«Җаным җылый, без шулкадәр аз калганбыз»

JAH49wcXVfI14 декабрьдә Самараның «Художественный» кинотеатрында режиссер Алмаз Нургалиевның Алмаз Нургалиев «Җылак» фильмы тәкъдим ителде

Фильм танылган шәхес, РСФСРның халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы артисты Әзгар Шакировка багышланган. Кызыклы кино карарга килгән ике дускай – мин һәм Эльмира, тыныбызны да алмыйча тамаша башланганын көтәбез. Ләкин сәхнәгә яшь режиссер Алмаз Нургалиев чыкты. Ул Самара тамашачысы белән күптән таныш кеше кебек аралашты. Әйтерсең лә арабызда яши, шушы урамнардан йөри һәм һәрберебезне белә…

Ул күп сөйләп тормады, әйдәгез, башта киноны карыйк, аннары аралашырбыз, дип сәхнә артына кереп китте.

Фильм Әзгар Шакиров сүзләре белән башланды: “Кеше үлгәндә генә ни эшләргә, ничек яшәргә кирәк булуын аңлыйдыр. Мин авырып түшәккә аугач, үз-үземә сүз бирдем: әгәр исән калсам, үзем турында истәлекләр язып калдырачакмын. Ләкин күпме вакыт үтте, ә хикәям әле һаман башланмаган. Ниһаять, кулыма каләм алдым…

…Объектив Камал театры залы буйлап хәрәкәт итә. Менә тамашачы үз урыннарына кереп утыра, таныш-белешләре белән аралаша. Шушы кадрлар арасына режиссер төп геройның монологын, бала, яшүсмер, җитлеккән егет чакларындагы фотосурәтләрен кыстырган.

Әзгар Шакиров Азнакай районының Ташлыяр авылында 1940 елда туган. Яшүсмер, дусты Нәҗибә Ихсанова белән бергә, Казанга укырга китәргә җыеналар. Әнисе улын юлга җыя – барысы да безнең балачакны, студент елларыбызны хәтерләтә.

Әзгар белән Нәҗибә Казан урамнары буйлап йөргәндә, Мәскәүнең М. Щепкин исемендәге югары театр училищесына студентлар кабул ителүе турында игълан күреп алалар һәм документларын шунда илтеп бирәләр. Туганнарына кайда укыганнарын соңыннан, матур киемнәр киеп кайткач кына әйтәләр.

Шакиров Щепкин училищесын 1961 елда тәмамлый һәм шундук труппага алына. 1966 елда ул “Моабит дәфтәре” фильмында Абдулла Алиш ролен башкара.

Әнисенең үлеме улына аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итә. Шуның белән аның балачагы тәмамлана, егет дөньяны башка күзлектән күрә башлый. Әзгар әнисенең йөзен хәтерләми, ә шулай да гомере буе ниндидер җылы наз белән искә ала. Авылга кайтканда әтисе (рольдә — Әхнәф Исрафилов): “Улым, мин үлгәч, каберләребезне онытма, кайтып йөр. Авылдашларың сине хөрмәт итә, бу авторитетны син үзең яуладың, югалта күрмә”, — дип үгет-нәсыйхәт бирә.

Ләкин әтисенең хәле авырайгач, актер, телеграмма алуына карамастан, сәхнәгә чыга. Ә төнлә үз-үзен кая куярга белми. Күңеле сизә, әтисе белән башкача очраша алмаячак… Гомере буе әтисен кайтып күмә алмавы өчен үкенә ул. Ник ул әтисен түгел, ә тамашачыны сайлаган?!

Фильм Әзгар Шакировның “Җаным җылый, без шулкадәр аз калганбыз” монологы белән тәмамлана. Һәр буын саен туган телебездә сөйләшүче татарлар саны кими бара. Кайберләре бөтенләй татар телен белмиләр, өйдә дә сөйләшмиләр, татар газеталарын укымыйлар, татарча фильмнар карамыйлар. Экраннан татар телендә барган спектакль вакытында телефоннарын да сүндермәгән тамашачылар күрсәтелә…

Минемчә, “Җылак” фильмы күңелгә үтеп керә торган тере организм, хәтта баш миенә, хәтер төпкелләренә барып җитә, күңелдәге яхшы омтылышларны уята, көндәлек мәшәкатьләрне аерып, чүплеккә түгә. Безгә фильм бик ошады!

Залда утлар кабынгач, сәхнәгә Алмаз Нургалиев чыкты һәм фильм барышында бер генә кешенең дә телефонын ачып карамавы турында хәбәр итте. Әлбәттә! Нинди телефон булсын монда! Без бит тулысынча чын тарихка күмелдек, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, ата-ананы хөрмәт итү, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтеңне үстерү һәм шуның белән халкыңа хезмәт итү темалары күтәрелде бит анда.

Тамашачыларның бер өлеше киноны караганда елап та алды, режиссерга бик күп рәхмәтләр әйтеп, сораулар биреп, сәхнәдән бик озак җибәрми тордылар. Һәркем үзенә генә билгеле булган язмыш җебен тапты, үз язмышы белән актер тормышын чагыштырды бугай.

Ә минем күңелдән Алмаз Нургалиевның һәрберебезгә дә якын була белүе, проблемаларыбызны төптән күреп, кино аша туганнарча киңәш бирә белүе гаҗәпләндерде. Кемнеңдер соравына җавап биргәндә, Әзгар Шакиров кебек шәхесләр турында күбрәк фильмнар төшерергә кирәк дип җавап биргәч, мин дә, башкалар да аны хупладылар. Мин риза! Тик шәхес исән чагында эшләргә кирәк бу эшне, тормыш асылын аңлаган кешеләр белән аралашу барыбызга да файдага булыр иде. Аларның акыллы сүзләрен язып барсаң да артык булмас. Замандаш шәхесләр белән шундый очрашулар ешрак үткәрелсен иде, дигән теләктә калам. Алар үз үрнәкләрендә татар тарихы, мәдәнияте, теле тиңсез булуын раслыйлар, киләчәгебез өчен көрәшәләр.

Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 739

Комментирование запрещено