Чын ир-егетләр шундый булырга тиеш!

WwLR1Inu9M4«Самара округының ел ир-аты-2023» шәһәр акциясе номинантларын бүләкләү тантанасы узды

2 февральдә «Заря» мәдәният йортында өлкәнең хәйриячелек, волонтерлык, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән җитәкчеләрен, укытучыларын, хәрбиләрен һәм актив ир-атларын хөрмәтләделәр.

Акция 2016 елдан бирле Самара өлкәсе хөкүмәте һәм Профсоюзлар федерациясе ярдәме белән һәм «Өлкә хатын-кызлары берлеге» региональ оешма инициативасы буенча уздырыла. Чара ир-атларның гаиләдәге абруен күтәрүгә, бала тәрбияләүдәге роленә, буыннар бәйләнешен ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен һәм җаваплы аталыкны популярлаштыруга, гаилә мөнәсәбәтләрендә рухи-әхлакый традицияләрне торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән.

«Ел ир-аты» акциясе профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән, төбәк үсешенә зур өлеш керткән, якташларына ярдәм күрсәткән ир-атларны халыкка таныту һәм хөрмәтләү максатыннан үткәрелә.

Сәнәгать, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт, физкультура һәм спорт, социаль хезмәт күрсәтү, агросәнәгать комплексы, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегендә актив булган 39 вәкил арасында безнең милләттәшләребез дә лаеклы урын алып торалар.

«Предприятие һәм иҗтимагый оешма җитәкчесе» номинациясендә «Волгапродмонтаж» оешмасы җитәкчесе, «Туган тел» татар җәмгыяте советы әгъзасы, Самара татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе урынбасары Рифкать Туктар улы Хуҗин җиңде. Шәһәребезнең Киров районы администрациясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Россия эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый советы вәкиле, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Самара шәһәре гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча шәһәр координация советы әгъзасы Рифкать әфәнде милли һәм патриотик юнәлештәге төрле чаралар оештыруда катнаша. Яшьләр өчен «Арго», «Салют», «Космос» җәйге лагерьларында, Россиянең хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләр белән берлектә, Батырлык дәресләре уздыра. Рифкать Туктарович махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк яу кырындагы якташларыбызга даими рәвештә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрүне оештыра, якыннары һәм балалары белән тыгыз элемтәдә тора.

«Профессионал» номинациясендә лауреат исеменә лаек булган «Яктылык» мәктәбе МБОУ Школа «Яктылык» директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары һәм тарих фәне укытучысы Айназ Миннеәүхәт улы Фахертдинов мәктәптә 2017 елдан бирле эшли. Ул — укытучы эшен административ эшчәнлек белән бергә алып баручы, осталыгын камилләштерүгә омтылучы намуслы һәм иҗади инициативалы педагог. Айназ Миннеәүхәтович, һәрбер укучы белән уртак тел табып, ныклы белем бирә. Ул — игътибарлы педагог һәм тәрбияче. Эшендә заманча компьютер технологияләрен актив куллана. Балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Археология фәне белән кызыксынуын укучыларына да сеңдерә.

Төп вазыйфа бурычларыннан тыш, «Сәләт-Самара» клубы эше белән дә җитәкчелек итә, җәмәгать эшлеклесе дә. Халыклар дуслыгы йорты каршындагы милли-мәдәни берләшмәләр һәм төбәкара дәрәҗәдәге чараларны оештыру белән дә шөгыльләнә. Хезмәттәшләре, укучылары һәм ата-аналар арасында лаеклы хөрмәткә ия.

«Ел ир-аты» титулын яулаган милләттәшләребез белән горурланабыз һәм ихлас күңелдән котлыйбыз! Яшьләребез дә, актив тормыш позициясенә басып, сәламәт тормыш рәвешен, гаилә кыйммәтләрен һәм Ватанын сөю хисләрен тормыш принциплары итеп куйган лауреатларыбызга тиңләшсеннәр иде.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 550

Комментирование запрещено