Добрый голос его гармони / Оста гармунчы, киң күңелле кеше иде

Рафик Абдеев

На празднике во Дворце культуры металлургов, 2 декабря 1999 года. Автор Аняс Мингалеев.

Сегодня исполняется 85 лет со дня рождения мастера игры на татарской гармони-тальянке Рафика Абдеева

Нам казалось, что он будет жить до ста лет. Веселый и жизнерадостный, большой и сильный, надежный и всегда готовый помочь в любом деле… Но в марте 2003 года, в неполные шестьдесят пять его одолела тяжелая болезнь. И вот два десятка лет татарская жизнь в Самаре проходит без него.

А тогда каждый раз аллеи городских парков, фойе дворцов культуры, где проходили наши праздники, наполнялись звоном ко­локольчиков его гармони и бесподобными переборами. Услышав его игру, все уст­ремлялись на живой звук: кто поплясать, а кто еще раз насладиться несравненным об­разцом исполнения народных мелодий на татарской национальной гармони-таль­янке работы знаменитого матера Гали Гаряева. Такое виртуозное исполнение, кото­рому трудно научить в музыкальном училище или консерватории: оно должно  быть заложено у гармониста в душе и сердце.

…Рафик абый иногда шутил, что ходить, говорить и играть на гармони он научился одновременно. В каждой шутке есть доля шутки, но истины – гораздо больше. Да, ему повезло – Бог дал талант и чистейший абсолютный природный слух. Бывало, когда кто-то из его собратьев-гармонистов затягивал мелодию, он мог сразу же с закрытыми глазами, не глядя, угадать… нет,  не ее название, а мастера, что изготовил этот инструмент. Такой он дока был в своем деле.

Ему никто уроков музыки не давал — маль­чишка военной поры, у которого отец по­гиб в сорок третьем при освобождении Смоленска, проходил в родном Аллагулово другие уроки: подпаском бегал босиком по полям и перелескам за телятами, а, улучив момент, слушал пение жаворонка и смотрел на бескрайние лесостепи. А когда вечером колхозное стадо, поднимая на всю улицу пыль, возвращалось в село, маленький Рафик пулей бросался домой, чтобы первым делом схва­тить любимую гармошку — старую, потре­панную, видавшую виды, но самую лучшую на свете, и вдоволь наиграться.

Это был самый первый инструмент, ко­торый ему подарил дед Ибрай-бабай, сам музыкант-скрипач. Он часто специально наигрывал какую-то мело­дию, а внук старательно повторял каждую ее ноту…

Руки Рафика абый были крестьянско-шоферскими. Большие, натруженные, крепкие, цепкие, как клещи. Но стоило мозолистым рукам прикоснуться к клавишам, пальцы словно преображались. Кажется, даже становились мягче, нежнее. Иначе не рождали бы эти пальцы такую чудесную, бархатно-золоти­стую музыку. В этот момент преображал­ся он сам — может, воспоминания уво­дили его в далекое босоногое детство и к родникам, откуда всю жизнь он брал силы и часто в мыслях туда возвращался.

Рафик абый в Куйбышев приехал в 1953 году. С трудом пятнадцатилетний парнишка тащил свою «Казанскую» гармонь до середины, как тогда еще говорили, Загородного пар­ка, к татарскому «пятачку». К заветному месту, которое каж­дый теплый вечер собирало сотни парней и деву­шек: они плясали, знакомились, очень ча­сто находили здесь свою судьбу. Тогда гармонистом был если не каждый второй или третий, то каждый четвертый — это точно. И заливались волжские берега Куйбышева звоном татарской гармони ребят то из Теплого Стан или Алькино, то из Камышлы или Денискино… И каждый старался доказать, что самую лучшую свою гармонь Гали Гаряев сделал именно для него. А сейчас, всего через несколько десятилетий и, особенно, после Рафика Абдеева(а потом, в 2009 году и Зиннатулы Ягофарова) на праздниках слы­шать тальянку — великое счастье. 

В широком общественном смысле настоящая минута славы настала для Рафика Абдеева 16 апреля 1989 года, когда акти­висты куйбышевского татарского куль­турного центра «Туган тел» проводили во Дворце культуры на площади Кирова пер­вый праздник «Играй, гармонь!». Перед этим он, увидев на улице афишу, раньше всех, взволнованный и радостный, с гармонью в руках, прибежал к нам на репетицию. Играл долго и с удовольствием, не мог остановиться. А через несколько дней вышел на большую сцену, сыграл, покорил всех мастерством и, получив всеобщее призна­ние, вписал себя в историю татарской жизни Самары.

Мы счастливы, что знали Рафика Абдее­ва, помним его крепкое рукопожатие, жили с ним в одно время, слышали и помним его игру. От этого грустно вдвойне-втройне. И в такие минуты часто и невольно вспо­минаются слова из песни: «Моңлы кичтә тальян гармун кемнәр уйнатыр инде?..»

Шамиль ГАЛИМОВ.

***

29 ноябрьдә Рәфыйк Әбдиевка 85 яшь тулган булыр иде

Үткән гасырның 60 — 90нчы елларында Куйбышевта кем иң оста гармунчы дип сорасалар — Рәфыйк Әбдиев дип җавап бирәләр иде. Аңардан башка Куйбышевта бер генә тамаша да үт­мә­гәндер, мөгаен. Барысына да өлгерә – гармунда уйнарга да, көрәш мәйданында хөкемдар булырга да. Ә инде “Бердәмлек” өлкә татар газетасы ачылгач, ул безнең якын дустыбызга әверелде.

