Бөтенесе инде узган.
Ә шулай да халкыбызның
Йөрәгенә мәңгелеккә
Төзәлмәслек яра салган.
Әниләрнең, әтиләрнең,
Әби-бабайларның да,
Тирә-күрше, дус ишләрнең
Йокыларын тартып алган.
Хәзер инде Украина:
СССРга — окраина.
Тагын елый бит ана:
Ут астында — газиз бала.
Тугыз айны йөрәк яны,
Аннары үсә бала.
Армиягә китеп бара,
Әниләре ерак кала.
Эх, замана, замана…
Нигә соң син шундый кара?
Барыбызга бер Җир-Ана
Ә йөзенә кан коела.
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбе физкультура укытучысы.
Просмотров: 962