Исламия Мәхмүтованың 80 еллыгына Казанда «Кыр казлары артыннан» кичәсе була

e70ea95deeae544f9b6537bb2dab70997 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 80 еллыгына багышланган искә алу кичәсе-концерт була.

Кичәдә тамашачылар ул уйнаган спектакльләрдән видеоязмалар күрә, җырлар тыңлый алачак. Республикабызның күренекле сәнгать әһелләре исә легендар артистка турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай ук кичәдә театр артистлары И.Мәхмүтова режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләрдән өзекләр күрсәтә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 546

Комментирование запрещено