Татарстанда татар халкының милли мирасына багышланган китаплар сериясе нәшер ителәчәк

1693044436_bophotos_222887_3Татарстанда татар халкының милли мирасына багышланган китаплар сериясен әзерли башларга ниятлиләр. Республиканың Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов Аккош күлендә узган гастрономия фестивалендә шулай дип белдерде.

«Вести Татарстан» хәбәр иткәнчә, серияне татар ашларына багышланган китаплар ачып җибәрәчәк, аннары музыка коралларына һәм киемнәргә багышланган эшләр дөнья күрәчәк. Материаллар туплау өчен, серияне әзерләүчеләр республиканың һәр районына барырга ниятли.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 627

Комментирование запрещено