Муфтий на конференции в Москве: «Нужно укреплять национально-религиозные традиции народов России» / Мөфти Мәскәүдә конференциядә: “Россия халыкларының милли-дини традицияләрен ныгытырга кирәк”

216f15e9_a205_48a3_b902_6ea8a6454052В 12 день месяца сафар (28 августа), муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин и его первый заместитель Ильфар хазрат Хасанов находятся в Москве – здесь проходит Всероссийская научно-практическая конференция “Современные вызовы традиционным ценностям».

В конференции принимают участие муфтии и руководители централизованных мусульманских религиозных организаций России, должностные лица Администрации Президента РФ, члены Совета Федерации и депутаты Государственной Думы Федерального Собрания РФ и др. Организатором мероприятия является Централизованная религиозная организация «Международная Исламская Миссия» при участии Координационного центра мусульман Северного Кавказа и при содействии Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования.

На повестке дня собрания — обсуждение реализации Указа Президента Российской Федерации № 809 от 9.11.2022 г. «Об утверждении основ государственной политики по сохранению и укреплению традиционных российских духовно-нравственных ценностей», а также вопросов консолидации граждан России на основе защиты традиционных ценностей, выработки методов противодействия деструктивной идеологии и масс-культуре и распространения традиционных ценностей в современном информационном пространстве. 

Пленарное заседание Всероссийской научно-практической конференции открылось чтением Куръана в исполнении муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина. Затем участники почтили память и совершили дуа за погибших бойцов в зоне СВО. После начались выступления участников. Среди докладчиков были председатель «Международная Исламская Миссия» Шафиг хаджи Пшихачев, председатель ЦДУМ России Талгат хазрат Таджутдин, председатель ДСМР Альбир хазрат Крганов и др. С докладом выступил и муфтий Камиль хазрат Самигуллин. 

— В последнее время мы много наблюдали за провокациями против ислама, — напомнил он. — Мы так часто слышим об акциях по сожжению экземпляров Куръана, что даже перестали этому удивляться. Складывается впечатление, будто тестируют мусульманское сообщество, чтобы понять: как далеко могут зайти оскорбления и где черта, через которую переходить не стоит? Точно также в обществе продвигаются идеи против традиционных ценностей, в первую очередь семейных. Важно, чтобы эта «зараза» не проникла в Россию. Наша страна, действительно, взяла на себя роль борца за традиционные общечеловеческие ценности и теперь нужно понять, как преодолеть современные вызовы против них.

Камиль хазрат подчеркнул, что для этого нужно укреплять национально-религиозные традиции народов России: «Мы живем в многонациональной и многоконфессиональной стране. Каждая нация имеет свои традиции и культуру. Но ценности, которые несут в себе традиционные религии – общие для всех народов. Религии единобожия учат своих последователей нравственности и тому, что все люди независимо от нации, имеют одного общего предка – Адама алейхи салям. Традиции народов, населяющих нашу страну, имеют общие корни и все воспевают целомудрие, скромность, благонравие. Поэтому если народы России будут сохранять свою национально-религиозную идентичность, в этом нет никакой угрозы целостности России. Наоборот, только так можно сформировать в гражданах понимание, что Родина – это то, что связано с родным домом, который нужно защищать от врагов и постороннего вмешательства». Муфтий пояснил, что отдельные случаи с закрытием молельных комнат, запретом хиджаба и религиозной литературы и пр. не являются принятой нормой для российского общества и осуждаются, но они подрывают межконфессиональное взаимопонимание и тем самым затрудняют привитие гражданам любви к Родине. «Одинаковыми быть невозможно. Если бы Всевышний хотел, Он создал бы нас такими. Но Он сделал народы разными», — резюмировал он.

По итогам работы конференции разработаны два обращения муфтиев России: к Президенту РФ В.В.Путину и к мировой мусульманской умме. Они будут опубликованы после внесения всех предложений и замечаний от участников. Кроме того, принята резолюция, отражающая позицию участников по заданным вопросам.

dumrt.ru

***

Сафәр аеның 12 нче көнендә (28 август), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылды. Биредә “Традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә мөфтиләр һәм Россиянең үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары җитәкчеләре катнашты, РФ Президенты Администрациясенең вазыйфаи затлары, Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, һ.б. катнашты. Чараны Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге катнашында һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды теләктәшлегендә “Халыкара ислам миссиясе” Үзәкләштерелгән дини оешма оештырды.

