В преддверии большого государственного праздника — Дня защитника Отечества — в школе села Денискино м.р.Шенталинский прошли соревнования по стрельбе. Читать полностью
Архив за день: 20.02.2024
Нигә елый Җир-Ана?
В мечети «Вагиза хазрата» прошло собрание
В минувшую субботу в мечети «Вагиза хазрата» прошло отчетно-выборное собрание местной мусульманской религиозной организации. Читать полностью
Блестящая победа!
Воспитанники танцевального спортивного клуба «СКА» г.Самара — Сабир Мухаметзянов в паре с Елизаветой Шереметьевой стали победителями турнира на кубок губернатора Самарской области «Жемчужина Поволжья — 2024″. Читать полностью
Маленькими шагами к большой цели
В детском саду “Березка” в селе Камышла прошел межрегиональный экологический фестиваль педагогического мастерства “Природа, экология, будущее” Читать полностью
Пенсионеры Камышлинского района живут интересно
В отделениях социальной реабилитации (ОСР) Камышлинского района проходят увлекательные мероприятия для пожилых и инвалидов. Читать полностью
«Моңлы, родное, должно ощущаться в татарской музыке»: трибьют-концерт Ильгама Шакирова
На прошлой неделе исполнилось бы 89 лет главному певцу в истории татарской эстрады Ильгаму Шакирову. В выходные в Татарской государственной филармонии им. Тукая по такому случаю состоялся трибьют-концерт независимой казанской группы Yummy Music Band, посвященный «татарскому соловью». О том, как подопечные Ильяса Гафарова сохранили национальный колорит при западном звучании, — в материале «БИЗНЕС Online». Читать полностью
«Болгар» никах агентлыгына нигез салучы Лилия Касыйм кызы ВАККАЗОВАга!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Мөселман-татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Эшләрегез уң булсын, Аллаһы Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!
Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Сез халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз. Сез — тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче шәхес. Тырышлыгыгыз белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырылып тора. Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә хас сыйфатлар. Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.
Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп, бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде. Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын. Без Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз, Сезнен белән горурланабыз!
Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары, «Самар татарлары» («Самарские татары») дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.
* * *
Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын.
Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.
Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.
* * *
Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!
Бөек халкыбызга хезмәт итү юлында Сезгә ихлас күңелдән сәламәтле озын гомер, иминлек, шәхси тормышыгызда һәм гаять җаваплы хезмәтегездә илһам һәм уңышлы казанышлар телим.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет президиумы әгъзасы Рифкать Туктар улы Хуҗин.