



Приглашенный на церемонию председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип хазрат Яруллин также поздравил всех собравшихся с открытием этого комплекса и рассказал об истории его создания. Началось все с того, что в Самару на открытие после реконструкции Исторической мечети приезжал Верховный муфтий Талгат Сафа Таджутдин. Обратно его провожал известный предприниматель Мударис Латыпов. И вот в пути они остановились около людей, которые продавали мед. Один из продавцов поделился своей давней мечтой – поставить на трассе для проезжающих небольшую мечеть, чтобы водители в достойных условиях могли совершать молитвенные обряды. Мударис пообещал построить такую мечеть. Было рассмотрено несколько участков, но где-то не было воды, какой-то из участков просто не подходил. В итоге обратились к владельцу придорожного гостиничного комплекса, предпринимателю Рутику Алекяну. Ему идея понравилась, и он не только безвозмездно предложил участок земли возле своей гостиницы, но и захотел рядом с мусульманским молельным домом поставить православную часовню. В течение года сюда были подведены коммуникации, пробурена скважина для воды и вот состоялось открытие. А для всех посещающих это место Рутик Рафикович установил еще и памятный камень с надписью «Мусульмане и Христиане братьями были и останутся вопреки всему. Есть только один Бог, но все люди называют его по разному».
От имени Регионального духовного управления мусульман Самарской области Талип хазрат поблагодарил всех, кто принимал участие в создании и обустройстве этой зоны, а Мударису Латыпову и Рутику Алекяну вручил благодарственные письма РДУМСО.
Региональное духовное управление мусульман Самарской области.
***
Иске Ярмәк янында намаз уку урыны булдырылды
Үткән сишәмбедә Камышлы районында М-5 трассасыннан Иске Ярмәк авылына төшүче юл буенда тантаналы рәвештә гыйбадәт кылу өчен каралган махсус комплекс ачылды. Шулай итеп, хәзер биредән машинада узып баручы кешеләр тиешле рәвештә намаз укый алачаклар.
Монда, юл буендагы кунакханә янәшәсендә, бер үк мәйданда кечкенә генә правослау кәшәнәсе (часовня) һәм шундый ук бәләкәй мәчет төзелде. Комплексны ачу тантанасының 12 декабрьгә – Россия Конституциясе көненә туры килүе символик мәгънәгә ия булып тора.
Чараны Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов башлап җибәрде. Ул җыелучыларны Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы һәм илебезнең ике төп конфессиясе вәкилләренең күпгасырлык дуслыгын чагылдырган комплекс ачылу белән котлады.
Көн бик салкын һәм җилле булганга, тантананы янәшәдә урнашкан кунакханә бинасында дәвам итәргә булдылар. Хөрмәтле кунаклар – мөселман һәм христиан руханилары, Камышлы, күрше Похвистнево, Кләүле районнары администрацияләре, “Самара өлкәсенең халыклар берлеге” региональ иҗтимагый оешмасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе идарәсе каршындагы Иҗтимагый советы вәкилләре шулай ук әлеге вакыйганың никадәр әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр. Мондый конфессияара һәм диниара берләшмә җәмгыятебезне ныгытуга юнәлтелгән, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген күрсәткән чын ватанпәрвәрлек дәлиле булып тора, дип ассызыкладылар алар.
Чарага мәртәбәле кунак буларак Самара өлкәсе мө¬сел¬маннарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да чакырылган иде. Ул халыкка тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм комплексны булдыру тарихы турында сөйләп узды.
Эш шунда ки, Самарага, Тарихи мәчет бинасын реконструкциядән соң ачу тантанасына, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин килгән иде. Бәйрәм тәмамлангач, өлкәбезнең танылган эшкуары Мөдәррис Латыйпов аны кире озата барган. Юлда алар бал сатучылар янына туктаганнар. Сөйләшә торгач, шуларның берсе: “Юлда йөрүчеләр тиешле рәвештә намаз укый алсыннар өчен, трасса буенда кечкенә генә булса да мәчет салынса, нинди яхшы булыр иде!” – дип, күптәнге хыялы белән уртаклашкан. Шунда Мөдәррис әфәнде андыйлар өчен гыйбадәтханә төзергә вәгъдә иткән булган.
Моның өчен берничә мәйданны карап чыкканнар. Әмма аерым бер сәбәпләр аркасында аларның берсе дә туры килмәгән. Шуннан соң юл буендагы кунакханә комплексы хуҗасы, эшмәкәр Рутик Алекянга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булганнар. Ул исә әлеге тәкъдимне хуплап, кунакханәсе янындагы җирнең бер өлешен бушлай бирергә ризалашкан һәм, мәчет янәшәсендә правослау гыйбадәтханәсе дә булсын иде, дигән теләк белдергән.
Шулай, бер ел эчендә монда барлык коммуникацияләр үткәрелгән һәм башка күп эшләр башкарылган. Ә Рутик Рәфыйк улы биредә “Мөселманнар һәм христианнар һәрвакыт дус булып яшәгәннәр, һәм, бернигә дә карамастан, бу татулык киләчәктә дә дәвам итәчәк. Барыбыз өчен дә Аллаһы – Бер! Аны төрлечә атыйбыз гына”, дип язылган хәтер ташы да урнаштырган.
Талип хәзрәт Яруллин Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте исеменнән комплексны булдыруда, аны төзекләндерүдә катнашкан кешеләргә рәхмәтләр белдерде һәм Мөдәррис Латыйпов белән Рутик Алекянга Мактаунамәләр тапшырды.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 918