«Туган тел» оешмабыз 35 еллыгына якынлаша. Аның эшчәнлегендә бик күп кешеләр катнаштылар һәм катнашып киләләр. Алар турында безнең матбугат язып бара.
Бүген активистыбыз Илшат Алмасович БИКТАШЕВНЫҢ туган көне икән.
Безнең иң беренче зур чарада — Кышкы Сабантуйда – көрәшне оештыручыларның берсе булды ул. Үзе дә көрәште, батыр да булды, соңрак судья-хөкемдар да иде.
Шуннан соң байтак еллар «Нәүрүз» бәйрәмнәребездә көрәшне оештырды. Бер зур төркем керәшчеләрне алып килә иде, көрәшчеләргә үзе бүләкләр дә әзерли иде.
Сабантуйларда да көрәшне оештыручылар төркемендә булды.
Ачык йөзле, чын татар, батыр кеше ул. Зур өлеш кертте һәм кертә ул милли хәрәкәткә. Рәхмәтләр әйтеп, аны туган көне белән тәбриклим.
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Азат Камил улы НАДИРОВ.
Просмотров: 841