Фәрид Шириязданов: «Куйган хезмәтеңә югары бәя бирелүе — тирән тойгылар уятып, горурлык хисләре тудыра»

Шириязданов-273x300Юбилеем уңаеннан Самар шәһәренең «Октябрь» Мәдәният cараенда миңа тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Самар өлкәсе губернаторы исеменнән Рәхмәт хаты, Фатыйх Мортазин исемендәге премия, «За патриотическое воспитание» медале бирелүенә мин чиксез шатлык хисләре кичердем.   

Әлбәттә, куйган хезмәтеңә югары бәя бирелүе — ул һәркемдә тирән тойгылар уятып, горурлык хисләре тудыра. Бу мизгелләрдә дөнья яктырып, канатлар кунып, иҗади мөмкинлекләргә тагын да киңрәк юллар ачылып киткәндәй булды.

Ә инде моның бер генә оешма тарафыннан түгел, Самар Диния нәзарәте, «Туган тел» һәм «Дуслык» татар җәмгыять оешмалары, Самар өлкәсе һәм Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте тарафыннан гамәлгә ашырылуы — минем өчен зур дәрәҗә булып, күңелемдә аларга карата чиксез рәхмәтлек хисләре тудырды.   

Бу уңайдан мөфти Талип хәзрәт Яруллинга, И.Г. Шәкүровка,  Ф.Б.Канюкаевка, Ә.И.Горлановка, Ш.Х.Галимовка, Л.И.Сәбировка, Д.И.Сәйфиевка, Г. Рамазановага олы рәхмәтләремне белдерәм.

Татар милли хәрәкәте ветераны Азат абый Надыровның үзе ясаган рәсемне бүләк итүе, «Ялкынлы яшьлек» ансамбле коллективының гаҗәп матур җыр-биюләре күңелдә туган тирән тойгыларны тагын да көчәйтте.                                                                                                           

   Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 758

Один комментарий

  1. Котлауларга кушылам. Ходай тэгалэ исэннек саулык, таза тормыш, ян,адан ян,а ун,ышлар насыйп итсен.