Мөнәҗәтләр – халыкның җан авазы

Әлфия ГыйниятуллинаБыел язын Самарда малайлардан торган “Мөнәҗәт Нур” төркеме оешты. Ул музыка укытучысы Харис кызы Әлфия Гыйниятуллина инициативасы белән барлыкка килде. Әлфия ханым беренче көннәрдән үк шәһәребезнең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблендә катнаша. Талантлы пианистка үз вакытында ансамбльнең инструменталь төркемен, хорын да җитәкләгән.   

Милләттәшебез Самарның педагогика училищесында, музыка бүлегендә белем алган. Укуын тәмамлагач, бер ел – Тупли, ике ел Кошки мәктәбендә музыка дәресләрен алып барган. Аннары Самарга кайтып, балалар бакчасында үз һөнәре буенча эшләгән.

- Балаларны бик яратам мин. Шуңа күрә укытучы белгечлеген үзләштердем дә. Ә инде кечкенәдән җыр-моңга мөкиббән кеше буларак, музыка бүлеген сайлап алдым.

Төп хезмәтем белән беррәттән, “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә дә нарасыйлар белән шөгыльләндем. Әлһәмдүлилләһ, ул балалар татар телен белүче, милли җанлы кешеләр булып үстеләр. Кайберләре (мәсәлән, Гүзәл Рамазанова) бүгенге көндә Самар татар милли хәрәкәтендә актив катнашып, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга һәм аларны үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Лаеклы ялда булсам да, музыкасыз яши алмыйм, тик утырып торырга яратмыйм мин. Шулай, ямьле яз көннәренең берсендә башыма мөнәҗәтләр көйләүче, салаватлар әйтүче малайлар төркемен оештыру идеясы килде. Анда катнашырга теләүчеләр дә шунда ук табылды. Бер ай эчендә үк дүрт мөнәҗәт өйрәндек!

Кешеләрдә, ни өчен төркем малайлардан гына тора икән, дигән сорау туарга мөмкин. Эш шунда ки, мөселман дине буенча, нәкъ ир-атларның догалар кылуы, сүрә-аятьләр укуы, вәгазьләр сөйләве, мөнәҗәтләр әйтүе хуплана төшә. Хатын-кызлар боларны ир-ат булган җирдә башкармыйлар. Шуны истә тотып, малайларга өстенлек бирдем дә инде. Аннары, минемчә, егетләрнең тавышлары көчлерәк, үтемлерәк тә, җитдирәк яңгырый да. Шуңа күрә кешенең күңел түренә үтеп керергә тиешле мөнәҗәтләрне алар башкарса, отышлырак булыр, дип уйладым.

Шунысы куанычлы ки, балалар сәләтле, зиһенле булып чыктылар, бөтенесен дә шунда ук оталар, креатив фикер йөртәләр, тыңлаучаннар. Алар шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә гыйлем алалар, барысы да “5” билгеләренә генә укый. Әле бит төрле түгәрәкләргә дә йөриләр, музыка мәктәбендә дә шөгыльләнәләр, кайсыберләре мәдрәсәдә дини гыйлем үзләштерә.

Дамир Әхмәтшин (сулдан уңга), Гаяз Сабирҗанов, Ислам Моратов, Тимерлан Демидов, Ибраһим Газизов

Дамир Әхмәтшин (сулдан уңга), Гаяз Сабирҗанов, Ислам Моратов, Тимерлан Демидов, Ибраһим Газизов

Коллективта биш малай – алтынчы сыйныфта укучы Дамир Әхмәтшин,дүртенче класста белем алучы Гаяз Сабирҗанов,өченче сыйныф укучылары — Тимерлан Демидов һәм Ибраһим Газизов, икенче класс баласы Ислам Моратов.

Аларны үз оныкларымдай якын күрәм мин, һәр чыгышларыннан соң, башларын сыйпап, үбәм. Бу нарасыйлар – алтын фондыбыз, безнең киләчәгебез, — дип, әниләрчә наз белдереп сөйли үз тәрбияләнүчеләре турында “Мөнәҗәт Нур” төркеменең җитәкчесе Әлфия Гыйниятуллина.

