Данис Шакиров: Учителя родного языка — это представители национального движения / Данис Шакиров: Туган тел укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнлеген күрсәтергә телибез

276f60c4f4514e99fb30c30b3855de1cВо второй день Всероссийского форума «Туган тел» делегаты прибыли в Арск. Выступая перед учителями родного языка из Татарстана и регионов России, руководитель Всемирного конгресса татар Данис Шакиров подчеркнул важность мероприятия.

«Учителя татарского языка и литературы — это представители национального движения. Мы хотим дать им инструменты, позволяющие на уроках и во время внеклассных занятий воспитать будущее поколение в лоне родной культуры, на основе наших национальных традиций. Здесь собрались не только учителя, но и директора школ, люди, ответственные за национальное образование, методисты, а также лидеры общественных организаций. Для эффективной работы важно, чтобы все эти структуры действовали сообща, вели сотрудничество», — рассказал Данис Шакиров.

В Арске делегаты знакомятся с деятельностью образовательных учреждений, участвуют в мастер-классах по актуальным вопросам преподавания родного языка. Также для них подготовлены мастер-классы по национальному орнаменту, приготовлению блюд национальной кухни, татарскому декоративно-прикладному искусству, народным танцам.

В своем приветственном слове глава администрации Арского района Ренат Гатиятов напомнил, что этот край — родина великого Тукая и выдающегося богослова и просветителя Габденнасыра Курсави. Сегодня в Арском районе действуют 88 средних, основных, средне-специальных и дошкольных учреждений, в которых обучаются и получают воспитание 5900 детей.

«В нашем районе 135 культурных учреждений. Гордость нашего края — музейный комплекс Габдуллы Тукая в селе Новый Кырлай. Всего арская земля дала национальной культуре около 200 писателей и просветителей», — рассказал глава.

Он также напомнил, что в селе Верхняя Корса — родине Габденнасыра Курсави, ведутся работы по созданию его музея, который будет расположен в историческом здании медресе 1890 года постройки. Музей планируют открыть 10 декабря.

Всероссийский форум «Туган тел» («Родной язык») проходит в Казани 12-14 ноября. В нем участвуют около 800 делегатов из 28 регионов России. Форум проводится Всемирным конгрессом татар совместно с министерством образования и науки Татарстана.

tatar-inform.ru

***

Бөтенроссия «Туган тел» форумы делегатлары бүген Арчага килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Арчада «Туган тел» форумының әһәмияте турында сөйләде.

«Төп мәсьәлә — туган тел һәм әдәбият укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнен күрсәтү. Аларның дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда татар баласын тәрбияли алырдай ысулларны куллануларын телибез. Биредә укытучылар гына түгел, милли мәктәп директорлары, милли мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләр, методистлар һәм, шулай ук, иҗтимагый татар оешмалары җитәкчеләре катнаша. Мәгариф хезмәткәрләре иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлектә эшчәнлек алып барсын иде», — диде Данис Шакиров.

Бөтенроссия «Туган тел» форумы делегатлары бүген Арчага килде. Биредә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге белән танышу бара, татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр уза. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-класслар оештырылган.

Форумда Россиянең 28 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 800гә якын кеше катнаша.

Кунакларны Арча районы хакимияте исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде.

«Арча районында 15 урта белем бирү, 17 төп белем бирү, 2 башлангыч мәктәп һәм 1 интернат-мәктәп бар. Районда 51 балалар бакчасы һәм 2 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшли. Боларның барысында 5900 укучы белем ала», — диде Ренат Гатиятов.

Арча районында 135 мәдәният учреждениесы эшли. Шуларның берсе — районның горурлыгы булган Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музее комплексы. Арча районы шәхесләре белән дә горурлана. Бу җирлектән 200гә якын язучы һәм мәгърифәтче чыккан. Алар арасында Габдулла Тукай аерым урынны алып тора.

Югары Корсада Габденнасыйр Курсави туып үскән. Ренат Гатиятов сүзләренчә, Урта Корсада 1890 елда төзелгән мәдрәсә бинасында мәгърифәтчегә багышланган музей булдырылып килә. Шушы елларда төзекләндерелгән бинаны 10 декабрьдә ачырга планлаштыралар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина форумның бер көне Арчада узуын очраклы түгел, дип белдерде. «Арчада милли мәгариф һәм милли тәрбия бар. Күп язучылар бу җирлектән чыккан. Без чит төбәкләрдән килгән кунакларга Арчаның миллилеген күрсәтергә теләдек», — диде ул.

Бөтенроссия «Туган тел» форумы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 666

Комментирование запрещено