2 февральдә Разия Гомәр кызы Букинага 80 яшь тулды
Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, Россия фәннәр академиясенең «Ревнителю просвещения», Бөтенроссия китапханәләр конгрессының «За преданность профессии» медальләренә һәм күпсанлы Мактаунамәләргә ия булган милләттәшебез 30 елдан артык гомерен губерна башкаласы китапханәләрендә хезмәт итүгә багышлаган. Шуның 27 елын Разия ханым өлкә яшүсмерләр китапханәсе мөдире булып эшләгән. Юбилярыбыз — моңа кадәр өлкәдә булмаган яшүсмерләр китапханәсенә нигез салып, аны халыкка таныткан, яшь укучылар арасында популяр итә алган талантлы шәхес. Читать полностью