яраткан, әдәбиятка, матурлыкка тартылган Минәсма ханым тора-бара бик эчтәлекле шигырьләр яза башлый. Аның тирән мәгънәле ихлас иҗатыннан гадилек һәм җылылык бөркелә сыман…
Әни сүзләре
Әнием юк инде минем хәзер,
Кемнән сорыйм, кемнән алыйм көч?
Тик сүзләре калды йөрәгемдә:
«Авырлыклар килсә, балам, түз».
Әйтә идең әни: «Пешергәндә,
Артыграк пешер ашыңны,
Көтмәгәндә бер юлаучы керер,
Ашатырсың аңа ашыңны».
Сусаганда, бер йотым су җитә
Арып-талган мескен юлчыга,
Сүзләреңне, әнием, истә тотам,
Өстәлемдә һәрчак аш тора.
Рәхмәт, әнкәй, синең тәрбияңә,
Шундый яхшы киңәш биргәнсең.
Оныкларга сөйлим сүзләреңне,
Берүк алар оныта күрмәсен.
Шигырь итеп, әнием, сүзләреңне
Дәфтәр битләренә төшерәм,
Киңәшеңә, әнием, рәхмәт яусын,
Мин кадерле картлык кичерәм.
***
Дошманыңа ачу саклама
Дошманыңа ачу саклама син,
Сабыр итеп көтеп тор гына,
Бервакытта, бәлки, дустың булыр,
Гафу итеп, кабул ит кенә.
Дусларыңа артык шатланма син,
Син аларга кирәк чагыңда,
Шул дусларың сиңа дошман булыр,
Сине алар сатар тагын да.
Дуслар белә синең серләреңне,
Дошман белми синең уеңны.
Шуңа күрә дусларыңнан курык,
Дошманыңа бир син кулыңны.
Шентала.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1138
Аллахы тагэлэ ярдэменнэн ташламасын үзене Минасма апай
Исән- сау бул, Минасма апа.
Минасма апа, матур картлык, исянлек телим.
Минасма апа бик матур
Минэсмэ апа, эфэрин!
Шундый матур эчтелекле шигырьлер. Рехмет Эсма апа.