С чак-чаком и гусями: на Первом канале показали татарскую свадьбу / «Беренче канал»да татар туе гореф-гадәтләрен күрсәттеләр

1700213683_bophotos_173422_2На Первом канале вышел новый выпуск программы, посвященной национальным традициям свадеб, – в этот раз авторы воссоздали татарскую свадьбу.

Героями программы стали Саида из Казани и Фарит из города Туймазы. Девушка выступает в составе татарского народного ансамбля, а ее избранник работает стоматологом.

«Молодые люди приняли решение пожениться в соответствии со свадебными обычаями Татарстана, и теперь ведущие программы вместе с ними углубляются в изучение традиционной культуры. Узнает ли мама жениха свою невестку среди девушек с закрытыми лицами? Сколько гусей нужно ощипать для особой свадебной подушки? Как готовить настоящий свадебный чак-чак?» – отмечают создатели программы.

Проект «Играем свадьбу» представляет собой цикл документально-постановочных фильмов, в которых показан процесс подготовки к главному семейному торжеству. Серии посвящены организации свадьбы в традициях и обрядах различных регионов России. Ранее авторы проекта воссоздали архангельскую, удмуртскую и карельскую свадьбы.

tatar-inform.ru

***

«Беренче канал»да туйларда милли гореф-гадәтләргә багышланган программаның яңа чыгарылышы чыкты. Бу юлы авторлар татар туен «үткәрде». «Татар-информ» шул хакта яза.

Казаннан Сәидә һәм Туймазы шәһәреннән Фәрит программа геройлары булды. Кыз татар халык ансамбле составында чыгыш ясый, ә егет стоматолог булып эшли.

«Яшьләр Татарстандагы туй гореф-гадәтләре буенча өйләнешү турында карар кабул иткән, һәм хәзер программаны алып баручылар алар белән бергә традицион мәдәниятне өйрәнә. Егетнең әнисе бите капланган кызлар арасында киленен танырмы? Туй мендәренә ничә каз мамыгы кирәк? Туй чәкчәген ничек пешерергә?» — диде ештыручылар.

  • «Играем свадьбу» проекты төп гаилә тантанасына әзерлек процессы күрсәтелгән документаль фильмнар циклыннан гыйбарәт. Серияләр Россиянең төрле төбәкләрендәге гореф-гадәтләр һәм йолалар буенча туйлар оештыруга багышланган. Элегрәк проект авторлары Архангельск, Удмуртия һәм Карелия туйларындагы гореф-гадәтләрне тәкъдим иткән иде.
  • Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче халыкларның үзенчәлеген саклауның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. 3 ноябрьдә «Казан Экспо»да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы рәсми төстә ябылды һәм елга нәтиҗәләр ясалды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 630

Комментирование запрещено