Радик Раил улын соңгы юлга озатуда ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәтебезне белдерәбез…

U9f2x8-scmgШушы көннәрдә без авыр хәсрәт, зур югалту кичердек. 27 мартта гаиләбезне кайгы җиле каплады: бу көнне махсус хәрби операциядә һәлак булган иркәбезне Радик Раил улы Каюмовны соңгы юлга озаттык.

Авыр хәсрәтебезне уртаклашырга, аның батырлыгы алдында баш иергә классташлары, якташлары, авылдашлары, районыбыз җитәкчелеге, хәрбиләр килделәр. Анда чыгыш ясаган һәркем иркәбезнең чын ир-егет, үрнәкле дус, изге җанлы, игелекле туган булуы турында сөйләде.

“Без сакламасак, кем саклар?” – дигән сүзләр белән 8 ай элек Радик иркәбез Донецк һәм Луганск республикаларындагы тугандаш халыкларның азатлыгы өчен барган махсус хәрби операциядә катнашу теләген белдергән иде. 2023 елның июль аенда контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте, 2024 елның март аенда Украинаның Авдеевка территориясендә киеренке алышта һәлак булган.

Аны белгән һәрберсе ачык йөзле, ярдәмчел, “душасы добрый” дип искә алдылар. Авылыбызның спорт бәйгеләрендә дә актив катнаша иде ул, бигрәк тә балачакта Сабантуендагы ат ярышларында гел алдынгы урыннарны яулый иде.

Соңгы юлга озатырга килүчеләрнең күп булуы — иркәбезгә карата хөрмәт күрсәтүче бер дәлил. Авылыбызда кайгыбызны уртаклашмаган йорт калмагандыр.

Иркәбезне җирләүдә катнашкан, кайгыбызны уртаклашкан авылыбызның дин әһелләренә; авылдашларыбызга; туганнарыбызга; хезмәттәшләремә; кодагыйларга; бергә армия сафларында — Владивостокта хезмәт иткән Раниль дусты гаиләсенә, аның Мансур авылыннан килгән әти-әнисенә; күршеләребезгә; авыл башлыгы Минсәит Низаметдин улына; мәдәният йорты хезмәткәрләре Айгөлгә, Гөлзинәгә; бигрәк тә төнге 3тә мәетне каршы алырга һәм сакларга ярдәм итүче Илшат белән Динарга, аларның гаиләләренә; соңгы кабат үзен күргән, гуманитар ярдәм тапшырган Малик абый белән Илнар иркәбезгә; истәлеккә видео ясаган Әлфирә апабызга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Мондый бердәм авылдашлар, туганнар һәм күршеләр бары тик Иске Ярмәк авылында гына яшиләрдер. Үз изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Барлык туганнарга, авылдашларга, озатырга килүчеләргә, ярдәм итүчеләргә гаиләбез исеменнән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Югалтулар бигрәк авыр икән… Менә, иркәм, синең өчен һәм җидесен дә үткәрдек… Тормыш дәвам итә… Тик синсез… Бик авыр, кыен, күңел ышанмый, кайтып керерсең кебек… Юксынабыз сине, хуш, бәхил бул. Догаларыбыз кабул булсын. Урының җәнәттә булсын!

«Апай» дип дәшүләрең…
Колакта чыңлый һәрвакыт
Елмаеп, «апай», дип дәшүләрең.
Сөйләшеп тә туялмадык,
Аерып куйды дөнья.

Иркәм, ничек хәлең? – диеп,
Сөйләшә идек көндә.
Авылдашлар, туганнар
Сәламнәр җибәрделәр.

Онытмыйча тапшырыйм, дип,
Яза идем дәфтәргә.
Соңгы тапкыр язышканбыз
Дүртенче март кичендә.

Туган йортны матурлауны
Бергәләп уйлый идек.
Нинди төстә? Кайда? Нәрсә?
Ничек яхшырак була?

Салат төсендәге яшел -
Яраткан төсең иде,
Әни дә бит идәннәрне
Шул төскә буйи иде.

Берәм-берәм киттегез шул,
Калды истәлек кенә.
Барыгызга дога кылу -
Минем бурычым сезгә.

Вакыт җиткәч туганнардан
Аера икән дөнья.
Сабыр булып, сезне сагынып,
Үтә минем көннәр дә.

30 кердек, 7 чыктык,
Радик юк арабызда, дип
Павелдан хәбәр килә
Сигезенче март көнендә.

Юк, алай түгелдер, дип
Ышанасы килмәде.
Күңел һаман шатлык белән
Очрашуга өметләнде.

Халык шулай сине сорап,
Сиңа сәлам җибәрә.
Тик кая аны җибәрим, дип,
Йөрәгем өзгәләнә.

Телефонда тынлык синнән,
Бер хәбәр юк үзеңнән.
Кабат-кабат ачып карыйм
Кермәгәнсеңме сетька.

Мартнын 25 житте,
Обедка кайткан идем.
Синнән хәбәр булыр диеп,
Уйламаган да идем.

«Кайтаралар, самолетта,
Әзер булып торыгыз.
Ульянга килеп төшкәч,
Китерер аны машина».

Иртәнге өч, авыл йоклый,
Кайтып җитте кызыл табут.
Табут эчләрендә иркәмнең
Калган җирләре ята.

Кайттың, иркәм, туган якка,
Көндек каның тамган җиргә.
Теләкләрең кабул булды:
Югалып калмадың читтә.

Тыныч йокла, әйткәнеңне
Үтәргә тырышырмын.
Дүрт балаңның барсына да
Ярдәм кулы сузармын.

Туган йортны ремонтларбыз
Җирләр ачылып беткәч.
Риза була күр, Иркәм, син,
Мәңгелек йортыбызда.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1190

2 комментариев

  1. Иркәбез, урының оҗмахта булсын, тыныч йокла, гүрләре н, якты булсын. Синен, рухларын,а без догалар укып, сәдакалар биреп торырбыз аллаһы кушса. Бигрәк киң күңелле идең бит. Әзрәк булсада акча эшләсәң, апаларын,а, җиңгәләрен,ә , бөтен туганнарга бер сәбәпсез безне куандырып конфетлар таратып йөри идең

  2. Иркэм шул хэтлек бертеклжп язгансын Авыр туфрагы жинкл булсын Радикнен