2 февральдә Разия Гомәр кызы Букинага 80 яшь тулды
Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, Россия фәннәр академиясенең «Ревнителю просвещения», Бөтенроссия китапханәләр конгрессының «За преданность профессии» медальләренә һәм күпсанлы Мактаунамәләргә ия булган милләттәшебез 30 елдан артык гомерен губерна башкаласы китапханәләрендә хезмәт итүгә багышлаган. Шуның 27 елын Разия ханым өлкә яшүсмерләр китапханәсе мөдире булып эшләгән. Юбилярыбыз — моңа кадәр өлкәдә булмаган яшүсмерләр китапханәсенә нигез салып, аны халыкка таныткан, яшь укучылар арасында популяр итә алган талантлы шәхес.
1974 елның 19 апрелендә ачылган китапханә гадәти хәтер саклагычы, төп мәгълүмат чыганагы гына булмаган. Разия ханым аны беренче көннәрдән үк аралашу үзәге, укучыларына үсеш бирүче, мәгълүмати мохит тудыручы үзенчәлекле «иҗат территориясе» булдырырга омтылган. Атна саен диярлек яңа китаплар белән таныштыру кичәләре, концертлар, укучылар конференцияләре, һөнәр сайлау турында әңгәмәләр һәм консультацияләр үткәрелә. 1976 елда китапханәдә Шигърият клубы ачыла, соңрак балаларның сәнгать турында белемнәрен киңәйтү, төрле һөнәрләр турында мәгълүмат бирү һәм югары сыйныф укучыларын үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыручы «Җилләр розасы» клубы барлыкка килә. «Гаилә мәктәбе» әгъзалары табиблар, кулинарлар һәм косметологлар белән очрашалар. Мәктәп укучылары өчен, кызлар өчен «Яшь хуҗабикә», яшь эшчеләр һәм һөнәри техник училищесы укучылары өчен клублар оештырыла.
Яшүсмерләр китапханәсендә яшьләр өчен беренче нота-музыка бүлеге ачыла. Андагы җиде меңнән артык пластинканы тыңларга да, магнитофон пленкасына күчереп язып алып китәргә дә мөмкин була. Күп кенә укучылар бирегә Куйбышевның ерак районнарыннан һәм шәһәр бистәләреннән дә килеп йөргәннәр.
Әйе, яңа учреждениене кыска вакыт эчендә шундый популяр итү өчен «йөк башында» Разия ханым кебек талантлы, тырыш, ару-талуны белмәүче җитәкче торырга тиеш.
Беренче 10 ел дәверендә китапханә методик үзәк буларак таныла, анда Фрунзе, Киев, Улан-Удэ, Чиләбе китапханәләре хезмәткәрләре укырга һәм тәҗрибә алмашырга килеп йөриләр. Өлкә китапханәчеләр конкурслары еш уздырыла.
Разия Гомәровна инициативасы буенча Татарстанның яшүсмерләр китапханәсе хезмәттәшләре катнашында Самарада беренче мәртәбә «Татар китабы бәйрәме» оештырыла. Шулай итеп, күршеләр дуслашып китәләр һәм, бер-берсенә кунакка йөрешеп, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша башлыйлар.
Профессиональ эшчәнлеге белән беррәттән Разия ханым актив иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара. 80нче еллар азагында ул өлкә татар иҗтимагый оешмасына нигез салучыларга нык ярдәм итә.
Татар чаралары турында белдерүләр ясап тарата, төпле белемле зыялы милләттәшләребезне җәлеп итә. Соңрак барлыкка килгән «Туган тел» һәм «Азатлык» оешмаларына мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә. Ә 90нчы еллар башында өлкә яшүсмерләр китапханәсендә милли-мәдәни үзәкләр вәкилләре укучылар белән очрашулар уздыра башлыйлар, «Яшь зыялы» татар клубы оештырыла һәм аеруча актив эшли башлый. Аның җитәкчесе мәрхүм Фәрхәт Мәхмүтов белән бергә китапханәчеләр иҗат кичәләре үткәрәләр, башка кызыклы һәм абруйлы кешеләр белән очрашулар уздырылып тора, татар халкының этнографиясе проблемалары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында фикер алышулар була. Ә 1998 ел ахырында Разия ханым «Сорос» фонды акчасына китапханәдә ул вакытта әле булмаган Халыклар дуслыгы йорты функцияләрен үз өстенә алучы «Милләтара яшьләр үзәге» ачып җибәрә. Оешма милли-мәдәни үзәкләрнең яшь әгъзаларында зур кызыксыну уята. Хәтта берничә милли чара да оештырыла. Әмма, Разия Гомәровнаның пенсиягә китүе сәбәпле, үзәк эшчәнлеге туктатыла.
2000 елда лаеклы ялга чыккач, ут кебек җитез, идеяләр генераторы булган Разия ханым каушап кала. Уй-хисләрен тәртипкә салгач, ул игътибарын оныклары Юлия белән Маратка һәм күңел түрендә күптән яшәгән, әмма чәчәк ата алмаган иҗат гөленә юнәлтергә карар кыла – шигырьләр, хикәяләр яза башлый. 2007 – 2015 елларда аның өч китабы дөнья күрә, шигырьләре 14 җыентыкта, ике әдәби-сәнгать альманахында басылып чыгалар. Аның дүрт шигыренә композитор Е. Митрофанов көйләр яза.
2012 елда Букина — «Күпмилләтле Санкт-Петербург» язучылар берлегенә, 2015 елда Россиянең Профессиональ әдәбиятчылар берлегенә кабул ителә, «Самара-Содействие» шәһәр округы мәдәният учреждениеләренең сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы әгъзасы булып тора.
Актив кеше гомере буе актив булып кала инде ул. Аллага шөкер Разия ханым бүгенге көндә дә кызлар кебек гүзәл, төз гәүдәле, мөлаем һәм яңалыкка омтылучы шәхес, француз, немец телләрендә сөйләшә. Тормышның ачысын-төчесен татып, төрле киртәләрне җимереп, озын гомер юлы үткән ханымның җылылык һәм яшьлек очкыннары бөркелеп торган йөзенә карасаң, әле дә якыннарына, милләтенә ярдәм итәргә әзер булуын сизәсең.
Шушы көннәрдә Разия Гомәровнаның күркәм юбилеена багышланган берничә иҗади кичә узачак. Үзе чишмә башында торган «Туган тел» оешмасының 35 еллык юбилеенда катнашырга да планлаштыра милләттәшебез.
Сүз уңаеннан, Разия ханыма 53 ел буе терәк, киңәшче, ярдәмче булган тормыш иптәше Валерий Афанасьевич Букин турында да әйтеп үтәргә кирәк. «ОДК-Кузнецов» заводына 50 ел гомерен багышлаган әйдәп баручы инженер, яраткан хатынының бөтен башлангычларын хуплап, гомер буе янәшә барган һәм бүгенге көндә дә алар матур итеп тигез гомер кичерәләр.
Хөрмәтле Разия ханым! Сез — бүгенге татар яшьләренең күпчелегенә үрнәк булырдай шәхес. Ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 687