Денис авылында онытыла башлаган гореф-гадәтебезне, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру” фольклор кичәсе уздырылды.
Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып, кич утырырга йөргәннәр. Догалар, бәетләр укып, миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, йон эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә, уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күбрәк телевизор, компьютер, телефонда утыра башладык.
Денис авылында Рәфкать абый белән Тәнзилә апа Мостафиннар йортында “Кич утыру” фольклор кичәсе уздырылды. Чарага авылыбызның уңган хатын-кызлары җыелды. Алар кул эшләрен дә башкардылар, халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре турында да сөйләштеләр. Гөлсирә апа Сөнгатуллина йон оекбашлар бәйләп, Украинадагы батыр егетләребезгә җибәрергә теләгәнен белдерде. Кичәдә халкыбызның “Йөзек салыш” кебек милли уеннары да уйналды, татар халык җырлары да җырланды.
Олуг рәхмәтләребезне җиткереп, уңган хуҗаларга озын гомер, нык тазалык, муллык, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгызның бәхетен күреп, бер-берегезгә терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын!
Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.
Рагидә БАДЫЙКОВА.
Денис авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 1525
Сэлям Кызлар. Ханумнар Эфэрин Биктэ эй.бэт булыр иде шул эш барып чыкса. Унышлар. Сезгэ
Халисэ курше кайт эле бер очрашып кич утыру узе бер гомер.
Хаерле гомерлэрне бирсен утырырбыз эле.
Бик матур итеп, актив тормыш алып барасыз. Молодцы апалар-сенеллэр. Сезнең белән кич утырасы килеп китте
Матурларда, унганнарда Денискино кызлары, аерым салям Заидэгэ