Без һәрвакыт үсештә

8BQqVUk5rvg22 ел дәвамында өлкәдә Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә

Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле кабынып торган конфликтлар төрле милләт халыклары арасында бердәмлек булырга мөмкинме, дигән сорау тудыра. Бу сорауга җавапны Самараның Халыклар дуслыгы йортыннан эзләп карыйк.

Регионда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча эшчәнлек алып барган мәгълүмати һәм фәнни-методик учреждениегә быел 22 ел тула. Учреждение социаль юнәлешкә йөз тоткан оешмаларга, Самара өлкәсенең Иҗтимагый палатасы эшчәнлегенә ярдәм күрсәтә, халыкара элемтәләр үсешен тәэмин итә.

Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә эшләп торган Халыклар дуслыгы йортларының ишекләре төрле милләт оешмалары өчен һәрвакыт ачык. Һәр оешманың үз бүлмәсе бар, анда оешма активистлары җыелышларын уздыралар, актлар залында күләмлерәк чаралар һәм репетицияләр өчен дә урын бар, мөһим чараларга кунак итеп башка оешмалар вәкилләре дә чакырыла. Ә инде Халыклар бердәмлеге көне кебек зур чаралар булганда, төрле милләт кешеләре Волгарь бистәсендә төзелгән милли авылда җыелалар, күршеләренең тормышы белән кызыксыналар, кунакка йөрешәләр, мәйданда спорт ярышлары, уртак концертлар уза.

Халыклар дуслыгы йортының көндәлек эше күзгә күренми ул. Ял көннәрендә исә йортыбыз гөжләп тора, 14 милли оешма балалары, һәрберсе үз бүлмәсендәге якшәмбе мәктәбендә туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, икенче каттагы фойеда, чират буенча, 20 ансамбльнең репетицияләре уза, өченче каттагы өч бүлмәдә “Бердәмлек” редакциясе урнашкан, аннан да халык өзелми. Шулай ук биредә Самарага укырга яисә эшкә килгән чит ил кешеләре өчен консультацияләр уздырыла.

Төрле милләт халыкларының иҗтимагый оешмалары белән 22 ел эшләү һәм аралашу юкка узмаган, әлбәттә. Халыклар дуслыгы йорты яшьләрне үз халкының гореф-гадәтләрен, тарихын һәм мәдәниятен белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәтә, шул ук вакытта уртак илебез — Россиягә карата патриотик хисләр тәрбияләүче, бүгенге көн сәясәтенә җавап бирергә сәләтле мәйданчык ул.

Учреждение, тулаем алганда, Самара өлкәсе хөкүмәтенең яңа идея һәм программаларын халыкка җиткерүче орган булып хезмәт итә, хөкүмәтнең милли сәясәте проектларында катнашырга булыша. Милли-мәдәни үзәкләр өлкәдә милләтара дуслык һәм килешүчәнлек булдыруда зур роль уйныйлар.

Ел саен Халыклар дуслыгы йорты йә үзе, йә милли-мәдәни оешма инициативасы белән оештырылган 500ләп чара уздыруда катнаша. Тулаем алганда, чараларда 400 мең кеше катнаша. Биредә уздырылып килүче күп чаралар Россиянең башка төбәкләрендә беркайчан да булмаган да.

Самара өлкә Халыклар дуслыгы мәгълүмати порталын өлкәдә генә түгел, башка регионнарда да бик яхшы беләләр. Ел әйләнәсендә анда меңләп язмалар бастырыла, кереп караучылар саны ике миллионга якынлаша. “ВКонтакте”, “Телеграм”-каналга 500дән артык кеше кереп безнең язмаларны карый, меңләгән постлар язалар. Язмаларның күпчелеге регионның милли оешмалары эшчәнлеген яктыртуга багышлана.

Халыклар дуслыгы йортының бүгенге эшчәнлеге — яшьләр белән тыгыз элемтәдә тору, патриотизм рухы тәрбияләү, милләтара конфликтларны һәм экстремизм чайпылышларын булдырмау, халыклар бердәмлеген ныгыту.

Махсус хәрби операциядә булган сугышчыларга бүген һәркемнең ярдәме кирәк. Халыклар дуслыгы йорты, милли оешмалар башлангычын хуплап, фронтка җылы киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар, дарулар һәм җылы сүзләр язылган хатлар белән посылкалар җыеп озатуда зур эшчәнлек алып бара. Бу эшкә өлкәбезнең бөтен милли оешмалары да кушылдылар. Берничә гуманитар конвой солдатларга барып иреште дә инде.

Бигрәк тә ЛНРның Сватов районы, Свистуновка авылының Георгий Победоносец исемендәге чиркәвенә күрсәткән ярдәмебез андагы халыкта рәхмәт хисләре уятты. Самара өлкәсе җибәргән гуманитар конвойда чиркәүнең челпәрәмә килгән тәрәзәләрен алмаштыру өчен тәрәзә конструкцияләре дә бар иде.

Быелгы Халыклар дуслыгы бәйрәменә килүчеләр “СВОи” дип аталган мәгълүмати проектыбызны да күргәннәрдер. Күргәзмә Самара өлкәсеннән сугышка киткән төрле милләт кешеләре турында иде. Бу эшчәнлегебез милли-мәдәни оешмаларның, бигрәк тә яшьләрнең, уртак җиңүебезне якынайту эшенә керткән өлешен күрсәтә.

Халыклар дуслыгы йорты “ЗаВолгу”, “Лига молодых” яшьләр оешмалары, югары һәм урта уку йортлары, өлкә яшьләр хөкүмәте белән элемтәдә тора, алар безнең милләтара чараларда актив катнашалар, үзләре дә уртак проектлар тәкъдим итәләр. Хәзерге яшьләр викториналар, конкурслар, квестлар оештырырга яраталар, ә без аларга тематик кичәләр, этносларга багышланган экскурсияләр оештырырга булышабыз. Алар борынгы милли киемнәргә киенгән курчакларны, баш киемнәрен, музыка коралларын күреп белә, тарих белән кызыксына башлыйлар.

Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге, Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыклары дуслыгы кебек үк, беркайчан да туктап тормый, гел үсештә, гел алга бара.

 Петр СУЧКОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 523

Комментирование запрещено