Аллаһы зурласын

3XQ6xXvYAxIЯңа ел җитә башлагач, күңелгә шатлык иңә.
Шәфькатьлелек йорты кешеләре безне котларга килә.
Ятим кешеләрне зурлап, садака алып киләләр,
Сагышлы йөрәкләргә сөенеч салып китәләр.

Үрнәк шофер Җәгъфәр Кыш бабайга әйләнә,
Матур сүзләр тезә-тезә тәбрик итә, сөйләнә.
Кар кызы Лилия елмаеп көлеп тора,
Шатлыктан, куанычтан күзләргә яшьләр тула.

Гөлисә сеңел йөзеннән якты нурлар сибелә.
Әйтерсең лә, салкын кышта дөнья гөлгә күмелә.
Оста куллы Гөлия чәчәк бәйләме ясый.
Олыларга бүләк итә, шулай тиеш дип саный.

Уңган кызлар Рәшидә һәм Алия тәмле ризык пешерә.
Аларга рәхмәт әйтеп, мактап китәсе килә.
Җитәкчеләр Гали белән Юлия бик тырышып эшлиләр.
Авыл халкы хөрмәт итә, мактап кына сөйлиләр.

Барыгызга зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын
Тормышыгыз гөрләп барсын, кояштай балкып торсын.
Күңелегездә беркайчан да иман нуры сүнмәсен.
Безне шулай зурлаганга Аллаһы сезне зурласын. Әмин!

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 866

Комментирование запрещено