Гомерләр бик тә кыска

iГомер бирелә бер генә,
Уздырмыйк аны зая.
Иртән-иртүк уяныйк та,
Сәлам бирик без таңга.

Күтәренке кәеф белән
Чыгыйкчы урамнарга.
Кешеләргә елмайсак,
Алар да елмаер безгә.
Киеник матур киемнәр,
Сакламыйк без аларны.
Ачылсыннар күңелләр,
Яратыйк бар дөньяны.
Гомерләр бит бик тә кыска,
Яшәүләрнең ямен табыйк.
Ходай биргән һәрбер көнгә
Рәхмәт әйтик, ләззәт алыйк.
Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 657

Комментирование запрещено