Вәсимә Фәрдиева «Заманы»

ZMbhgEsusxEСамараның татар фольклор ансамбле «Халыклар мирасы» бәйгесендә җиңү яулады

Әлеге конкурсны «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе уздырып килә. Чара башта Татарстанда иҗат итүче коллективлар өчен генә уздырырга ниятләгән булса да, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнашырга теләк белдерделәр. Гаризалар Мәскәүдән, Пермь краеннан, Башкортостан һәм Марий Эл республикаларыннан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән килгән.

Командалар биш төп һәм ике махсус номинацияләрдә көч сынаштылар.

Самараның “Заман” балалар фольклор ансамбле өч меңнән артык тавыш җыеп, интернет аудиториясендә иң популяр коллектив дип аталды.

Соңгы ярты ел эчендә Самараның татар җәмәгатьчелеге оештырган мәдәни чараларда әлеге төркем еш күренә. Алай гына да түгел, күптән түгел генә оешкан “Заман” тиз арада шәһәр һәм өлкә күләмендә оештырылган милләтара чараларның актив катнашучысына әверелеп китте.

Хәтерләсәгез, 2022 ел ахырында «Бердәмлек» газетасы битләрендә татар балалары ансамбле оештырылу турында белдерү бастырган идек. Ни гаҗәп, күп тә үтми, ансамбль оеша һәм шактый җитди уңышларга да ирешеп өлгергә.

- Октябрьдә кастинглар, сайлап алулар үткәрелде, ә инде декабрь азагында без беренче репетициябезгә җыелдык. 2023 елның мартында “Заман” ансамбле “Бала-фест” дип аталган чарада беренче чыгышын ясады, — дип сөйли ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Вәсимә Фәрдиева. — Без, Дәүләтколда һәм Иске Ярмәктә җырлана торган ике халык җырын башкарып, алкышларга күмелдек. Бүгенге көндә коллективыбызда унөч бала шөгыльләнә. Иң олысына — 13, ә иң кечесенә 6 яшь. Нәни Кәримебез ансамблебезнең йолдызчыгы ул. Беренчедән, бердәнбер малай, икенчедән, яшькә дә, буйга бик кечкенә булуына карамастан, бик оста артист булып чыкты.

Җитәкче сүзләренә караганда, ансамбльгә малайларны тартып китереп тә булмый. Берәм-сәрәм килгәннәре дә бераздан, “миңа скучно” дип, китеп баралар, ди җитәкче.

- Вәсимә, ансамбльнең костюмнары башка коллективларныкыннан бик нык аерылып тора. Ник алай?

- Ансамбль оештыру теләге миндә әле студент елларымда ук туган иде. “Заман” төркемен чын татар фольклорын, халык киемнәрен, уен коралларын, җыр-такмакларын таныту максатыннан тупладым. Шуңа күрә безнең костюмнарыбыз да, бизәнү әйберләре дә, уен кораллары да борынгы татар халкының көнкүреш әйберләре алар. Шуңа да “Заман” артистлары, кайда гына барсалар да, тамашачыда зур кызыксыну уяталар.

- Борынгы костюмнарны тергезергә кем ярдәм итә?

