Иске Усманның уңган апалары…

iГасырлардан гасырларга килгән
Халкыбызның гореф-гадәте.
Чал тарихлы олуг мирасыбыз -
Бизәү төре – бәйләү, чигү сәнгате.

Кешелек дөньясы һәр вакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре,  бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары… Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.

Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр -  татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.

Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Безнең авылда да, архив язуларын ачып карасаң, җирле касепчелек булган, осталары булган. Элек кырларга җитен, киндер чәчкәннәр, аларны эшкәртеп, станокларда тукыма тукыганнар, киемнәр теккәннәр. Ул вакыттагы куренекле тукымачылар: Фәйрушина Хәйрамал, Гиниятуллина Минҗан, Хисәметдинова Фәния, Шәймәрданова Халисә апалар. Аларның күңел җылысын биреп тукыган паласлары әле дә бар.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, — ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле бәйләү, чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә  бәйләүче-чигүче милләттәшләребезнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.

Безнең районда кул эшләре осталары күп. Шундый һөнәр ияләренең берничәсе Иске Усман  авылында яши — Гиниятуллина Сания, Зиннурова Әлфия, Кәримова  Гөлшат,  Кәримова Хәнифә,  Шәйдуллина Рәхилә, Газиҗанова Сания апалар, яшьләрдән  — Айсылу, Минлегөл, Алия hәм башкалар. Авылыбызның хезмәт сөйгән, тормышны сөйгән, уңган-булган апалары бездә кунакта булдылар. Күзләреннән нур бөркеп торган, гел ачык йөзле булган апаларыбыз белән сөйләшсәң, “эшсез утырсам күңелем китек” дигән сүзләргә тагын да инанасың.

Яшь вакытта эш, балалар үстереп, йорт-каралтыны карап, пенсиягә чыккач, хәзер алар күңел матурлыгын бәйләү, чигү, хәтта бакча эшләнмәләре аша да тапшыралар. Аларның йорт эче бүлмә гөлләре белән тулы, алар хуҗаларны да, кунакларны да матур чәчкәләре белән сөендерәләр. Уңган  апаларыбыз  җылы тапочкалар һәм оекбашлар җитештергән, ә хәзер алар урындыкларга, диваннарга япмалар, балаларга  кофталар һәм башлыклар бәйли.

Элек төннәр озайгач, кызлар, яшь киленнәр бер-берсенә кич утырырга йөрешкәннәр. Кич утырырга кул эше – бәйләу, чигү, эрләү белән килгәннәр hәм искиткеч күңелле итеп, кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйли-сөйли, төннәр буе дип эйтерлек эшләп утырганнар. Аннан эшләгән эшләрне чагыштырып караулар, мактаулар киткән.

Социаль ярдәм күрсәту бүлегенә чакырып алган уңган апаларыбыз белән таныштырып үтим әле. 

ii (3) i (1) i (2)

Сания апай кечкенәдән чигәргә, бәйләргә әнисеннән өйрәнеп, үзенә бирнәне үзе чигеп әзерләгәнен сөйләде. Гомумән, чигү-бәйләүне барлык апаларга да әниләре өйрәткән икән.

Рәхилә апай студент чагында үзенә свитерлар бәйләп кигән. Яшьтән үк Әлфия апай да, Хәнифә апай да  узләренә дә, туганнарына да җиңсезләр, кофталар бәйләгәннәр.

Гөлшат апай күзенә операция ясаткач, бәйләргә ярамаса да, яраткан шөгелен ташлый алмый.

Мәгърифә апай “әни бәйли иде, мин аңа йон өрләп тора идем», — дип кечкенә чактагы истәлекләре белән  уртаклашты.

Аларның бүген бәйләгән әйберләре күз явын алырлык! Исәнлек-саулык, уңышлар телим апаларга!

Һәр кеше матурлык ярата. Осталар үз куллары белән гүзәллек булдыралар. Теләк булса, сәләтнең бер процентына 99 процент тырышлык салырга кирәк шул.

Коко Шанель: «Кулдан эшләнгән әйберләр – зиннәтлелек, һәркемгә аларга ия булу мөһим түгел. Кем аларны булдырырга тели, яисә остага түли, яисә үзе ясый», – дигән.

Талантка чикләр юк. Ә безнең Иске Усман авылы социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре чараның төп максатын авылдашларның эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу, аларны бер-берсенә якынайту,  татулыкка өндәү дип күрә. Юкка гына төрле юнәлешләрдә чаралар оештырылмый. Алар матурлыкны пропагандалау, моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итүне күз алдында тота. Әлбәттә, яңа талантларны ачу, аларны халыкка таныту да игътибар үзәгендә.

Иске Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре

Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 774

Комментирование запрещено