Бердәмлектә — көч

LeTHW6xErKY30 гыйнварда губернатор Дмитрий Азаров рәислегендә Милли мөнәсәбәтләр советы утырышы узды

Анда Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Михаил Феоктистов, министрлыклар, хокук саклау органнары, дини һәм милли оешмалар вәкилләре катнашты.

Көн кадагына милләтара тынычлык һәм килешүчәнлек булдыру, хокук бозу очракларын кисәтү, дини радикаль идеяләр йогынтысына бирешмәүчәнлек тәрбияләү, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш алып бару мәсьәләләре куелган иде. Моннан тыш, эшкә килгән мигрантларны һәм аларның балаларын биредәге тормышка яраклаштыру буенча да фикер алышу, махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында да җитди сөйләшү булды.

Утырышны ачып, губернатор: “Россия — 190 милләт халыклары яшәүче иң зур дәүләт. Алар арасында милләтара дуслык һәм килешүчәнлек традицияләрен ныгыту, милли мәдәниятләрен саклау һәм үстерү – илебезнең социаль-сәяси бурычларының иң мөһиме. Бу безнең уртак мәдәни байлыгыбыз, шул ук вакытта – бүгенге һәм киләчәк буыннар алдындагы җаваплылыгыбыз да.

Күпмилләтле халкыбызның киләчәк язмышы — Россия президенты сайлауларына бәйле. Ышанам, бөтен милләт халыкларының милли-мәдәни оешмалары вәкилләре, дәүләт башлыгын сайлауда катнашып, үзләренең гражданлык позициясен күрсәтерләр”, — диде. Сайлауларда катнашу мөһимлеге турында башкалар да үз фикерләрен белдерделәр.

Самара өлкәсендә генә дә 150 милләт халыклары яши. Милләтләр арасында дуслык булдыру һәм хезмәттәшлек итү буенча зур тәҗрибә тупланган. Ел саен өлкә хөкүмәте милли оешмаларга ярдәм күрсәтеп килә, социаль әһәмияте булган мәдәни-агарту чаралары оештырыла. Бу эш киңәйтелгән рәвештә киләчәктә дә алып барылачак.

Россия халыкларының милли үзенчәлеген, тел байлыгын, тарихи мирасын саклау гражданнар җәмгыяте институтлары ярдәмендә эшләнә. “Алдынгы фикер ияләре булган әйдәп баручыларның, руханиларның милли һәм дини радикализм идеяләре таратучыларга каршы юнәлдерелгән позитив роле әйтеп бетергесез зур. Регионыбызга эшкә килүче халыкларны Россия законнарына буйсындыру, безнең шартларга яраклаштыру эшендә дә алардан башка чыгыша алмас идек”, — дип сөйләде Дмитрий Азаров.

Губернатор милли һәм дини оешмалар җитәкчеләренең эшчәнлеген милләтара дуслык булдыруга, үсеп килүче буыннарга, үз милли гореф-гадәтләрен саклап, Россиядәге рухи-әхлакый нормаларга һәм гаилә кыйммәтләренә яраклаштыруга өндәде.

- Милли җәмгыятьләрнең әйдәп баручылары, киңәшеп, бер юнәлештә эшләгәндә, алдыбызга куелган бурычларны, һичшиксез, уңышлы үтәп, регионда милләтара дуслык һәм килешүчәнлек булдыра алачакбыз. Моның өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар, — дип нәтиҗә ясады өлкә башлыгы.

Утырышта катнашучылар, яшьләр арасында агрессив төркемнәр барлыкка килүен ассызыклап, хокукый кануннардан чыкмау буенча профилактик чаралар уздыру кирәклегенә басым ясадылар. Шундый чараларның берсе – төркемнәр җыела торган урыннарда хокук саклау органнары һәм милли оешмалар лидерлары катнашында рейдлар уздыруны гамәлгә кую.

Утырышта төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да катнашты. Ул үзенең чыгышында ислам динен тотучылар арасында нинди профилактик эшләр, укыту һәм тәрбия эшләре алып барылуы турында сөйләде. “Ислам – көчләүне кире кага торган тынычлык дине. Ә экстремизм һәм терроризмның дине юк. Төбәк Диния нәзарәте дини радикализм йогынтысына каршы иҗтимагый тормышның төрле ысулларын кулланып көрәшә. Дини-агарту эшләре дә безнең регион мөселманнары кулланышында гасырлар буе булган традицион дин нигезендә алып барыла”, — диде мөфти. Аның сүзләренчә, бу эштә Россия президентының «Об утверждении основ государственной политики по сохранению и укреплению традиционных российских духовно-нравственных ценностей» Указында язылган положениеләргә аеруча зур игътибар бирелә.

Имамнар мечетләрдә агарту эшләре алып баралар, дин тотучыларга рухи ярдәм күрсәтәләр. Балаларны сәламәтләндерү буенча көндезге лагерьлар оештырыла, анда әхлакый һәм дини темаларга багышланган төрле чаралар уздырыла. Талип хәзрәт башка диннәр конфессияләрен дә бу эшләргә җәлеп итәргә, дин һәм әхлак нигезләрен укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча курслар оештырырга, шулай ук студентлар арасында да эшне җанландырып җибәрергә кирәк, дип саный. Мөфти, гаилә традицияләрен һәм дин кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре буенча конфессияара форум уздырырга тәкъдим итте.

Шулай ук Талип Яруллин МВД һәм милли оешмалар җитәкчеләре очрашуларын кабат оештыра башларга кирәк, дигән фикер белдерде.

Утырышта катнашучылар өлкәдәге миграция хәлләре турында фикер алыштылар, Дмитрий Азаров утырышта тикшерелгән берничә эшлекле фикерне протоколга кертергә һәм шәһәр хөкүмәте карамагына тапшырырга кушты.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 599

Комментирование запрещено