«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле программасына эчтән бер караш
Борынгы заманнарда, газеталар, смартфоннар һәм те¬левидение булмаган чорларда, кешеләрне тамашага шулай чакырып йөргәннәр. “Ялкынлы яшьлек”нең быелгы концерты турында да шулай кычкырып йөрисе, бөтен дөньяга концерт буласын ишеттерәсем килеп киткән иде.
Концерт 11 ноябрьгә билгеләнгән. “Стройкерамика” бистәсенең “Юбилейный” мәдәният сараенда үтәчәк ул. Димәк, әзерләнергә вакыт бар әле. Анда мин дә беренче мәртәбә чыгыш ясаячакмын бит. Дулкынланып көткәнгә, әзерлек эшләре күп булганга, вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Мин алдан ук Гөлнәзирә Вахитова ясаткан афишаларны бөтен социаль челтәрләрдә дә урнаштырдым, таныш-белешләремә хәбәр бирдем. Яңа программаның исеме — «Көзге алтын юллар ята, күңел туган якка тарта», дип аталган иде.
Репетицияләр, тагын репетицияләр… Җыр сүзләрен, аккомпаниатор, сценарий, костюм сайлау… Кайчак идеяләрдән баш әйләнеп бетә. Ләкин башта Шамилә апа Ибраһимова һәм Мәрьям апа Асанова алып килгән тәмләшкәләр белән чәй эчеп алырга кирәк. Мин биредә үземне иркен хис итәм, туганнарыма кунакка килгән кебек. Шуннан соң гына солистлар белән бер-беребезне тыңлап, тавышыбызны чарлыйбыз. Миңа репетицияләр аеруча ошый, чөнки анда шаяртырга да, төрлечә кыланып карарга да ярый. Димәк, күтәренке күңел белән башланган эшебез яхшы барып чыгачак…
Менә билгеләнгән көн дә килеп җитте. Сәхнә пәрдәсенә сценарий кадап куйганнар. Аны күңел биреп Алсу Беленова һәм ансамбль җитәкчесе Рәшит Гыйззәтуллин эшләгәннәр. Ә программаны “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең әүвәлге җитәкчесе Альбина Мәхмүтова әзерли башлаган булган һәм аны Стройкерамикада күрсәтү турында хыялланган, тик тормышка ашырырга гына өлгермәгән. Сәхнәдән бу турыда хәбәр ителгәч, залдагы халык Альбинаның исемен алкышлап каршы алды. Уйлавымча, ул Самара өлкәсенең бөтен сәхнәләрендә дә ансамбльнең яңа программаларын күрсәтергә теләгәндер, шундый үҗәтле кеше иде бит ул. Аның эшен дәвам итә алырбыз, дип ышанам. Мин аның истәлеген аеруча кадерләп саклыйм, чөнки авыруы азып киткәч, ул минем төшемә керде һәм “Эшеңне ташлама”… дип әйтте. Андый васыятькә хыянәт итеп буламыни? Бүген мин аның истәлегенә “Гармун алыйк әле, дускай” җырын багышладым, Алсу Сабирова һәм Венера Абдерахманова миңа булыштылар. Ә күкрәгемә Альбина бүләк иткән лалә чәчәге сыйфатындагы каптырма тагып чыктым. Ул аны миңа Казаннан алып кайтып биргән иде. Син үзең дә хуш исле лалә чәчәге булып күңелемдә калдың, дустым. Синең белән аралашкан һәр кешегә тик яхшы сүз, эчкерсез елмаю бүләк иттең, эчке халәтен күңелең белән тоя белә идең.
…Концерт кызганнан-кыза бара. Номерлар өере сәхнәдәгеләрне күтәреп алып, кайдадыр алып китә сыман. Күз алдындагы томаннан сихри әкият туа. Русланның гитарасыннан халык көйләре рок-музыкага әверелеп килеп чыгалар да яшәгән елларыңны оныттыралар, егерме яшьлек кыз сыман тыпырдап биеп китәсе килә башлый. Әйе, ялкынлы яшьлек йөрәкләрдә һаман да яши, һаман да тышка ыргыла, талантлы иптәшләрең артыннан ияртә икән…
Менә минем дә сәхнәгә чыгар вакытым җитте. Күз алдындагы софитлар күзләрне камаштыра, артистларның искиткеч килешле костюмнары гына түгел, күзләре дә балкый. Әйтерсең лә йөрәкләренә мең ваттлы батарейкалар куеп чыкканнар, тамашачылар өстенә уч-уч йөрәк ялкыны, бәйрәм хисе, дәрт һәм дәрман сибәләр. Бу хисләрне мин генә түгел, тамашачы да кичергәндер, дип ышанам.
Тамашаны Ренат Азизов алып бара. Сәхнә артына чыккан саен безне дәртләндереп, тамашачының программаны яратып кабул итүе турында әйтергә онытмый. Үзебез дә ишетеп торабыз: ”Браво!”, “Афәрин!” авазлары тынмый залда. Күңел тагын да күтәрелеп китә. Артист затына күп кирәкми бит, алкышлар булса — шул җиткән.Һәр артист үз күңеленең бер өлешен тамашачыга бүләк итсә, тамашачы аңа шундый ук ихлас хисләрне икеләтә, меңләтә кайтара.
Тыңлагыз һәм ишетегез! “Ялкынлы яшьлек” яңа репетицияләр башлый.
Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 806