4 декабрьдә 20:00 сәгатьтә ТНВ каналында татар телендә өр-яңа фильм күрсәтелә башлый. «Җиде юл чатында» дип аталган сериалны ТНВ белән «Ватан 21нче гасыр» кинокомпаниясе төшергән. Бу хакта телеканал сайтында хәбәр ителә.
Фильмны җәй дәвамында М7 трассасындагы ягулык станциясендә төшерделәр. Актерлар — Татарстанның төрле театрларыннан җыелган яшьләр һәм шулай ук тәҗрибәле артистлар. Проектка Марат Әхмәтов Рәислегендәге туган телләрне саклау комиссиясе һәм Наил Маганов җитәкләгән «Татнефть» җәмгыяте теләктәшлек күрсәтә.
Просмотров: 759