Россия халкын ни борчый?

lSpijaWcsNkПрезидент Владимир Путин мөһим сорауларга җавап бирде

14 декабрьдә, гадәттәгечә, Россия Федерациясе президенты белән туры элемтә узды. Бу юлы ул, ел саен үткәрелүче матбугат конференциясе белән берләштерелеп, дүрт сәгатьтән артык барды. Шушы вакыт эчендә дәүләт башлыгы журналистлар һәм илебез халкы яудырган дистәләгән сорауга җавап бирде.

Әлбәттә инде, иң еш бирелгән сораулар махсус хәрби операция, халыкара мөнәсәбәтләр үсеше һәм икътисад торышы темаларына кагылды.

Туры эфирда яңгыраган сораулардан күренгәнчә, Россия кешеләрен коммуналь хезмәтләргә, азык-төлеккә (бигрәк тә йомырка белән кош итенә) бәяләрнең бик нык күтәрелүе, илебезнең сәламәтлек саклау тармагы, социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре борчый.

Ел йомгаклары буенча үткәрелгән туры элемтәгә барлыгы ике миллионнан артык мөрәҗәгать килгән, һәм, президентның пресса сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, аларның берсе дә игътибарсыз калмаячак.

Безнең карашка иң кызыклы булган темаларны сайлап алып, ил башлыгы җавапларын укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.

Илнең суверенитеты

Россия кебек ил суверенитетсыз яши алмый. Шуңа күрә иң мөһиме – аны ныгыту. Әмма бу төшенчә киң мәгънәгә ия. Әйтик, тышкы суверенитетка килгәндә, бу – Ватаныбызның оборона сәләтен ныгыту. Иҗтимагый суверенитет исә — гражданнарыбызның хокукларын һәм иреген яклау, сәяси системаның, парламентаризмның үсеше. Гомумән, һәр илнең, шул исәптән Россиянең дә, киләчәге икътисадый, финанс-икътисади, технологик суверенитетка нигезләнә.

Икътисад

Икътисадның алга китүенең иң төп күрсәткече — тулаем эчке продуктның үсеше. Ел ахырына аның 3,5 процент булуы көтелә. Бу бик яхшы, чөнки былтыр ул 2,1 процент кына тәшкил иткән иде.

Кызганыч ки, инфляция артты – ел азагына 7,5 процент булуы көтелә.

Сәнәгать производствосы үсә – 3,6 процент күзәтелә.

Эшкәртү сәнәгатенең алга китүе исә аеруча шатландыра, ул быел 7,5 процент тәшкил итәчәк. Бездә күптән болай булганы юк иде.

Мобилизация

Икенче дулкын мобилизация буламы, дигән сорауга Владимир Путин, хәзер моңа ихтыяҗ юк, чөнки 2023 ел азагына махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар саны җитәрлек булачак, дип җавап бирде. Ул шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең кешенең хезмәткә чакырылуы турында искә төшерде. Аннары махсус хәрби операциягә үз иреге белән барырга теләүчеләрне җәлеп итеп, алар белән контракт төзи башладылар. Ел ахырына шундыйлар санының 412 меңгә җитүе көтелгән. Ә инде 13 декабрьдә президентка килешүгә 486 мең кешенең кул куюы турында хәбәр иткәннәр.

Ватаныбызны сакларга теләүчеләрнең саны кимеми, көн саен 1000 – 1500 кеше контрактка кул куярга килә, диде дәүләт башлыгы.

Яңа территорияләр

Россиянең яңа регионнары — Луганск һәм Донецк Халык Республикалары торгызыла. Ел саен федераль бюджетта әлеге тө-бәкләрнең үсешенә бер триллион сумнан артык акча карала.
Моңардан тыш, яңа регионнар һәм Россиянең башка төбәкләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре урнашты.

Быел яңа регионнар федераль бюджетка 170 миллиард сум акча китерделәр, диде президент. Аның сүзләренчә, бу әлеге төбәкләр икътисадының үсүен күрсәтә.

Гаилә ипотекасы

2024 елның уртасында тәмамланырга тиеш булган бу программа озайтылырга тиеш, дигән фикер белдерде Владимир Путин.

«Хөкүмәт бюджет мөмкинлекләреннән чыгып уйларга тиеш, ләкин мин гаилә ипотекасын озайту турында уйлау яхшырак булыр, дип саныйм», — диде ул.

Билгеле булганча, гаилә ипотекасы программасы буенча, кешеләр, беренчел торак алыр өчен, 6 процентлык кредит рәсмиләштерергә мөмкиннәр. Ул 18 яшьтән кечерәк ике баласы булган барлык гаиләләр өчен каралган.

Миграция сәясәте

Әйе, Россиядә хезмәт базары эшчеләргә мохтаҗлык кичерә. Әмма бу илебездә гомер итүче төп халыкның ихтыяҗлары исәпкә алынмаска тиеш, дигәнне аңлатмый.

«Миграция мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсус орган булдыру кирәк. Ул бу өлкәдә барлыкка килгән һәр проблеманы вакытында хәл итәргә тиеш. Әмма, иң беренче чиратта, без җирле халык, Россия Федерациясе гражданнары ихтыяҗларын исәпкә алырга тиеш», — дип белдерде Владимир Путин.

Йомырка белән кош итенең кыйммәтләнүе турында

«Йомырка бәясе Хөкүмәт эшендәге өзеклек аркасында артты. Әлеге продукциягә ихтыяҗ күбәйде, ә җитештерү күләме элеккегечә калды. Шулай ук чит илләрдән йомырка китерүне вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә җайлап булмады. Хәзер менә Төркия, Беларусь безгә үз продукциясен тәкъдим итә. Бу мәсьәлә тиз арада хәл ителәчәк, дип вәгъдә бирәм», — диде дәүләт башлыгы һәм халыктан гафу үтенде.

Президентка Самарадан сорау бирелде

Шәһәребездә яшәүче бер кеше Владимир Путинга, безнең регионда менә инде дүрт ай кызамык (корь) авыруыннан вакцина юк, дип зарланды. Ә моның сәбәбе, әлеге дә баягы, шул йомыркага бәйле булып чыкты. Эш шунда ки, күкәй аксымы (белок) дарулар җитештерүдә әһәмиятле компонентларның берсе булып тора икән.

«Бу – техник өзеклек аркасында барлыкка килгән вакытлыча проблема. Гомумән алганда исә, Россиядә вакциналарга кытлык күзәтелми», — дип җавап бирде президент.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 582

Комментирование запрещено