Фигуристка Камила Валиева составила собственный маршрут по международной выставке-форуму «Россия» на ВДНХ. Она подготовила для гостей «путешествие» по самым спортивным стендам площадки и рассказала о них в своем телеграм-канале.
Открывает маршрут стенд Татарстана. Валиева объяснила символизм «отправной точки» путешествия. С одной стороны, Казань — это спортивная столица страны, в 2013 году принявшая Универсиаду, а в 2024-м организующая первые «Игры будущего». С другой, этот город стал стартом и для самой спортсменки.
«Спасибо, моя родная Казань, за те возможности, которые мне дала. Ведь именно здесь началась моя спортивная карьера», — напомнила фигуристка.
Затем Камила Валиева посетила стенды Липецкой и Омской областей, последняя из которых запомнилась спортсменке «потрясающей» ледовой ареной, и Красноярского края.
Финишной же точкой маршрута стала Ленинградская область.
Международная выставка-форум «Россия», напомним, открылась накануне и продлится до 12 апреля 2024 года. На площадках ВДНХ развернулись экспозиции 89 регионов страны, ведущих федеральных ведомств, корпораций и общественных организаций.
Ожидается, что в течение работы выставки ее несколько раз посетит Президент России Владимир Путин и члены Правительства.
***
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумы буенча үз маршрутын төзеде. Ул кунаклар өчен мәйданчыкның спорт стендлары буенча «сәяхәт» әзерләгән һәм алар турында Телеграм-каналында сөйләде.
Маршрутны Татарстан стенды ача. Вәлиева сәяхәтнең «башлангыч ноктасы» символизмын аңлатты. Беренчедән, Казан — илнең спорт башкаласы, ул 2013 елда Универсиаданы кабул итте, ә 2024 елда беренче «Киләчәк уеннары»н оештырачак. Икенчедән, бу шәһәр спортчының үзе өчен дә старт булды.
«Казаным, миңа биргән мөмкинлекләр өчен рәхмәт. Нәкъ менә монда минем спорт карьерам башланды», — дип искәрткән фигуралы шуучы.
Аннары Камилә Вәлиева Липецк һәм Омск өлкәләре, Красноярск крае стендларында булды, спортчы Омскиның «искиткеч» боз аренасы ошаткан.
Маршрутның соңгы ноктасы Ленинград өлкәсе булды.
Искәртик, «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кичә ачылды һәм 12 апрельгә кадәр эшләячәк. ВДНХ мәйданчыкларында илнең 89 төбәгенең, әйдәп баручы федераль ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмаларның экспозицияләре эшли башлады.
Күргәзмәгә Россия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт әгъзалары берничә тапкыр килер дип көтелә.
Просмотров: 553