- Ансамбль оештыру идеясе белән беррәттән мин халык киемнәре мәсьәләсе белән дә мавыгып киттем. Интернетны аркылыга-буйга гиздем, төрле тематик чатларда әңгәмәдәшләремә сораулар биреп җәфалап бетердем. Әмма күбесе миңа тилегә караган кебек карадылар, синең кебек яшь кызларны башка нәрсәләр кызыксындырырга тиеш, вакытыңны бушка уздырасың, синең фольклорың беркемгә дә кирәк түгел, диючеләр дә булды. Мин бирешмәдем, эзләнүләремне дәвам иттем. Бәхетемә, Казанда, белгечлеге буенча табиб, ә күңеле белән татар милли костюмнары коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Ногайбекова яши икән. Мин аның белән интернет аша таныштым һәм без бүгенге көнгә кадәр хезмәттәшлектә. Аның архивындагы “байлык” бәяләп бетергесез, искиткеч! Ул безгә бик нык ярдәм итә, моның өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Гөлшат ханым татар халкының борынгы киемнәре, бизәнү әйберләре, һәрбер төймә, җөй, тукыма һәм башка элементлары турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ә мин, үз чиратымда, аңардан ишеткәннәрне балаларга сөйлим. Алар кигән киемнәренең ни өчен нәкъ менә шундый фасонда булуын, изү, хәситә, чулпы, калфак кебек бизәнү әйберләренең тарихын һәм асылын аңларга, кадерен белергә, горурланырга тиешләр. Киләчәктә үзләре дә дусларына, туганнарына, балаларына бу мәгълүматны җиткерә алсыннар иде, дип тырышам. Милли хәзинәләребез югалмасын иде. Күп көч, тырышлык белән җыелган архив материаллар, буыннан-буынга күчеп, мирас булып саклансын иде.

- Ә костюмнарны кем тегә?

— Бу четерекле эшне Самарада яшәүче профессиональ тегүче Наталья Хәйруллинага тапшырдык. Ул — Самараның традицион рус мәдәнияте үзәге хезмәткәре буларак, тарихи костюмнарны реконструкцияләү белән шөгыльләнә. Төбәгебезнең милли костюмнары турында өлкәнең халык сәнгате, һөнәр һәм кәсеп остасы Наталья Хәйруллинадан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Ул русларның гына түгел, башка Идел буе халыкларының традицион киемнәре белән дә кызыксына, — дип сөйли Вәсимә.

- Финанс чыгымнар кем барәбәренә?

— Кием-салым тулысынча ата-аналар акчасына тегелә инде. Кызганыч, әмма безнең иганәчеләребез әлегә юк…

- Ә халык уен кораллары кайдан?

— Алар барысы да авыллардан, этнографик экспедицияләр вакытында җыелганнар. Самавыр торбасы, кер тактасы, чиләк, агач кашыклар, шак-шок – барысы да халык музыкасы кораллары. Ансамблебездә скрипкачы кызыбыз Әминә бар. Аның белән борынгы көйләр уйнарга өйрәнәбез. Камышлы районындагы Иске Ярмәк, Чулпан авылларында элек өч скрипкачы яшәгән. Аларны белгән кешеләр аша борынгы көйләрне, скрипканы ничек итеп тотарга кирәклеген (чөнки җилкәгә түгел, терсәккә куеп уйнаганнар) сораштык, хәзер инде тамашачыга күрсәтергә әзерләнәбез.Гомумән, этнографик сәфәрләр искиткеч файдалы, ләкин гаять күп вакытны ала торган нәрсә. Әмма сәяхәт барышында тупланган мәгълүмат — онытылып барган, яки бөтенләй кулланыштан чыккан җырлар, такмаклар, биюләр, көнкүреш кирәк-яраклары, киемнәр – татар халкының бәяләп бетергесез мәдәни мирасы бит ул. Сүз уңаеннан, шундый бер сәфәрдән XX гасыр башында ук юкка чыккан кыл-кубыз табып кайттык. Ул казах, башкорт, төрки халыкларның музыка коралы булып санала, бик үзенчәлекле моңга ия: ике кыллы скрипканы да хәтерләтә, думбра белән дә охшаш. Аны Исаклыда яшәүче Максим Радионов исемле оста ясап бирде. Ул борынгы уен кораллары ясау белән шөгыльләнә икән. Башка милли уен коралларына килгәндә, курай, кубыз, тальянка, гармун, барабан һәм думбрабыз бар. Алар барысы хөрмәтле Мидхәт абыебыз Әминов җыйган инструментлар. Аның осталыгы, халык музыкасына бирелгәнлеге турында сөйләп торасы да юк, дип уйлыйм. Самара өлкәсендә аны белмәгән кеше юктыр. Форсаттан файдаланып, башлангычымны хуплап, “Заман”ны оештырырга ярдәм итүе, аккомпаниатор булырга ризалашуы һәм буш вакытын безгә багышлавы өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аның кебек ихлас күңелле, ярдәмчел, эчкерсез, беркатлы кешеләр бу дөньяда бик сирәк.