- Ә ни өчен нәкъ мөнәҗәтләргә тукталдыгыз? — дип кызыксындым аңардан.

- Иң беренче ниятем – нарасыйларга тәрбия бирү. Ә аны динебез Ислам кануннарына, халык педагогикасына нигезләргә кирәк, дип саныйм. Дин юлыннан атлаган бала тәртипле, тәүфыйклы була ул.

Мин үзем дә дини мохитта үстем, Аллаһыга шөкер. Әби-бабаларым, әти-әнием шәригать кануннарын үтәп яшәделәр, бездә дә Исламга мәхәббәт тәрбияләделәр.

Гомумән, бар нәрсә дә әби-бабайдан, әти-әнидән килә. Балалар аларның үрнәгендә, аларга охшарга тырышып үсә.

“Мөнәҗәт Нур” төркеме малайларының да әти-әниләре, әби-бабалары гыйбадәт кылучылар исемлегендә.

Мөнәҗәт (гарәпчәдән) ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, Аңа сыену, ялварып, ярдәм, ярлыкауны сорау, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.

Фани дөнья һәм ахирәт турында сөйләгән, кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр,еллар узу белән дә,үз әһәмиятен югалтмыйлар. Алар электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, яхшылыкны, пакьлекне, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булганнар.

Гомумән, халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре динебезгә бәйле.Шунысы куандыра -соңгы елларда фольклорның мөнәҗәт жанрына игътибар арта башлады. Аларны мәҗлесләрдә дә, сәхнәдән дә яңгыраталар. Бу – бик күркәм күренеш. Мөнәҗәт – халыкның җан авазы ул, дип әйтер идем.

Төркемне оештырганда үзалдыма шулай ук балаларга татар телен, гореф-гадәтләребезне өйрәтү максатын да куйдым.

Репертуарыбызга татар халык җырларын да кертергә булдым. Менә әле “Әпипә”, “Эх, алмагачлары”, “Сарман” җырларын өйрәнеп киләбез. 

- “Мөнәҗәт Нур” төркеме нинди чараларда катнашты?

- “Яктылык” мәктәбендә Ураза гаетенә багышланган бәйрәмдә, “Заря” Мәдәният йортында “Самар татарлары” журналының юбилее уңаеннан үткән чарада, Самарда, Иске Мәчәләй авылында узган Сабан туйларында чыгыш ясадылар.

Самар татарлары журналы юбилеенда

Самар татарлары журналы юбилеенда

Ислам Моратов (сулдан уңга), Тимерлан Демидов, Ибраһим Газизов

Ислам Моратов (сулдан уңга), Тимерлан Демидов, Ибраһим Газизов

Ибраһим Газизов (сулдан уңга), Ислам Моратов, Гаяз Сабирҗанов, Тимерлан Демидов

Ибраһим Газизов (сулдан уңга), Ислам Моратов, Гаяз Сабирҗанов, Тимерлан Демидов

Дамир Әхмәтшин

Дамир Әхмәтшин

Менә әле “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Рәшит әфәнде Гыйззәтуллин безне концертта катнашырга чакырды. Аны коллективның элеккеге җитәкчесе, арабыздан бик иртә китеп барган Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышлыйлар. Без, әлбәттә, бу тәкъдимне бик теләп кабул иттек.

- Малайларның һәрберсен тасвирласагыз иде.

- Дамир Әхмәтшинның тавышы бик матур. Ул җырчы булырга хыяллана. Репитицияләргә бик теләп йөри. Тырыш, зирәк, җаваплы, игътибарлы малай. 

Гаяз Сабирҗанов саф татар сөйләменә ия, тембры матур. Аның бабасы, “Сәлам” гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе Шамил Баһаутдин, әнисе Наилә Сабирҗанова – бик күп еллар татар милли хәрәкәтендә актив катнашучы, татар милләтенә хезмәт итүче кешеләр, икесе дә татар чараларын алып бардылар, ана телен камил беләләр. Шамил абый — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ветераны, күп еллар оешманың директоры булып торды.

Мин мөнәҗәтләрдә, җырларда очраган әдәби татар сүзләренең дөрес әйтелешен Наилә ханымнан сораштырып торам. Гаязга, династияңне дәвам итеп, син дә алып баручы булырсың инде, дим.

