Запас башкалада унөченче тапкыр шөһрәтле Хәтер парады узды
Билгеле булганча, 1941 елның 7 ноябрендә Запас башкала итеп билгеләнгән Куйбышев шәһәренең Куйбышев мәйданында Кызыл армиянең 65 һәм 239 санлы полклары, Кызыл Байраклы Амур флотилиясе моряклары, 25 мең солдат һәм командирлар, куәтле хәрби техника, парад строена тезелеп, Куйбышев мәйданы буйлап узалар, беренче мәртәбә күккә авиапарад самолетлары күтәрелә, эшче халык демонстрациягә чыга. Трибунада СССРның Югары Советы президиумы рәисе Михаил Калинин, дипломатлар, чит ил вәкилләре була, ә хәрби парадны маршал Климент Ворошилов кабул итә. Чара чит ил делегатларына СССР гаскәрләре куәтен күрсәтү, халыкта патриотик хисләр уяту өчен эшләнә. Солдатлар һәм хәрби техника, парадтан соң туры фронтка китеп, батырларча сугышалар, дошман Мәскәүне ала алмый, артка чигенә башлый…
Шул парадтан соң күпме вакыт үткән дә, күпме Идел сулары диңгез суына барып кушылган… 1945 елда фашистлар җиңелгән, ә тагын 45 елдан соң Советлар иле таркалган, аның белән бергә тугандаш республикалар да таралышкан, кайбер урыннарда локаль сугышлар да булгалаган. Хәзер дә илләр һәм милләтләр арасында дуслык юк, Россия – Украина, Палестина – Израиль конфликтлары Җир шарын тетрәндерә. Димәк, хәрбиләрне сугышка әзерләү, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, төз ату кораллары һәм техника җитештерү, самолетлар һәм кораблар төзү бүген дә актуаль, үткән сугыш геройлары батырлыгын истә тоту, үрнәк итеп күрсәтү, менә шундый парадлар оештыру – патриотик чараларның мөһим өлеше ул. 1941 елның 7 ноябрендә Куйбышевта үткән парад беркайчан да онытылмаска тиеш.
2010 елда, Самара мэры Дмитрий Азаров тәкъдиме буенча уздырылган икенче Хәтер парады төрле милләт һәм дин кешеләрен, иҗтимагый оешмаларны, хәрби-патриотик клубларны, хәрби предприятиеләрне, сәяси партияләрне берләштерүче сәяси чарага әверелә, елдан-ел традицияләргә байый, колач җәя бара. Менә, мәсәлән, тантаналы марш алдыннан “1941 елның 7 ноябрь парады” дип аталган сквердагы истәлек билгесе янына чәчәкләр куела.
“Геройлар һәм батырлыклар” дип аталган 2023 елгы Хәтер парадында да бу традиция бозылмады. Чәчәкләр кую тантанасында губернатор Дмитрий Азаров, Россия президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, ветераннар, махсус хәрби операция сугышчылары, юнармиячеләр, өлкә халкы катнаштылар.
Губернатор Дмитрий Азаров, Парадка җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, 7 ноябрьне аеруча истәлекле көн, дип атады. «Үлем куркынычы алдында да батырлык, бердәмлек һәм рухи көч күрсәтә алган халыкның батырлыгы немец фашистларын тар-мар итүдә зур роль уйнады, сугышның иң киеренке мизгелләрендә дә Кызыл армиянең корычтай нык булуын күрсәтте. 1941 елгы парад илдә үткәрелгән күпсанлы парадларның иң колачлысы булып, хәтта чит ил вәкилләрен дә хәйран калдыра. Фашистлар бит рус армиясен менә-менә тар-мар итәбез, дип сөйләнәләр, ә Куйбышев парады нинди куәт, нинди гайрәт күрсәтә! Моны күреп, Япония белән Турция дә каушыйлар һәм герман армиясенә кушылырга ашыкмыйлар. Иң мөһиме – Куйбышевтагы парад миллионлаган кешеләрне дошманга каршы күтәрә алган, иң авыр вакытта Ватаныбызны саклау өчен көрәшкә күтәрелергә көч биргән», — дип сөйләде губернатор.
Шул вакыйгалардан соң 80 ел гына вакыт үткән, ә без инде тагын тарих сынаулары алдында торабыз. Хәрбиләребезгә бүген дә милләтчеләр белән көрәшергә, ата-бабалары узган сугыш сукмакларын таптарга туры килә. Һәр гаиләнең үз геройлары бар, шуңа да Җиңү көнен якынайту, аңа үз өлешеңне дә кертү теләге туа, халкыбызны берләштерә.
«Бүген һәркем җаваплылык тоеп яшәргә тиеш. Фронт бездән ерак булса да, һәркемнең йөрәге аша үтә ул. Безне җиңә алмаган дошман халкыбыз дуслыгын какшату өчен хәйлә кора, иң пакыч ысулларны кулланып, иктисадыбызны, мәдәниятебезне юк итәргә, халыклар арасында дошманлык орлыклары чәчәргә, балаларыбызның башын әйләндереп, үз ягына аударырга тырышалар. Аларча булмасын өчен, без көрәшергә, бердәм булырга тиешбез», — диде губернатор үзенең чыгышында.
Быелгы парадта Идел буе Федераль округы, Белорусь, Дагыстан, Донецк республикалары вәкилләре, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самарага тугандаш Снежное шәһәре юнармиячеләре катнашты. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан сугышчылар да бар иде. Шуларның берсе, “Бердәмлек”кә исемен атарга кирәк дип тапмаган хәрби, өлкә халкын календарьнең Кызыл көне белән котлап, шундый сүзләр әйтте:
— Революцияләр буш урында барлыкка килми ул. Заманында искечә яшәүдән туйган халык патшаны бәреп төшергән һәм 70 ел буе – ә ул бер буын тормышы, якты киләчәккә ышанып, социалистик хөкүмәт төзегән. Менә шушы парадның 7 ноябрьдә үткәрелүе Советлар Союзын искә алу өчен сәбәп булып калган икән, без шуңа бик рәхмәтлебез. Кызганычка, бүген дә безгә милләтчеләр белән көрәшергә туры килә. Ләкин без аларны җиңәрбез, дип ышанам.
Хәмзә МОРТАЗИН.
«Бердәмлек»
Просмотров: 534