Ак карларга төренгән җиһанга ямь өстәп, яңа ел туган мизгелдә дөньяга күзең ачып, ишле гаиләдә беренче бала булып туып, тал бишектә тибрәлеп, чыныгып үскән, авылыбызның йөзек кашы, алдынгыларның алдынгысы Фәния апай Гайфуллинага 1 январьдә 75 яшь тула. Шушы уңайдан балачак күршем, бүгенгесе көндә киңәшчем булган Фәния апай Гайфуллинаны юбилее белән котлап, күңелемдә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә.
Фәния апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Минем балачагым аңа карап, сокланып үтте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенгесе көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.
Һәрвакыт матурлыкка омтылган күңеле кул эшләрендә, бигрәк тә чигүдә дәва таба сыман. Аның күңел җылысы белән бизәлгән кулъяулыклар, сөлгеләр, алъяпкычлар күпме туйларны, сабан туйларын, никах табыннарын күркәмләтеп тора.
17 яшеннән сыерчылык фермасында гомере буе савымчы булып хезмәт иткән апабыз һәрвакыт алдынгылардан була, депутат булып та сайланып тора.
Бик еш ачып карый гүзәл ханым хәтер сандыгының капкачын. “Интернет челтәрендә дә урын тапсын, кешеләрдән качып ятмасын!” — ди ул.
Гаилә архивының фотоларын карасаң, авылның үткән тормышын күз алдына китереп була: менә беренче чәчү көне, сабанчыга күпереп торган ипи тапшыра, тройка атта Кләүледә үткән смотрда бар дөньяны яңгыратып җырлап утыра, кайда нинди ярыш — ул анда алдынгылар рәтендә. Ә инде лаеклы ялга чыккач, чигү белән мавыгып китә.
Ул һәрвакыт халык арасында, Фәния апабыз бүген дә ярдәмләшеп, тормыш серләренә өйрәтеп, сәхнәләребездән тәбигатькә, яшәешкә карата багышланган җырлары белән куандырып тора. Моң дөньясының телендә боегып утырмаска өнди, һәрвакытта да хәрәкәттә булып яшәү — үзе бәхет икәнен аңлата.
Милли моңнар яңгыраган саен
Зыңлап куя күңел кылыгыз.
“Мәхәббәтем – җырларымда!”, — дисез,
Ә җыр – Сезнең гомер юлыгыз.
Туган илең, туган телең белән
Бәйләнгән бар гомер агышың.
Тыңлап туймый халкың саф чишмәдәй
Челтерәгән җырчы тавышын.
Шундый уңган апабыз үзе дә район газетасына күпме рәхмәт хатлары җибәрә, мин белгәннәре генә дә — санап бетергесез: табибларга, шәфкать туташларына… Кем әз генә булса да ярдәм кулы сузган икән — аңа. Берсен дә игътибарсыз калдырмый. Безнең социаль хезмәткә атап язганнары да бик күп. Без аларның һәрберсен кадерле ядъкәр итеп саклыйбыз, чөнки ул хатлардан күпме җылылык бөркелә.
Кайнанасын, әнисен, тормыш иптәше Кәрам абыйны — барысын да соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, озатты көчле рухлы, нечкә күңелле апабыз.
Киләчәктә дә, Фәния апабыз, бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе булып, озак еллар безне шатландырып, урамыбызны ямьләп яшәргә насыйп булсын иде Сезгә.
Җан җылысын кешеләргә биреп,
Яшәү – бәхет юмарт язмыштан.
Башкаларга өлеш чыгарасыз
Тормыштагы һәрбер табыштан.
Бүген дә Сез алгы сафта,
Сынмаган, сынатмаган.
Халыктан булган хөрмәтне
Чәчмәгән, югалтмаган.
Дистәләрне кушып дистәләргә,
Сүтәсез Сез гомер йомгагын,
Безнең өчен маяк булып тора
Сезнең үткән гомер юллары.
Хатын-кызның йөрәгендә кояш яши,
Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.
Җаны изге, күңеле нечкә нәфис апабызга
Бүген безнең башлар иелә.
Юбилеегыз белән, Фәния апабыз!
Әйдәгез без дә Фәния апабыз сыман салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик. Күркәм гамәлләр белән тормышыбызны бизәп яшик!
Күршеләре исеменнән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
* * *
1 январьда безнең өчен бик кадерле булган әниебез, апабыз, әбиебез Фәтих кызы Фәниянең олы бәйрәме - 75 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балаларың һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әниебез, әбиебез, апабыз.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
75 яшь - артта озын юллар.
Шатлык, сагышлары да булгандыр.
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән
кызларың Руфия, Гөлия, кияуләрең Әмир, Александр, оныкларың Артур, Денис, сеңелләрең гаиләләре белән — Яруллиннар һәм Мингалиевлар.
Просмотров: 920