2024 елның 1 гыйнваренда Макеевка фаҗигасенә бер ел тула
2023 елны каршылау төне Россиянең йөзгә якын гаиләсенә яңа шатлыклар һәм яңа бәхетләр түгел, ә ачы кайгы-хәсрәт алып килә: 1 гыйнварга каршы төндә Донецк янындагы Макеевка шәһәрендә бер төркем хәрбиләр дошман ракетасы һөҗүменә дучар ителә. Профессиональ-техник училище бинасына 5 HIMARS снаряды төшә һәм яңа гына кайнар ноктага китерелгән 89 солдатның гомерен өзә… Алар арасында Самара өлкәсеннән чакырылган ир-егетләр дә бар иде.
Быел декабрь башында Самара активистлары фаҗига булган урында дин кардәшләребез истәлегенә «В память павшим воинам 01.01.2023 года. Ваша гибель не напрасна. Мы помним вас и чтим в наших сердцах и молитвах. От мусульман Самарской области» дип язылган обелиск куйдылар.
1 гыйнварга каршы төндә һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү идеясен Самара шәһәр округының Киров районы депутатлар Советы депутаты Равил Рәифович Фазлетдинов күтәреп чыккан.
Равил Рәифович, махсус хәрби операция башланганнан бирле, Донецк, Луганск Халык Республикаларында һәм Херсон өлкәсендә хезмәт итүче ир-егетләр өчен гуманитар ярдәм җыеп җибәрүне оештыра һәм йөкне билгеләнгән урынга кадәр һәрвакыт үзе озата бара, барлык посылкаларны үзе тапшыра, шул ук вакытта хәрбиләрнең проблемалары, аларга беренче чиратта нәрсә кирәклеге турында шәхсән белешә.
- Чираттагы, ягъни бишенче гуманитар командировкага җыенганда, Макеевкада һәлак булган мөселман хәрбиләр истәлегенә обелиск кую идеясе туды. Бу хакта Самараның «Нур» мәдрәсәсе мөгаллиме Ринат хәзрәт Ногманов белән уртаклаштым. Ул да, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да ниятемне хупладылар. Шуннан мин вайбердагы «Ихсан» төркеменә шушы тәкъдимемне яздым. Аллаһы ярдәме белән, бу игелекле эштә булышырга теләүчеләр табылып, тиз арада кирәкле сумма да җыелды. Таныш-белешләр аша белешеп, тимердән постамент ясаттык. Ә менә граниттан җитештерелгән мемориаль ташка язу төшерүчене табуы кыенрак булды. Бу эшкә шушы фаҗигадә якын кешесен югалткан рус егете алынды һәм, бөтен эшен читкә этәреп, аны өч көндә башкарып чыкты. Әйтергә кирәк, постамент ясаган һәм мемориаль ташка язу төшергән егетләр бер тиен акча алмадылар. Бу изге эштә катнашкан һәр адәмгә Аллаһының рәхмәтләре яусын, — дип сөйли Равил Рәифович.
Шулай итеп, киң күңелле, миһербанлы кешеләрнең күмәк тырышлыгы нәтиҗәсендә якташларыбыз һәлак булган урынга обелиск куела.
Равил әфәнде сүзләренчә, киләчәктә фаҗига булган урында кәстәнә (каштан) агачларыннан торган аллея ачарга һәм кәшәнә (часовня) төзергә планлаштырыла икән.
- Бәлки, мөселман ир-егетләребез истәлегенә куелган обелиск Яңа ел төнендә шәһит киткән башка дин кешеләре истәлеген дә читләп узмаска ярдәм итәр, — ди Равил.
Шушы баруында Равил Фазлетдиновның командасы, ничәмә-ничә шәһәрдә булып, барлыгы 1000гә якын чакрым ара узып кайта. Бу юлы алар алгы сызыктагы сугышчыларны коткаручы медицина батальонына ике «Нива» автомобиле, медицина препаратлары, мобиль портатив җиһазлар, бинтлар, дизель генераторлары, тимер мичләр, Мариуполь шәһәрендәге балалар йортына коляскалар, җылы киемнәр, уку әсбаплары һәм башка кирәк-яраклар илткәннәр.
- Хәзерге вакытта якташларым махсус хәрби операциядә катнашалар һәм, бөтен ил берләшкәндә, мин берничек тә читтә кала алмыйм. Без аларга хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Самара шәһәренең Зубчаниновка бистәсендәге Мәдәният йортында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар хәрбиләргә изге теләкләр язылган хатлар әзерлиләр. Әмма иң мөһиме – әйтерсең лә без сугышчыларга туган йортларының җылысын тапшырабыз… – дип аңлата Равил Фазлетдинов.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 615