“Рәфыйк абый, шундый-шундый чара уздырабыз, гармуныңны күтәреп килә алмассыңмы икән?” – дип шалтыратуыбыз була, кирәк вакытка гармунын күтәреп килеп баса да. Һәр елны Са­мараның Струков паркында үткәрелгән Матбугат фес­тивалендә аның гармуны “Бердәмлек” мәйданчыгын иң күңелле, халык җыелган “пя­тачокка” әйләндерә дә куя иде. Башка матбугат чаралары сәхнәдән концерт куйса, бездә гади халык туйганчы үзе биеп һәм җырлап күңел ача. Ул елларда татарлар бәйрәмнәргә тамаша кылырга гына йөриләр иде, дип әйтү дөрес булмас, Сабан туе булсынмы, Нәүрүзме, Казан артистлары килсенме, туй мәҗлесе үткәрелсенме — үзәгендә гармунчы. Аңа кушылып җырлап-биеп һәркем үз талантын да күрсәтергә тырыша.

Куйбышевта Рәфыйк Әб­ди­ев үзешчән гармун­чы­лар­ның иң остасы булгандыр. Төз буйлы, кара кашлы, кара мыеклы ир-егет гармунын сузып җибәрә дә, әйдә, биеп-җырлап күрсәт әле дигәндәй, күзеңә карап, уйный-уйный каршыңа килә. Хатын-кыз заты моңа каршы тора аламы соң? Юк, әлбәттә, җырлап та җибәрә, биеп тә китә, башкалар да аңа кушыла… Гармунчы булган җирдә гел бәйрәм, аны барысы да яраталар, үз итәләр иде.

“Язмышы аның җи­ңел­ләрдән булмаса да, күңеле ачык иде, — дип сөйли кызы — “Ялкынлы яшьлек” ансамбле солисткасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Әбдиева. — Кыска го­ме­ренең күп вакыты руль артында үтте, бәйрәмнәрдә “тальянка”сы кулыннан төш­­­мәде. Өйдә дә гел гармун мо­ңы яңгырап торды. Иске Яр­мәкнең гармун ясау остасы Гали Гәрәевтән шәхсән үзе өчен гармун ясатканын хә­терлим. Бик озак көтте аны әти. Әллә аңа гына шулай булып тоелдымы икән? Берничә мәртәбә барып кайтты ул авылга, үзе гармун мех­лары өчен ситсы сайлап алды һәм илтте, тагын тү­земсезләнеп көтте… Хәер, өметләре акланды, гармуны бик моңлы һәм матур килеп чык­ты, аннары да үзе яратып яса­ган би­зәкләр беркетә иде аңа…

Ә ничек уйный иде! Гармун төймәләренә чак кагылып, ниндидер наз белән көй чыгара белә иде. Артык тар­тып-сузып уйнаганны, го­мумән, яратмый иде. Ә гармун, хуҗасының саклыгын, назын тоеп, ниндидер үзенә генә хас булган тирән моң бе­лән җавап бирә иде.

Әти туган авылы Алла­гөлгә кайтырга ярата иде. Ул гына белгән матур табигатьле урыннарда туктап ял иткәндә дә, гармунын багажниктан алып, моңлануын хә­терлим. Узып баручы машина хуҗалары пипелдәтеп үтәләр, “шәп, брат!” дигәндәй баш бармакларын күтәреп күрсәтәләр иде.

Авылга керү белән “Рә­фыйк кайткан!” дигән хәбәр яшен тизлегендә тарала, һәм ул көнне Солтания әби­е­­безнең капкасы ябылмый иде. Гармун уйнау өчен генә түгел, йомшак күңеле, яр­дәмчел булуы өчен ярата иде аны авыл халкы. Ә кичен әбиебезнең капкасы төбендә тальян моңы иртәнгә кадәр тынмый, үзенә күрә бер тамаша була иде…

Кызганычка, әтием бик ир­тә, 65 яшендә вафат булды. Аның кебек йомшак күңелле, ярдәмчел, үз тирәсендә тоташ бәйрәм ясый белгән ке­шеләрнең гомере озын булмый шул. Теге дөньяда да ки­рәк изге җаннар. Урыны җәннәттә булсын иде.

Форсаттан файдаланып, Рәфыйк Әбдиевны гел истә тоткан тарихчы, гармун җене кагылган Шамил Галимовка, “Бердәмлек” газетасы ре­дак­циясе хезмәткәрләренә рәх­мәтләремне җиткерәсем килә”, — дип тәмамлады сүзен Айсылу ханым.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 632

2 комментариев

  1. Безнен, кызларны да Заря клубында биетте дэ, ж,ырлатты да Рафик абый. Сез безнен, кун,елдэ. Каран,гы гурегез якты, урыныгыз ж,эннэттэ булсын.

  2. Да, сегодня ему исполнилось бы 85 лет и я думаю, что гармонь звучала бы в его руках также звонко и мелодично ..
    Шамиль , спасибо за прекрасный материал , написанный с неподдельным уважением , за долгую память …