- Балалар белән эшләве кыен түгелме?

— Юк-юк! Мин балаларны бик яратам. Иң зур кыенлык – тел мәсьәләсе. Күпчелек балалар туган телен чит ил теле кебек өйрәнә. Дөрес, тора-бара алар сүзләрне аңлый башлыйлар, акцент шомара. Шулай да, тел проблемасы эш барышына гел аяк чала, — ди җитәкче.

Бернинди авырлыкларга да карамастан, ярты ел дигәндә “Заман” үзен Самара тамашачысына танытырга да, Венера Ганиева, Илшат Шәехов кебек Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләренең, Казанның ”Ресурслар үзәге” белгечләренең югары бәясен алырга да өлгерде. Танылган артистлар һәм этнография белгечләре бертавыштан: “Ниһаять, Самарада чын фольклор ансамбль барлыкка килде. Андый коллектив Казанда да юк әле. Ялтыр-йолтыр кием киеп сәхнәгә чыккан төркемнәр бихисап, ә менә халкыбыз көндәлек тормышта киеп йөргән күлмәк-камзулларын, ыштан-ыштырларын, борынгы көй-моңнарын, биюләрен эзләп табып, бүгенге заман тамашачысына җиткерүче ансамбльләр юк, диярлек. Афәрин!” — дип “Заман” өчен куандылар һәм уңышлар теләделәр.

- “Ресурслар үзәге” этнографлары һәм белгечләре безне искиткеч җылы каршы алдылар, ансамбльнең чыгышын тын да алмыйча карап, алкышларга күмделәр, костюмнарын җентекләп тикшерделәр һәм бик тә югары бәя бирделәр. Безгә бу кадәр игътибар булыр дип уйламаган да идек, — дип сөйли Мидхәт Әминов. — Билгеле инде, без аннан канатланып, горурланып, алга омтылырга әзер булып кайттык. Мондый үзенчәлекле, хәтта Татарстанда да булмаган уникаль фольклор төркемебез булу белән бөтен Самара халкы горурлана ала, дип уйлыйм. Безне шәһәр чараларында катнашырга чакыра башладылар, бик зур рәхмәт аларга. Ә сәхнәдә басып торган “матурлыкны” булдыру өчен күпме көч куелган, күпме финанс чыгымнар киткән, аны без һәм ата-аналар гына белә. Мин 25 елдан артык үзешчән ансамбль җитәкчесе булып эшлим, сәхнә арты тормышын бик яхшы беләм. Татар активистларына, милли җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, “Заман” ансамбленә игътибарлырак булуыгызны, кечкенә артистларга һәм җитәкчеләренә милли мәдәниятебезне саклауда ярдәм итүегезне сорыйм, — дип өстәде Мидхәт Әминов.

Белешмә:
Вәсимә Фәрдиева Мәдәният институтының соло һәм халык җыры белгечлеге бүлеген тәмамлаган. 2014 елдан башлап татар мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә, күпсанлы Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, өлкә күләмендә узган масштаблы чаралар оештыруда катнаша, спектакльләр сәхнәләштерә. Ул моңа кадәр дә балалар ансамбле җитәкчесе буларак зур эшчәнлек алып барды, Самараның “Яктылык” мәктәбендә, башка гомум белем бирү учреждениеләрендә, Ялтаның (Кырым) Ренат Ибраһимов исемендәге халыкара музыка мәктәбендә педагог булып эшләде. Хәзерге вакытта «The players» кавер-төркеме солисты булып тора.

Сорауларыгыз булса, 8-927-011-14-75 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 656