Күпчелек яшьүсмерләр сагынып көтеп алган кояшлы җылы көннәрне, һичшиксез, диңгез яисә башка сулык яр буенда уздырырга, киләсе уку елына әйбәтләп көч тупларга кирәк, дип уйлыйлар. Әмма, соңгы елларда алар арасында җәйге каникулны башкача уздыру өчен көтеп алучылар саны арта бара.
Соңгылары җәен эшләп, бераз акча тупларга хыялланалар. 2023 елның август башына караган мәгълүматлар буенча, 5 меңләп Самара яшүсмерләре «Яшьләр үзәге» ярдәмендә эшкә урнашкан. Төбәктә вакытлыча эшләү мөмкинлеге 14 — 17 яшьлек балаларга тәкъдим ителә. Яшүсмерләр түгәрәк җитәкчеләре, китапханәчеләр, экскурсияләр оештыручылар булып эшлиләр, үз шәһәрләре һәм авылларын төзекләндерүдә катнашалар.
Каникуллар вакытында эшкә урнашучы балалар үз карарларын төрлечә аңлаталар. Сораштыруларга караганда, яшүсмерләрнең 64 проценты кесәсендә үзе эшләп алган акча булуын тели, 25 проценты нинди дә булса кыйммәтле әйбер сатып алырга планлаштыра, 7 проценты ата-аналарына матди ярдәм күрсәтергә тели, ә 4 проценты уку өчен түләү әзерли.
- Мин җәйге каникулда икенче ел эшлим инде. «Яшьләр үзәге» аша эшкә урнашу — минем өчен ышанычлы вариант, эш хакын да вакытында түлиләр, хокукларым бозылмаячагын да беләм, — дип сөйли 15 яшьлек Артур Доронин.
- Ни өчен син шулай иртә эшли башладың?
— Үсмер чагыңда эшләп карау мөмкинлеге киләчәк һөнәреңне сайларга ярдәм итә, акчаның ничек килгәнен аңлыйсың, — дип елмая егет. — Мәсәлән, узган елда мин Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, Мәдәният йорты бухгалтериясендә эшләдем. Быел шактый зур заводның юридик бүлегендә, хәрби комиссариатта, «Яшьләр үзәге»ндә тәҗрибә җыйдым. Хезмәт хакымны җыеп, шактый кыйммәтле компьютер сатып алдым. Киләчәк һөнәремне компьютер технологияләре белән бәйләргә уйлыйм. Шуңа күрә компьютер миңа уку өчен кирәк булачак.
Балаларының 14 яшьтән эшли башлауларына ата-аналар төрлечә карый. Экспертлар билгеләп үткәнчә, аларның 96 проценты яшүсмерләрнең омтылышын хуплый, 47 проценты баласының акча эшләргә өйрәнүен тели, 23 проценты шул рәвешле балалар ата-аналарының хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнә дип өметләнә, 24 проценты балларының олы тормышка аяк басарга әзерләнүен күрә, ә 7 проценты смартфоннардан аерылып торуларына шатлана. Сораштыруда катнашкан ата-аналарның 76 проценты үзләре дә яшүсмер чакта эшләгәннәр, шуңа күрә балаларының мәшгуль булуын да хуплыйлар.
Яшүсмерләрне эшкә урнаштырырга теләгән ата-аналар өчен «Яшьләр үзәге» Самара шәһәре, Гагарин урамы, 86 йорт адресы буенча урнашкан.
Белешмә өчен телефоннар: 262-52-47, 262-52-48.
Элина СӘЙФИ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 688