Рәхмәттән башка сүз юк!

oBa8_w7T8Wk«Яктылык» мәктәбе  укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү ­− ата-аналарны һәрвакыт кызыксындыра. Ашханәдәге ризыкның тәме, сыйфаты, балаларның яратып ашавын кайсыбыз гына теләми икән?


Мәктәптә тәмле пешерәләр. Менюга килгәндә, ул башлангыч мәктәп һәм югары сыйныф укучылары өчен бертөрле. Ул үз эченә яшелчә салатларын, алма ише җимешләрне, ит, котлет белән бирелүче икенче ашны, ботканы, сыек ашларны кертә.

Чын пешекче булыр өчен, әлбәттә, зур сәләт, тырышлык кирәк. Һөнәри белгеч кул астында булган ашамлыклардан да тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле Галимьянова Минниса апа җитәкчелегендә коллектив бик тату эшлиләр. Кулларыннан килмәгән эшләре юк, бар уңганлыкларын эшкә җигеп тырышалар.

Бездә бик тәмле ашаталар! Иң тәмле ризыклар — безнең ашханәдә!

Мәктәп пешекчеләренә рәхмәттән башка сүз юк!» — диеп яза «ВКонтакте» социаль челтәрендә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы Рәхимә ХӘЙРОВА.

XA-5kjh3AW0

oBa8_w7T8WkWM0QwEHexiQ xPEQTssyYOY

vk.com

Просмотров: 670

Комментирование запрещено