Яу кырындагы туганнарыбыз, СВОдагы егетләребез, авылдашларым исеменнән гуманитар ярдәм илтүче егетләребезгә, бигрәк тә Илнар Дамир улы Сәгыйровка, рәхмәт әйтәсе килә.
Күршебездә туып-үсте Илнар исемле малай.
Йөзе айдай балкып тора, кемгә охшаган шулай.
Балачактан акыллы, зирәк, ярдәмле булып үсте ул.
Аның күңеле бик саф, юмарт булып чыкты шул.
Илнар инде өченче кат алгы сызыкка барды,
Меңләгән чакрымнар үтеп, үзеннән күп көч салды.
Сугышта катнашкан егетләргә бик күп бүләкләр илтте:
Ярдәмче шәмнәр, азык-төлек, җылы киемнәр инде.
Райондагы бөтен авыл ярдәм итүдә катнашты,
Анда яшәгән кешеләр барысы да булышты.
Илнар Сәгыйровка юлдаш булып якын туганы барды,
Яруллин Ринат исемле бик кыю егет булды.
Барлык җыелган әйберләрне исән-сау илтеп кайттылар,
Солдатларны шатландырып, әҗер-савап алдылар.
Менә нинди кыю-батыр Иске Ярмәк егетләре,
Беркайчан югалып калмый туган ил бөркетләре!
Тагын бер кат чын кунелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1115
Әе Гөлсем апай дөрес сүзләр язасыз.
Без Илнар белән бер урам да үстек.Уңган ,ярдәмче гел елмаеп тора .
Аллаһының ярдәме яусын сезгә йогетләр .Исән сау булыгыз.