Камышлы районының Иске Ярмәк авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды.
22 февральдә Иске Ярмәк авылында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә традицион чаңгы ярышлары узды. Чара сугыш һәм педагогик хезмәт ветераннары Шириязданов Хәмәтнур Шәймәрдан улы, Сәлахова Кәримә Зөфәр кызы һәм Галләмов Гали Вәли улы истәлегенә багышланган иде.
Ярышлар башланыр алдыннан спортзалда юбиляр авылдашларыбызны — Сәгыйров Әсхәт абыйны, Гыйләҗев Әсхәт абыйны, Сәгыйрова Диния апайны - район үзәгеннән килгән мәдәният идарәсенең җитәкчесы Резедә Мөхтәбәр кызы һәм спорт секторы җитәкчесе Марат Гали улы тәбрикләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Наил Набиулла улы Хәмәтнур абый Шириязданов турында чыгыш ясады. Кәримә Зөфәр кызы һәм Гали Вали улы турында аларның кызлары Юлия Галиевна чыгыш ясады һәм истәлекләре белән бүлеште.
Ярышлар оешкан төстә узды. Оештыру комиссиясе исеменнән Фәрит абыйга, Фәнис абыйга, Кадрия апайга — Хәмәтнур абыйның балаларына; Гөлиягә һәм Юлиягә — Кәримә апаның һәм Гали абыйның балаларына изге эшләре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу эшләре барыбызга да үрнәк булып торырга тиеш.
Салкын булса да, халык җыелды. Социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хөзмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Алар кайнар чәйләр һәм коймаклар белән кыстап, үзләренең ягымлыклары белән барыбызны да җылытып тордылар.
Ярышларда катнашучылар грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук ярышта катнашучыларның арасыннан иң олылары да билгеләнде: ир-атлар арасында Сәләхов Җәлил абый булды, хатын-кызлар арасында — Вәлитова Гамилә апай.
Иң спортив гаиләләр дә бүләкләнделәр: Әбрәхимовлар, Ибраһимовлар һәм Мингалимовлар.
* * *
Камышлыда илне саклаучылар көненә багышланган зур чара уздырылды. Матур концерт әзерләнгән иде.
Безнең авылдан сугышта катнашучы егетләребезнең әтиләрен дәшкәннәр иде. Район башлыгы Рафаэль Камилович аларны бәйрәм белән тәбрик итеп, һәрберсенә «Куйбышев — запасная столица» диелгән күкрәк билгеләре һәм бүләкләр тапшырды.
Безнең поселениядан катнаштылар: Әхмәтгалиев Илшат, Закиров Рәвкәт абый, Хисәмиев Дамир, Вәлиев Марат, Кәлимуллин Рөстәм абый, Яниәхмәтов Илдус, Шәфиков Фаим абый.
Шулай ук Мөхәмәтҗанов Малик фронтка кирәк әйберләр белән тәәмин итү эшен оештырган өчен һәм үзебезнең солдатларыбызга әйберләрне илтеп тапшырган өчен, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Анарга Рафаэль Камилович күп рәхмәт сүзләрен җиткерде. Без дә шул рәхмәт сүзләренә кушылабыз.
* * *
24 февральдә авыл спортзалында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт чаралары уздырылды. Волейбол уены, мылтыктан мишеньгә ату, автоматны вакытка сүтеп-җыю, автоматның магазинын патрон белән вакытка тутыру, шашка уены, тартылу буенча ярышлар уздырылды.
Чара бик оешкан төстә үтте. Оештыру комиссиясына һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аерым рәхмәтләребез — барлык чыгымнарны каплаган Иванников Игорьга (безнең кырлардан җир алып, икмәк үстерү белән шөгельләнә).
Ярмәк авыл җирлеге башлыгы М.Н.ШӘЙХЕТДИНОВ.
Камышлы районы.
Просмотров: 711