29 декабря председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип хазрат Яруллин посетил село Богатое, где принял участие в торжественном открытии мечети. Читать полностью
Архив за день: 29.12.2023
День здоровья в школе – это праздник хорошего настроения, спорта и здоровья
Хәерле гамәлләрең белән кил, Яңа ел!
Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!
Үтеп баручы 2023 ел үзенең шатлыклары һәм сагышлары, табышлары һәм югалтулары белән тарихка күчә, ә без 2024 елга аяк басабыз. Барыгызны да Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбриклим.
Яңа ел – ул гомер китабының тагын бер битен ачу. Бу тылсымлы тантана якынлашканда, гадәттә, без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Туган илебез зур авырлыклар кичергән мәлдә без, газиз кардәшләрем, өметебезне өзмәдек. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, Аңа инанып, һәр халәтендә ныклык, кешелеклек үрнәге күрсәтергә тырыштык. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә, аларның әти-әниләренә, хатыннарына, туганнарына сабырлыклар насыйп итсен. Без төшенкелеккә бирелмичә, аларның сау-сәламәт кайтуларын өмет итеп, догалар кылабыз.
Агымдагы елда милли эшчәнлегебезнең нәтиҗәләрен дә барлап чыгыйк. Халкыбызны берләштерүгә юнәлтелгән күп кенә чаралар оештырдык, байтак уй-ниятләребезне тормышка ашыра алдык. Бу уңайдан фидакарьлек, зур тырышлык күрсәтеп, милләтебез киләчәге өчен янып-көеп эшләүчеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.
Инде менә яңа елга аяк басабыз. Кешелек тарихында торгынлык һәм үсеш, югалту һәм табышлар һәрчак чиратлашып килгән. 2024нче ел хәерле гамәлләре белән килсен, дөньялар тынычлансын иде, дип кабат өметләник.
Алда безне тагын да мөһим эшләр көтә. Бергә булып, бердәм булып, милләтебез алдында торган зур бурычларны, билгеләнгән планнарыбызны, уй-максатларыбызны тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам.
Барчабызга саулык-сәламәтлек телим. Тормышларыбыз мул, рухыбыз нык, көннәребез имин булсын. Барлык теләкләребез, иң кыю уй-планнарыбыз чынга ашсын.
Яңа 2024 ел мөбарәк, игелекле булсын, һәммәбезгә шатлык-сөенечләр алып килсен!
И.Г.ШӘКҮРОВ,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” дип аталган журналны һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.
Сәләй Вәгыйзов шәкерте ул
“Яктылык” мәктәбенең ветеран укытучысы Нурзидә Фәйзуллинага — 70 яшь!
“Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре”, “Татарстанның атказанган укытучысы”, күп еллар Самараның “Яктылык” мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран мөгаллимә, хөрмәтле Нурзидә Фәйзуллина 29 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә! Читать полностью
В Год педагога — о замечательном педагоге Фатихе Муртазине
Под занавес уходящего 2023 года, объявленного Президентом России Путиным Годом педагога и наставника, хочу рассказать о нашем, татаро-мусульманском, педагоге и наставнике Фатихе Муртазине. Тем более что в 2023 году исполнилось 115 лет с начала выпуска первого номера, издаваемого им журнала «Иктисад», первого профессионального периодического издания по экономике на татарском языке. И тем более что в этом году исполнилось 85 лет со дня его гибели, 85 лет со дня расстрела в 1938 году, в последний год, так называемого, Большого Сталинского террора. Читать полностью
Фонд «Защитники Отечества» подвел итоги
Председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип хазрат Яруллин принял участие в заседании Государственного фонда «Защитники Отечества». Его участники подвели итоги работы в уходящем году и обсудили планы работы на будущее. Читать полностью
Учитель с большой буквы
Һәр карашың, һәрбер сүзең бер җыр, гүзәл бизәк үткән юлларың…
Ак карларга төренгән җиһанга ямь өстәп, яңа ел туган мизгелдә дөньяга күзең ачып, ишле гаиләдә беренче бала булып туып, тал бишектә тибрәлеп, чыныгып үскән, авылыбызның йөзек кашы, алдынгыларның алдынгысы Фәния апай Гайфуллинага 1 январьдә 75 яшь тула. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенгесе көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Читать полностью
Новогодний праздник в кругу школьных друзей
Мы все всегда рады приходу зимы, ждем чудес, загадываем желания, отмечаем новогодний праздник в кругу школьных друзей, одноклассников – это все уже вошло в традицию ГБОУ СОШ села Алькино. Читать полностью
Самара өлкәсе декоратив-гамәли иҗаты һәм халык кәсепләре остасы, “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, «Туган тел», «Ак калфак» оешмалары әгъзасы Гөлнара Мидхәт кызы НАСЫЙРОВАга — 50 яшь!
Сезне юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Аллаһы Тәгалә Сезгә кул эшләрендә сәләт биргән. Сезнең кулыгыздан ниләр генә килми. Гади киемнәрдән тыш, милли костюмнар да тегәсез, аларны төрле милли бизәкләр белән дә баетасыз.
Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
КОНТЕКСТ:
Гульнара Насыйрова получила право использования региональных брендов
* * *
Гульнара Насыйрова стала обладательницей звания «Мастер декоративно-прикладного искусства, народных промыслов и ремёсел Самарской области»
* * *
Һәр костюмда җан җылысы
* * *
Владелица ателье «Золотая иголочка» Гульнара Мидхатовна НАСЫЙРОВА: «Выбирая профессию, друзей, увлечения, слушайте свое сердце»
* * *
Владелица ателье «Золотая иголочка» Гульнара Мидхатовна НАСЫЙРОВА: «Счастье – это, когда ты занимаешься любимым делом!»
* * *
«Ялкынлы яшьлек” милли киемнәр тегәргә этәрде»
* * *
Разия ӘЮПОВА: «Калфак чигү дә кыйблабызны барлау ул»
* * *
“Эшләр барысы дә яхшы, теләгәнеңне сайлап ал”
Символ года из снега
В настоящую зимнюю сказку превращаются улицы сел поселений Камышлинского района в канун Нового года. Удивительную снежную фигуру символа года — дракона соорудили в селе Старое Ермаково, возле хозяйства Ахметзяновых Фагима и Риммы, на улице Восточная. Читать полностью
В Камышле прошел новогодний праздник для волонтеров
Насыщенный благотворительностью 2023 год завершился в Камышлинской центральной библиотеке. 27 декабря, в преддверии Нового года, там собралась единая волонтерская семья. Читать полностью
Подарили детям праздник
27 декабря работники культуры села Денискино посетили детский сад «Чулпан». Читать полностью