Самараның мәгълүмат технологияләре лицеенда (СамЛИТ) башлангыч мәктәп укучылары өчен «Фән фестивале» дип аталган II өлкә конференциясе узды
Ике йөздән артык конкурсантлар арасында «Яктылык» мәктәбе укучылары да бар иде. Катнашучылар әле кечкенә булсалар да, бик җитди темаларга проектлар әзерләгәннәр.
Мәсәлән, «Туган якны өйрәнүче яшьләр» секциясендә катнашучы Диләрә Насыйрова — «Минем кече Ватаным — Гали авылы тарихы», Әминә Гыйниятова «Яшь физик» секциясендә «Үз кулларың белән вентилятор ясау» һәм «Батарейкаларның әйләнә-тирә мохитка тискәре йогынтысы. Җиләк-җимешләрдән альтернатив энергия чыганаклары булдыру» дип аталган эшләр белән чыгыш ясадылар. Ә Юлия Байбикова жюри әгъзаларына «Британлы, рус һәм татар халыкларының милли аш-суларын чагыштыру анализы» дигән фәнни эш тәкъдим итте.
4«А» сыйныфы укучысы София Розакова, сыйныф җитәкчесе Лия Галимова белән берлектә, «Рус теле һәм әдәбияты» бүлегендә «Рус, татар, инглиз һәм кытай халык әкиятләрендә мифик персонажларны чагыштыру анализы» дип аталган фәнни хезмәтен тәкъдим итте.
Галия Тупасова җитәкләгән 4«Б» сыйныфы укучылары Равил Абдуллин һәм Диләрә Самерханова «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Экология» секцияләрендә катнаштылар. Диләрәнең «Бал һәм аны тормышта куллану» дип аталган проекты яшь галимнәрдә зур кызыксыну уятты.
«Яктылык» мәктәбе укытучылары Лия Галимова — «Информатика. Техник иҗат. Робототехника», ә Румия Исмәгыйлева «Рус теле әдәбияты» бүлекләренә жюри әгъзалары буларак чакырылганнар иде. Алар укучыларның әзерлек дәрәҗәсен һәм аудитория алдында үз-үзләрен тотышларын беравыздан югары бәяләделәр.
«Фәннәр фестивале»нә килгән ата-аналар да, чарадан бик канәгать калып, бәяләмәләр дәфтәрендә менә шундый сүзләр язып калдырганнар: «Шундый кызыклы чара өчен оештыручыларга рәхмәт. Балаларга бик ошый, зур кызыксыну уятуын күрәбез. Барлык проектлар да кызыклы һәм актуаль. Бүген биредә өлкәбезнең иң яхшы укучылары җыелды. Бу алар өчен искиткеч тәҗ-рибә. Үз эшләрен тәкъдим итүдән тыш, «коллегалары» эше белән чагыштыру мөмкинлеге бар, кыйммәтле киңәшләр ала алалар. Мондый конференцияләр фәнни эшләрне дәвам итүгә рухландыра. Жюри әгъзаларына сизгер мөнәсәбәтләре өчен аерым рәхмәт. Укучыларда заманча технологияләр белән кызыксыну уяту — бүгенге җәмгыятьнең мөһим бурычы».
Мондый чаралар яшь г¬лимнәргә үз эшләрен тәкъдим итәргә, башка шундый эшләр белән чагыштырып бәяләргә, фәнни потенциалын үстерү өчен яңа юнәлешләр эзләргә мөмкинлек бирә. Уйлап табучылар безнең арабызда, ә инновация дөньясы гаять кызыклы һәм файдалы.
Конференциядә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Һәр катнашучы нинди дә булса номинациядә җиңүче була алды. Фәнгә таба беренче адым ясаучылар арасында җиңелүчеләр юк, алар барысы да җиңүчеләр!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 696
Унганнар, булганнар, матурларнын матурлары, ин чибэрлэре, булдырасыз, кызлар, афарин ,унышлар сезгэ,тыныч хава.шатлыклы балачак