Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы узды
40 регионнан килгән 350 татар бизнесмены катнашындагы чара 27-28 ноябрьгә билгеләнгән иде. Әлбәттә, Самара өлкәсеннән дә саллы гына делегация катнашты. Ике көнлек программа кысаларында форум кунаклары Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгать объектлары белән таныштылар. Пленар утырышка Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
«Татарстанның эшлекле партнерлары” башка регионнарда һәм чит илләрдә яшәүче татар эшкуарлары белән элемтә тоту мәйданчыгы булып хезмәт итә, – дип мөрәҗәгать итте делегатларга Рөстәм Миңнеханов. – Без сезнең белән горурланабыз, күп нәрсәләргә өйрәнәбез, үзебезнең казанышларыбыз белән дә уртаклашабыз. Бүгенге утырышта бик күп мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Шул исәптән, махсус хәрби операция барган чакта илебезгә ничек ярдәм итеп булуы турында да фикер алыштык. Берегез дә читтә калмады, рәхмәт барыгызга да».
«Татарстанның эшлекле партнерлары» XVI форумы башка чаралардан делегатлар составы белән аерылып тора. Бүген ул халыкара статуска ия, чөнки бирегә татарлар гына түгел, Татарстанны, аның казанышларын күрергә теләгән башка милләт кешеләре дә чакырыла. Бигрәк тә алар республикабызны ислам һәм татар дөньясы төзелеше күзлегеннән күреп белү һәм аңлау теләге белән киләләр. Без, республикабыз белән горурланып, барысын да шатланып каршы алабыз. Үз регионнарында сыйфатлы эшләргә тырышучыларга ярдәм күрсәтәбез», — дип ассызыклады Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев.
Татар эшкуарлары бизнесларын Татарстанда җәелдерү һәм Татарстан белән хезмәттәшлектә үз регионнарында уртак проектлар төзү, аларны уңышлы тормышка ашыру үрнәкләре турында сөйләделәр.
Бигрәк тә үткән язда янгыннан зур зыян күргән Курган өлкәсендәге Йолдыз авылын торгызу татарлар дуслыгы һәм ярдәмчеллеге үрнәге булып тора. Илебезнең төрле регионнары Йолдыз халкына ярдәм җыеп җибәрде, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә, илебезнең төрле почмакларыннан төзү бригадалары килеп, дистәләгән йортлар салынды. Ленар Сабиров җитәкчелегендәге Самара шәһәре милли-мәдәни татар автономиясе һәм “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов акча җыю оештырдылар, янган авылга барып, Самара йорты төзелешен тикшереп кайттылар. Авыл халкы ихлас күңеленнән Бөтендөнья татар конгрессына һәм шундый бәла килгәндә ярдәмгә ташланырга әзер булган татарларга рәхмәтләрен җиткерде. Бу чыннан да татар халкының бердәмлеге күрсәткече булды.
Форум кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы утырышы узды. Аның составына яңа әгъзалар сайланды, 2024 елны “Шәхес елы” дип игълан итү тәкъдиме кертелде.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 658