7 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023/24 уку елына календарь планы нигезендә, татар “Әлифба”сы авторы Вагыйзов Сәләй Гатат улының 115 еллыгына багышланган I Республикакүләм Вагыйзов укулары үткәрелде. Бу чарада Камышлы районыннан С.Г. Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Тамара ХИСМӘТОВА катнаштылар.
Педагог, галим, методист, 40тан артык методик дәреслек, фәнни хезмәтләр, башлангыч сыйныфлар өчен методик кулланмалар авторы, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, К. Насыйри премиясе лауреаты, К.Д. Ушинский медале иясе Сәләй Гатат улы Вагыйзовның исемен таныту; педагогик, методик мирасын саклау һәм үстерү максатыннан оештырылган әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы галимнәре, Самар өлкәсе делегациясе, урта һөнәри, төп гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм студентлар катнашты.
Конференция кысаларында пленар һәм секция утырышлары узды, анда катнашучылар С.Г.Вагыйзовның педагогик һәм методик мирасы турында фикер алыштылар, “Әлифба”ның тарихи әһәмиятен дәлилләделәр.
Пленар утырыш кысаларында М.Г. Әхмәтов, И.Г. Һадиуллин, И.А. Сәгъдиев, К.З. Хәмидуллина, Н.А.Мукимова, Н.М. Абзалова катнашында панель дискуссиясе узды, педагогик хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырылды.
Конференциядә катнашучылар бертавыштан Вагыйзов Сәләй Гатат улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйләҗ кызының фәнни һәм методик мирасы һәрьяклап өйрәнелүгә лаек дигән фикер белдерделәр.
Просмотров: 652