Хәзерге татар алфавитын төзүчеләрнең берсе булган Мөхетдин Корбангалиевның тууына 150 ел тула.Татар китабы йортында бу уңайдан «Хәрефләр әфсенләүче» күргәзмәсе һәм чаралар программасы оештырыла. Бу турыда Татар китабы йорты социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Бүген Яңа татар зиратында Мөхетдин Корбангалиевны искә алу. чарасы була. 11 00 сәгатьтә күргәзмә ачыла.
Шулай ук бүген Татар китабы йортында М.Корбангалиев язмышы, эшчәнлеге һәм гаилә тарихы турында түгәрәк өстәл узачак. Ул 11 30 сәгатьтә башлана.
Чараларда нәсел дәвамчылары, язучылар, галимнең киң кырлы эшчәнлеген өйрәнүчеләр һ.б. катнаша. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.
Просмотров: 561