Көн тәртибенә Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 9 ноябрендә имзаланган “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында” 809 нчы Указын гамәлгә ашыру; шулай ук Россия гражданнарын традицион кыйммәтләрне яклау нигезендә берләштерү юллары; деструктив идеологиягә һәм массакүләм мәдәнияткә каршы тору ысулларын эшләү һәм заманча мәгълүмат киңлегендә традицион кыйммәтләрне тарату мәсьәләләре турында фикер алышу чыгарылды. 

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән ачылды. Аннары махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларны искә алып, алар өчен дога кылды. Шуннан соң конференциядә катнашучыларның чыгышлары башланып китте. Чыгыш ясаучылар арасында “Халыкара ислам миссиясе” рәисе Шәфигъ хаҗи Пшихачев, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов һ.б. бар иде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да доклад белән чыкты.

– Соңгы вакытта без исламга каршы коткы салуларны күп күрдек, – дип билгеләп үтте ул. – Без Коръән мүсхәфләрен яндыру акцияләре турында еш ишетә башладык, хәзер моңа хәтта гаҗәпләнмибез дә инде. Бу мөселман җәмәгатьчелеген мыскыллауларның никадәр еракка китәргә мөмкинлеген һәм үтәргә ярамаган чикнең кайда икәнлеген аңлар өчен кирәк кебек тоела. Шул ук рәвештә җәмгыятьтә традицион кыйммәтләргә, беренче чиратта гаилә кыйммәтләренә каршы идеяләр да алга сөрелә. Бу «чир»нең Россиягә үтеп кермәве мөһим. Безнең ил, чыннан да, традицион гомумкешелек кыйммәтләре өчен көрәшүне үз өстенә алды һәм хәзер аларга игълан ителгән каршылыкларны ничек җиңәргә икәнен аңларга кирәк.

Камил хәзрәт моның өчен Россия халыкларының милли-дини традицияләрен ныгытырга кирәклеген әйтте: “Без күпмилләтле һәм күп динле илдә яшибез. Һәр милләтнең үз традицияләре һәм мәдәнияте бар. Әмма традицион диннәрдә булган кыйммәтләр барлык халыклар өчен дә уртак. Бер Аллаһка чакырган диннәр үз өммәтен әхлаклы булырга һәм барлык кешеләрнең дә, милләтенә карамастан, бер уртак атасы Адәм галәйхи сәләм икәнлегенә өйрәтә. Безнең илдә яшәүче халыкларның традицияләре уртак тамырларга ия һәм барысы да сафлыкны, тыйнаклыкны, игелекне данлый. Шуңа күрә Россия халыклары үзләренең милли-дини үзенчәлекләрен саклап калу өстендә эшләсә, бу Россия бөтенлегенә бернинди дә куркыныч тудырмый. Киресенчә, гражданнарда Ватан – дошманнардан һәм чит-ят күренешләр үтеп керүдән сакланырга тиешле туган йорт белән бәйле төшенчә, дип аңлауны шулай гына формалаштырырга мөмкин”. Мөфти аңлатканча, намаз бүлмәләрен ябу, хиҗаб һәм дини әдәбиятны тыю һ.б. Россия җәмгыяте өчен кабул ителгән норма түгел һәм тәнкыйтьләнә торган очракларга керә, әмма алар диннәр арасындагы үзара аңлашуны какшата һәм шуның белән гражданнарда Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне кыенлаштыра. “Бөтен кеше дә бертөрле булу мөмкин түгел. Әгәр Аллаһы Тәгалә теләсә, безне шундый итеп яралтыр иде. Ләкин Ул халыкларны төрле итеп яратты”, – дип йомгаклады мцфти.

Конференция нәтиҗәләре буенча мөфтиләрнең РФ Президенты В.В. Путинга һәм Бөтендөнья мөселман өммәтенә мөрәҗәгатьләре эшләнде. Алар җыенда катнашучыларның барлык тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен керткәннән соң бастырылачак. Моннан тыш, җыенда катнашучыларның күтәрелгән сорауларга карата позициясен чагылдырган резолюция кабул ителде.

dumrt.ru

Просмотров: 571

Комментирование запрещено