Ибраһим Газизовның да тавышы бик матур. Җырлау сәләте аңа әтисе, “Яктылык” мәктәбенең директоры Радик әфәндедән, әнисе Гөлия ханымнан күчкәндер инде. Төпле малай, сәхнәдә үзен олыларча тота, карашы да җитди аның.

Ислам Моратов бер репитицияне дә калдырмый. Мөнәҗәтләр башкарганда барлык хәрәкәтләрне дөрес итеп ясый. Аның куллары да “җырлап” тора. Дәресләр вакытында да, сәхнәдән чыгыш ясаганда да бөтен күңелен бирә. Зирәк малай. Самар Җәмигъ мәчете коменданты Рәшит Кәримовның оныгы ул.

Тимерлан Демидовның хәтере бик яхшы, зиһенле. Мөнәҗәтләрнең, җырларның сүзләрен шунда ук исендә калдыра. Сабыр, басынкы, әдәпле, чын интеллигент.

Аның әтисе безне үз машинасында Иске Мәчәләй Сабан туена алып та барды, өйгә кайтарып та куйды. Улының татар телен, татар мөнәҗәтләрен, җырларын өйрәнүенә сөенеп туя алмый.  

Гомумән, барлык балаларның да әти-әниләре ярдәмчелләр. Улларының “Мөнәҗәт Нур” төркемендә катнашканнарына бик шатланалар алар. Миңа һәрвакыт рәхмәтләрен белдереп торалар. Мин дә үзләренә нарасыйларын йөрткәннәре өчен рәхмәтләремне әйтәм, чөнки аларны дәрескә китерү, аннары алып китү мәшәкатьле эш бит, моңа вакыт табарга кирәк.

Шуны да әйтәсем килә, мин үзем дини текстларны берәр атна өйрәнеп утырам әле, ә балалар бер дәрестә барысын да үзләштерәләр!

Малайлар булгач, шаяннар, шуклар инде. Әмма репитицияләр барышында, чыгыш ясаганда зур җаваплылык күрсәтәләр, үзләренә бер кисәтү ясарга кирәкми.

Мин аларның психологиясен күздә тотып эш итәм. Дәресләр вакытында, ял итеп, уйнап алсыннар, дип, тәнәфесләргә тукталам.   

- Балалар, чыннан да, җырлаганда бик матур хәрәкәтләр ясыйлар. Моны да аларга сез өйрәтәсезме?

- Әйе. Әһәмиятлесе шул – тамашачыларга мөнәҗәтләрнең, җырларның эчтәлеген, мәгънәсен җиткерү. Шуңа күрә хис-тойгыларны, кичерешләрне сүз белән әйтеп кенә түгел, хәрәкәтләр аша да күрсәтү кирәк, дип саныйм. Ә иң мөһиме – мөнәҗәтләрнең тирән мәгънәсен шушы балалар үзләре аңласыннар, әхлакый кыйммәтләрне сеңдерсеннәр, үзләренә дини орлыклар салынсын дип телим.     

- Мөнәҗәтләрне үзегез көйгә саласыз. Ә аларны кайлардан аласыз?

- Китаплардан, интернеттан сайлыйм. Җирле шагыйрьләребез язган шигырьләрне кулланам. Мәсәлән, Гали авылында яшәүче Саимә ханым Морзаханованың “Бер Аллаһым”, Самар Җәмигъмәчетендә китапханәче булып эшләгән, мәрхүм Мурат абый Сафинның “Туган телем моңнары” шигырьләрен көйгә салдым.

Иске Ярмәк авылы мәчетенең имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәримов та миңа бик булыша, рәхмәт инде үзенә. Күп мөнәҗәтләр, салаватлар җибәрә. “Туры юлны таба алмасаң, Коръән укы” дигән искиткеч тирән мәгънәле мөнәҗәтне дә миңа ул язып салды.

- Әлфия ханым, сез бу хезмәтегездән канәгатьме?       

- Сүз дә юк! Балалар белән рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эшлим. Бу мине илһамландыра, канатландыра, күңелсез уйлардан арындыра. Әйткәнемчә, аларның һәрберсен ихластан сөям.

