Перед федеральным Сабантуем в Марий Эл пройдут Дни татарской культуры / Федераль Сабантуй алдыннан Марий Элда Татар мәдәнияте көннәре узачак

1e1ec404709543d122f9fe08327059b0В следующем году федеральный Сабантуй примет Марий Эл. Перед праздником в республике проведут Дни татарской культуры. Об этом «Татар-информу» сообщил заслуженный артист России, народный артист Марий Эл, министр культуры, печати и по делам национальностей Константин Иванов.

«Мы активно включились в подготовку к федеральному Сабантую. Все основные события пройдут на ипподроме в поселке Медведево рядом с Йошкар-Олой. Мы модернизировали площадку, сделали ее комфортной для гостей. Планируем за неделю до начала провести Дни татарской культуры. Это выставки выдающихся художников республики в нашей национальной галерее, приезд писателей из Татарстана, показ балета «Золотая орда» и концерта «Без булдырабыз» на сцене театра оперы и балета», – сообщил собеседник.

Сейчас ещё не определена дата проведения Сабантуя, он должен был пройти 22 июня, но было принято решение перенести его на неделю вперёд. Ориентировочно, он состоится в конце июня – начале июля.

«Обычно федеральный Сабантуй проходит в регионах в два выходных, но глава Марий Эл Юрий Зайцев принял решение провести масштабный показ достижений в области культуры Татарстана», – добавил Иванов.

При этом при подготовке праздника организаторы из Марий Эл находятся на постоянной связи с представителями Татарстана и Конгрессом татар. На само представление будут приглашены коллективы из РТ.

«Мы с вами соседи, поэтому мы рассчитываем, что к нам приедут много коллективов из Татарстана. У нас будут праздничные концерты как от артистов вашей республики, так и от Марий Эл. Уверен, что это будет одно из самых ярких событий 2024 года», – заключил собеседник.

tatar-inform.ru

***

Киләсе елда федераль Сабантуйны Марий Эл республикасы кабул итәчәк. Бәйрәм алдыннан республикада Татар мәдәнияте көннәре үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган артисты, Марий Элның халык артисты, мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов хәбәр итте.

«Без актив рәвештә федераль Сабантуйга әзерлеккә тотындык. Барлык төп вакыйгалар Йошкар-Ола янындагы Медведево бистәсендәге ипподромда узачак. Без мәйданны яңарттык, аны кунаклар өчен уңайлы иттек. Башланырга бер атна кала Татар мәдәнияте көннәре уздырырга планлаштырабыз. Болар — безнең милли галереяда республиканың күренекле рәссамнары күргәзмәләре, Татарстаннан язучылар килүе, опера һәм балет театры сәхнәсендә «Алтын Урда» балеты һәм «Без булдырабыз» концерты күрсәтелүе», – дип хәбәр итте әңгәмәдәш.

Әле Сабантуйны үткәрү датасы билгеләнмәгән. Ул 22 июньдә узарга тиеш иде, әмма аны бер атнага алга күчерергә карар иткәннәр. Якынча, ул июнь ахыры-июль башында узачак.

«Федераль Сабантуй, гадәттә, төбәкләрдә ике ял көнендә уза, ләкин Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев Татарстан мәдәнияте өлкәсендәге казанышларны масштаблы күрсәтү турында карар кабул итте», – дип өстәде Иванов.

Шул ук вакытта бәйрәмне әзерләгәндә Марий Эл оештыручылары Татарстан вәкилләре һәм Татар конгрессы белән даими элемтәдә торалар. Бәйрәмгә Татарстан коллективлары чакырылачак.

«Без сезнең белән күршеләр, шуңа күрә безгә Татарстаннан күп коллективлар килер дип өметләнәбез. Бездә сезнең республика артистларыннан да, Мари Эл артистларыннан да бәйрәм концертлары булачак. Бу 2024 елның иң якты вакыйгаларының берсе булыр дип ышанам», – дип йомгаклады әңгәмәдәш.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 623

Комментирование запрещено