Милләт өчен хезмәт итте

R9OcbD39qCg2024 елның 2 февралендә 65 яшендә «Туган тел», «Ак калфак» җәмгыятьләре һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рәйсә Шамил кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА вафат булды.

- Мин Рәйсә белән студент чакларымнан ук таныш. Ул Куйбышев дәүләт университетының химия һәм биология, ә мин тарих факультетында бер вакытта укыдык. Ләкин Рәйсә, укуын тәмамлагач, төп һөнәре буенча яңа буталчык заманнар килгәнче генә эшли алды. Соңрак бухгалтерлыкка укып, тормышында яңа сәхифә ачып җибәрде, — дип искә ала тарихчы һәм журналист Шамил Галимов. – 90нчы еллар уртасында Самара Җәмигъ мәчете төзелешенең Попечительләр советына керде, аннан соң “Заря” мәдәният йортында узган “Туган тел” җыелышына килеп керде дә һәм озак еллар буе оешмада тырышып хезмәт итте, татар хәрәкәтенең үзәгендә кайнады. Шулай ук “Радио-7” радиостанциясенең һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең дә исәп-хисап эшләрен алып барды.

Моның белән чикләнмичә, төрле чараларны оештыруда да җиң сызганып эшләде. Бигрәк тә өлкә Сабан туйларын уздыру вакытында Рәйсәнең һәм ире Ринатның өлешләре бихисап күп булды. Ул сәүдә итәргә килүчеләргә урын бүлеп бирү, лицензияләрен, санкнижкаларын, гомумән, ит сыйфатын тикшерү эшенә бик зур җаваплылык белән карый иде. Ринат белән паркта төн буе диярлек бөтен сәүдәгәрләрне мәйданда урнаштыралар иде. Шуңа күрә әле таң да атып бетмәгән, ә сатучылар инде эшкә эзер торалар. Шулай ук Сабан туе тәмамлангач, алар сәүдә урыннары чисталыгын тикшереп, парк хуҗалары алдында җавап тоталар иде.

Без “Азан” газетасын нәшер иткәндә дә бухгалтерия эшләрен аңа тапшырдык. Сабыр, тыйнак, беркайчан да тавыш күтәрми, барсын да йомшак кына аңлатып бирә торган бик ипле кеше иде Рәйсә.

Без аның белән 2013 елга кадәр бергә эшләдек. Бер-беребезнең гаилә хәлләрен дә бик әйбәт белә идек. Тормыш иптәше Ринат — шулай ук Әсәкәй районының Солтангол авылыннан. Ягъни авылдашы. Уллары Илдар, кызлары Римма үз тормышлары белән яшиләр. Оныгы Алсу тугач, Рәйсә Шамилевнаның шатлыгын күрсәгез иде! Канатлар үсеп чыккан кебек, очып, гел елмаеп йөри иде. Гомумән, гаиләсе аның өчен гел алгы планда булды.

Кызганыч, соңгы елларда иң актив, иң эшчән оешмадашларыбызны югалта барабыз: Мансур Ямалетдинов, Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар, Әхмәт Нәфыйгин, Идеал Галәветдинов һәм башкалар… Хәзер инде менә Рәйсә Гыйбадуллина да аларга кушылды.

Тик менә бик кызганыч, Җәмигъ мәчете йортына җәсәден чыгарганда җеназа намазына басарга аны белгән, аның белән бер вакытта төрле җәмгыять эшләрендә катнашкан кешеләребез бик аз килде. Ә бит дин әһелләребез аңлатканча, Аллаһы Тәгалә адәм баласын хөрмәт иясе итеп яралткан, вафат булганнарны соңгы юлга озатырга күбрәк кеше килгән саен мәрхүмнең гөнаһлары күбрәк кичерелә. Озатучылар өчен дә бу бик әҗерле, саваплы гамәл. Кайгылы хәбәр ишетелгәч үк, без аны интернет челтәре аша милләттәшләребезгә тараттык. Шуңа да карамастан, җеназа намазында бик күңелсез күренеш килеп чыкты…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 882

Один комментарий

  1. Туган, дусларны, танышларны югалту бик авыр. Урыннары ж,эннэттэ булсын.