Репетицияләргә җентекләп, бер атна буена әзерләнәм. Малайларга күбрәк мәгълүмат бирер, сәгать ярым вакытыбыз бушка узмасын өчен, бар көчемне куям.

Минем өчен иң мөһиме – һәр хезмәтнең уңай нәтиҗәсе булу. Ничек тә булса вакытым узсын, дип түгел, гамәлем файда, игелек китерсен, дип, чын күңелдән, бар җанымны биреп, җиренә җиткереп эшләргә тырышам.

Әлфия ханым һәм Мөнәҗәт Нур төркеме малайларының әниләре

Әлфия ханым һәм Мөнәҗәт Нур төркеме малайларының әниләре

Укучыларыбыз игътибарына “Мөнәҗәт Нур” коллективы малайларының әниләре әйткән фикерләрне дә җиткерәсем килә.

Исламның әнисе – Лилия Моратова:

“Малаебыз төркемгә шулкадәр яратып йөри. Репитиция буласы көнне, әни, өйдән иртәрәк чыгыйк әле, мин беренче барып җитим, әзерләнә торырмын, ди.

Моңа кадәр без аның тавышына ничектер игътибар да иткәнебез булмады. Ә “Мөнәҗәт Нур”да җырлый башлагач, аның моңлы тавышлы булуы ачыкланды. Әлфия апа, улыгызны музыка мәктәбенә бирергә кирәк, ди. Бу турыда уйлап карарга булыр инде. Ә болай Ислам кайларга гына йөрми – футбол, көрәш, робототехника белән шөгыльләнә. Шундый актив үзе.

Әлфия ханым, шундый төркем оештырып, бик дөрес эшләгән, дип саныйм. Бу балаларга рухи яктан үсәргә ярдәм итә. Динебез белән бәйле булгач, тагын да яхшы ул.

Үзебез дә, безнең әти-әниләребез дә, әлһәмдүлилләһ, шәригать кануннарын үтәп яшибез. Шуңа күрә малаебызга дин бик якын, дип әйтәсем килә. Ул мәдрәсәгә йөри, гарәпчә укый. Анда аларга Ислам турында күп сөйлиләр. Шуңа күрә улым мөнәҗәтләрнең мәгънәсен аңлап, сүзләрен белеп башкара. Яратып, шулкадәр бирелеп җырлый! Миңа нык ошый, әни, ди ул.

Әлфия апа – бик ачык, юмарт, үзенә җәлеп итә торган,  искиткеч яхшы кеше. Малайлар да моны сизәләр, аңа тартылалар, үзен сөяләр.

Репитицияләргә Әлфия ханымның өенә барып йөргәнебез дә бар. Балаларны үз оныкларыдый якын күреп каршы ала ул, аларны тәм-томнар белән сыйлый. Безгә, әниләргә дә, туганнарча мөнәсәбәт күрсәтә. Дәрескә килгән кебек тә түгел, әйтерсең лә кунакта җырлап утырабыз.

Олы йөрәкле Әлфия апага Аллаһы исәнлек, озын, хәерле гомерләр насыйп итсен”.

Гаязның әнисе – Наилә Сабирҗанова:

“Улыбыз әлеге төркемгә зур теләк белән йөри. Малайлар үзара дуслар, репитицияләрдә бик җыйнак, ә тәнәфестә матур итеп ял итә беләләр, татар көйләренә биеп тә алалар.

Әлфия апабызга чиксез рәхмәтлебез. Ул безнең балаларыбызга милли моңнарыбызны өйрәтә, туган телебезне камилләштерүгә зур көч куя, милли аңнарын үстерә.

Дәресләргә әниләр дә рәхәтләнеп йөри, чөнки Әлфия ханым җылы мохит тудыра белә, очрашуларыбызда бер-беребезгә карата хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек чәчәк ата”.

Дамирның әнисе — Лилия Әхмәтшина:

“Улым Әлфия ханымга да, татар җыр-моңнарына да бик соклана. Төркемдә бик зур теләк белән катнаша, рәхәтләнеп шөгыльләнә. Ул, гомумән, җырларга ярата. Ә инде татар моңнарыбызны аеруча сөя.

