21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнеп үтә
Туган тел көне 1952 елның 2 февралендә Пакистанда булган фаҗига белән бәйле. Бу көнне бангл теленә дәүләт статусы бирелүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелгән. 47 ел үткәч, ЮНЕСКО, Бангладеш тәкъдиме буенча, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, Халык¬ара туган тел көнен булдырган.
Барлык телләр дә тигез хокукка ия, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аларны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Ел саен илебез мәктәпләрендә, китапханәләрендә, мәдәният сарайларында, милли үзәкләрдә Туган тел көненә багышланган масштаблы чаралар оештырыла. Шулай, 2024 елның 5 — 8 февралендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды. Ул Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән хезмәттәшлек итү, укучылар арасында татар теленең абруен һәм сыйфатын күтәрү, белем бирү учреждениеләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм укучыларына практик ярдәм күрсәтү максатларыннан уздырыла. Бәйгедә Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Марий Эл, Башкортостан республикаларыннан, Әстерхан, Ульяновск, Пенза, Саратов, Свердловск, Ырымбур, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Киров, Курган, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь, Красноярск крайларыннан һәм Мәскәүдән 165 укучы килгән. Самарадан “Яктылык” татар мәктәбе МБОУ Школа «Яктылык» , Камышлы һәм Похвистнево районнары укучылары да бар иде.
Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында уздырылган олимпиада ике өлешкә бүленгән — татар теле һәм әдәбияты буенча язма тур һәм Гаилә елына багышланган нәфис сүз бәйгесе. «Яктылык» мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары Аиша Дадашова һәм Әминә Абдрәхимова, 10нчы сыйныф укучысы Линара Гыйльметдинова (укытучылары Фәния Гыйлаҗева), 9 “Б” сыйныф укучысы Камилә Газизова (укытучысы Фәүзия Дәүләтбаева) татар теле һәм әдәбияты буенча призлы урыннар алдылар. Ә 8 “Б” сыйныф укучысы Ильяс Шәкүров (укытучысы Фәүзия Дәүләтбаева) нәфис сүз бәйгесендә җиңү яулады. Похвистнево районы Гали авылы урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Назирә Юнысова (укытучысы Гөлия Мөхәммәтова), нәфис сүз турында бик уңышлы чыгыш ясап, Гран-прига лаек булды.
Олимпиадада катнашучылар Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен тамаша кылдылар. Тагын әле кызыклы мәдәни программа да оештырылган иде.
Укучыларын озата килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен аерым программа әзерләнгән: дәреслекләр авторлары, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасының мәгариф системасын үстерү институты галимнәре катнашында методик семинарлар үткәрелде. Өч көнлек масштаблы чараны йомгаклау тантанасы Кәрим Тинчурин театрында узды. Анда Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамали, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров, милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Казан федераль университеты доценты Кадрия Фәткулова катнаштылар. Олимпиада җиңүчеләренә һәм Гран-при ияләренә Бөтендөнья татар конгрессының кыйммәтле бүләкләре тапшырылды, җиңүчеләр һәм призерлар татар теле буенча Халыкара олимпиадага чакыру алдылар.
* * *
Саратовта укучылар өчен «Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният» дип аталган VIII төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чараны ачу тантанасы һәм пленар утырыш — Идел буе идарә институтында, ә секцияләр буенча утырышлар Советлар Союзы Герое Г.Г. Рамаев исемендәге татар гимназиясендә үтте.
Конференциягә Россиянең 12 төбәгеннән 160тан артык эш җибәрелгән иде. «Яктылык» мәктәбенең 21 укучысы да, сайлап алу онлайн-турында җиңеп, конференциядә катнашу бәхетенә ирештеләр. Нәтиҗәдә, башлангыч сыйныфларның сигез укучысы арасыннан икесе — 1 урынга, 2 һәм 3 урыннарга өчәр катнашучы лаек булдылар.
Унөч урта һәм өлкән сыйныфлар укучылары арасыннан 1 урынны — бер, 2 урынны — ике, 3 урынны биш катнашучы яулады. 4 “Б” сыйныф укучысы Сафия Сафиуллова үзенең карт бабасы турында «Гадел Кутуйның мәдәни мирасы эзләре буенча» дип аталган проекты белән пленар утырышта чыгыш ясады.
Шул рәвешле, укучыларыбыз туган телләр көнен күпсанлы җиңү-бүләкләр белән каршы алачаклар.
* * *
Хәзерге заман кешеләренең күпчелеге ким дигәндә 2 — 3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, берничә телне белү баш миенең эшчәнлеген яхшырта, дөнья офыкларын киңәйтә, төрле милләт халыкларының мәдәниятен тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә.
Самараның «Яктылык» аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәбе җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре бу хакта бик яхшы беләләр һәм укучыларына туган татар телебез белән беррәттән рус һәм инглиз телләре буенча да ныклы белем бирәләр. Узган җомгада инглиз теле укытучылары Зилә Шәрәфетдинова, Асия Әхмәтова, Руфия Алимбекова, музыка укытучысы Алинә Шәмсетдинова, 10, 6, 4 “Б”, 1 “Б” сыйныф укучылары һәм җитәкчеләре тырышлыгы белән, татар халык әкиятләре, җырлары һәм шигырьләре буенча инглиз һәм татар телләрендә театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Укучыларның өч телдә дә шартлатып сөйләшүләре шаккатырды. Бөек Тукаебызның “Су анасы” әкияте, “Туган тел” җыры инглиз телендә дә матур һәм моңлы яңгырый икән. Ә шулай да: “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем”. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телебездә ачылсын иде. Кулланыш даирәсен киңәйтү, балаларыбызга һәм оныкларыбызга түкми-чәчми тапшыру – безнең төп бурычыбыз. Туган телебезне саклау — һәммәбез алдында торган иң мөһим максатларның берсе. Аны тирәнтен өйрәнү өчен бөтен гомеребезне бирергә тиешбез. Без үз телебездә уйларга һәм сөйләшергә тиешбез. Татар халкының яраткан шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин: “Тел — халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырауга кагылмасаң, ул чыңламый”, — дигән. Туган телебез мәңге чыңласын иде.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1328
Молодец, Назиря,без горурланабыз!!!
Гиниятов Расул Ильшат улы хэм Гиниятова Амина Ильшат кызы татар балалары ,алар матур татар гаилэсендэ доньяга кильделэр,татар гэрэф гадэтендэ тэрбиялэнеп усэлэр,,туган теллэре бн горурланалар,, без татар лар дип шатланар