Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!
Үтеп баручы 2023 ел үзенең шатлыклары һәм сагышлары, табышлары һәм югалтулары белән тарихка күчә, ә без 2024 елга аяк басабыз. Барыгызны да Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбриклим.
Яңа ел – ул гомер китабының тагын бер битен ачу. Бу тылсымлы тантана якынлашканда, гадәттә, без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Туган илебез зур авырлыклар кичергән мәлдә без, газиз кардәшләрем, өметебезне өзмәдек. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, Аңа инанып, һәр халәтендә ныклык, кешелеклек үрнәге күрсәтергә тырыштык. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә, аларның әти-әниләренә, хатыннарына, туганнарына сабырлыклар насыйп итсен. Без төшенкелеккә бирелмичә, аларның сау-сәламәт кайтуларын өмет итеп, догалар кылабыз.
Агымдагы елда милли эшчәнлегебезнең нәтиҗәләрен дә барлап чыгыйк. Халкыбызны берләштерүгә юнәлтелгән күп кенә чаралар оештырдык, байтак уй-ниятләребезне тормышка ашыра алдык. Бу уңайдан фидакарьлек, зур тырышлык күрсәтеп, милләтебез киләчәге өчен янып-көеп эшләүчеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.
Инде менә яңа елга аяк басабыз. Кешелек тарихында торгынлык һәм үсеш, югалту һәм табышлар һәрчак чиратлашып килгән. 2024нче ел хәерле гамәлләре белән килсен, дөньялар тынычлансын иде, дип кабат өметләник.
Алда безне тагын да мөһим эшләр көтә. Бергә булып, бердәм булып, милләтебез алдында торган зур бурычларны, билгеләнгән планнарыбызны, уй-максатларыбызны тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам.
Барчабызга саулык-сәламәтлек телим. Тормышларыбыз мул, рухыбыз нык, көннәребез имин булсын. Барлык теләкләребез, иң кыю уй-планнарыбыз чынга ашсын.
Яңа 2024 ел мөбарәк, игелекле булсын, һәммәбезгә шатлык-сөенечләр алып килсен!
И.Г.ШӘКҮРОВ,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” дип аталган журналны һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.
Просмотров: 388