Дәресләрдән шундый илһам алып кайта ул, әле өйдә дә дуслары, Әлфия апалары турында озаклап сөйли, мөнәҗәтләрне кабатлый.

Әлфия ханым – гаҗәеп шәхес, чын остаз, югары профессионал укытучы. Малайларның һәрберсенә үз җаен таба белә, аларның холыкларын исәпкә алып эшли, үзләрендә әхлаки сыйфатлар, динебезгә мәхәббәт тәрбияли.

Аллаһыга шөкер, татар әдәби телендә мөнәҗәтләр, җырлар башкарып, салаватлар әйтеп, балаларыбыз ана телен, гореф-гадәтләребезне өйрәнәләр, Ислам нигезләрен үзләштерәләр.

Әлфия ханымга бик рәхмәтлебез. “Мөнәҗәт Нур” төркеме озын гомерле булып, тамашачыларны куандырып яшәсен!”

Тимерланның әнисе — Нурсинә Демидова:

“Юлыбызда Әлфия ханым Гыйниятуллина очраганга Аллаһыга рәхмәтлебез. Зур хәрефтән язарлык Кеше ул!

Репитицияләрдә өйдәгечә мохит тудыра, малайлар белән татар телендә аралаша, кирәкле сүзләрен таба белә. Ул аларга белем дә, тәрбия дә бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Һәр әти-әни үз баласына иң яхшысын гына сайлап алырга тели бит. Без дә улыбызны үз эшен бөтен күңелен биреп башкаручы Әлфия апа карамагына тапшыруыбызга шатланып туя алмыйбыз. Тимерлан төркемдә шундый зур теләк белән, рәхәтләнеп катнаша!

Әлфия ханымга югары профессиональлеге, балаларыбызны татар мәдәниятенә җәлеп иткәне, һәр нарасыйның йөрәгенә юл таба белгәне, игътибарлы булганы, фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәт.

Аныңдай йомшак күңелле, миһербанлы, әдәпле, сабыр кешеләр күбрәк булсын иде!

Әлфия ханымга, аның тәрбияләнүчеләренә һәм аларның ата-аналарына исәнлек, иминлек, хәерле көннәр телим”.

Ибраһимның әнисе – Гөлия Газизова:

“Әлфия ханым Гыйниятуллинаны мин күптәннән, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә йөргән чакларымнан, беләм инде. Үз вакытында “Яктылык” мәктәбендә музыка дәресләрен алып барды ул. Кызыбыз Камиләне дә җырларга өйрәтте. Хәзер менә улыбызда да дини җырлар аша — Исламга, татар халык җырлары аша милләтебезгә, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

“Мөнәҗәт Нур” төркемен оештырып, Әлфия апа үзенең музыка эшчәнлегендә яңа, тагын да дәрәҗәле биеклеккә күтәрелде, дип саныйм. Бу уй-фикерне аның күңеленә Аллаһы Тәгалә салгандыр инде.    

Ибраһим улыбызга бик тә ошый. Тимерлан белән алар күптәнге иптәшләр, төркемдәге башка егетләр белән дә бик дуслашып киттеләр.

Әлфия ханым – киң күңелле, мәрхәмәтле кеше, балаларны өзелеп ярата. Шук малайлар белән уртак тел таба белүенә шаккатам мин.

Аллаһы Тәгалә үзенә исәнлек бирсен, игелекле гамәлләре өчен савапларын кайтарсын”. 

Малайлар Әлфия апаларын юбилее белән котлыйлар

Малайлар Әлфия апаларын юбилее белән котлыйлар

 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №4 (41), 2023 ел.

  

Просмотров: 611

Один комментарий

  1. Мин Әлфия ханым сезгә уңышлар телим,мин дә мөнәҗәтләр көйләргә яратам,сентябрь аенда үткән елның,Бөгелмә шәһәрендә мөнәҗәтләр фестивале узды,мин беренче тапкыр барды,1нче урынны бирделәр,шундый мәҗлесләрдә катнашсаң күңел күтәрелеп китә.Бәлки сез дә шундый мәҗлесләр уздырасыздыр,мин Самара өлкәсендә яшим,Чаллы Башында.Күп яздым,гаеп итмәгез.