Мәскәү өлкәсендәге фаҗигагә бер атна булды
2024 елның 22 мартында Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге “Крокус Сити Холл” концерт залында булган фаҗига Россия халкын гына түгел, акылы булган бөтен кешелек дөньясын да шок хәленә китерде.
“Пикник” төркеме концертын карарга килгән бер гаепсез кешеләрнең коточкыч рәвештә атып үтерелүе, илебезнең иң зур концерт залы шартлатып яндырылуы, дистәләгән ашыгыч ярдәм машиналарының һәм янгын сүндерүче машиналарның урамнар тынычлыгын ярып узуы кадрларын телевизордан күрү генә дә тетрәндерә. Башка сыймаслык хәл.
Ләкин, кызганычка, бу бүгенге чынбарлыгыбыз. Һәлак булган 143 кеше арасында алты бала булуы, 180 тамашачының авыр яралануы, кызганычка, әлегәчә төгәл сан түгел. Хастаханәләргә китерелгән яралылар һәм тәне пешкән кешеләрнең хәле дә стабиль түгел, үлүчеләр саны көннән-көн арта бара. Шуңа күрә 24 мартның якшәмбесе Россиядә матәм көне дип игълан ителде, күпчелек илләр кайгыбызны уртаклашты.
Бу куркыныч хәлләрнең хронологиясен төрле матбугат чаралары яктыртып торалар, телевизордан, интернеттан да атыш һәм янгын кадрларын күрергә була. Моны башкарган явызлар кулга алынган, ләкин безгә һич тә тынычланырга, элеккечә яши башларга ярамый.
Оештыручыларны эзләп табарга, җавапка тартыра һәм башкача беркайчан да андый хәлләрне булдырмау өчен бар көчебезне дә куярга тиешбез.
Аңлаган кеше, беренче чиратта, мондый хәлнең ничек килеп чыгарга мөмкин булуы турында уйланырга тиеш. АКШ һәм Бөекбританиянең Россиядәге илчелек сайтларында, массакүләм чараларга йөрмәскә дип, ватандашларын алдан ук кисәтүләр булганнар. АКШ дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд та, Украинага соңгы килүендә, Путинга “күчтәнәч” әзерләнүе турында сер тишкән булган. Димәк, алар бу турыда бик яхшы белгәннәр. Дөресен генә әйткәндә, махсус хәрби операция дә тәмамланмаган бит әле.
Димәк, күңел ачулар бу кадәр масштаблы булырга тиеш түгел. Сораулар күп. Кайчан да булса аларга җавап та алырбыз.
Ләкин бүген менә нәрсә турында сөйләшик: уртак кайгы халыкны берләштерә алуы шаһиты булдык без бүген. Залдан йөгереп чыккан кешеләрне урамдагы машиналар һәм таксилар туктап утырттылар, түләүсез-нисез өйләренә кадәр илтеп куйдылар. Медицина хезмәткәрләре һәм коткару хезмәте тиешлечә эшләделәр, кан алу учреждениеләре янында чиратлар хасил булды. Якын кешеләре һәлак булган яисә яраланган танышларын юатырга, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Регион башлыклары, сәясәтчеләр иҗтимагый һәм дини оешмалар җитәкчеләре дә кайгы уртаклаштылар, ярдәмгә ашыктылар. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та бу фаҗиганы: “Бер гаепсез кешеләргә карата оештырылган террорчылык актын берничек тә аклап булмаячак”, — дип бәяләде. Самара өлкәсенең Региональ диния нәзарәте сайтында мөфти Талип хәзрәт Яруллинның да Махсус мөрәҗәгате бастырылды. “Шушы фаҗигане оештырган кеше актыкларының милләте дә, дине дә юк, аларны ничек тә акларга мөмкин түгел. Кешелек дөньясына каршы усаллык эшләргә әзер булган җинаятьчеләр бу тормышта да тиешле җәзаларын алачаклар, үлгәннән соң да җәһәннәм утында мәңге яначаклар”, — диелгән.
“Крокус”тагы фаҗигадан соң Россиянең күпчелек компанияләре һәм банклар зыян күргән кешеләргә шундук турыдан-туры ярдәм иттеләр, икенчеләре киләчәктә ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. Кешеләр Россиянең төрле регионнарында үткән матәм чараларында катнаштылар. Самараның Дан мәйданында да һәлак булучылар истәлегенә 3 мең шәм яндырылды, алар очып китүче торналар формасында тезелгәннәр иде. Ә астында: «Самара. Скорбим. 22.03.2024» дигән сүзләр язылган.
Тагын менә нәрсә әйтәсем килә: шундый җаваплы минутларда һәр кеше үзенчә эш итә. Бүген без фаҗига көнне гардеробта эшләгән 15 яшьлек Ислам Хәлиловның ныклыгына сокланабыз. Яшүсмер куркып калмаган, үз-үзен коткарырга дип почмакка да посмаган, торып та чапмаган, ә иптәше белән янгыннан йөгерүче йөзләгән кешене урамга чыгаруда булышкан. Тагын бер батыр ир-егет, террористның каушавыннан файдаланып, коралсызландырган, шуның белән дистәләгән кешеләрнең гомерен саклап калган. Әле без белмәгән батырлыклар да булгандыр бу халәттә.
Ислам Хәлилов, исем-фамилиясенә караганда, мөселман кешесе булырга тиеш. Коралсыз кешеләрне үтереп, өсләренә шундый зур гөнаһ алган таҗиклар да үзләрен мөселманнар дип санаганнардыр. Ә Аллаһы Тәгалә: “Күңелендә усаллыгы булмаган гөнаһсыз кешене үтергән зат бөтен кешелек дөньясын үтерүче булып санала, ә коткаручы — бөтен кешелек дөньясын коткаручы белән тиңләшә”, — дигән. Димәк, мондый гөнаһ эшләүчеләр мөселман түгелләр. Террорчыларның милләте юк.
Бу һәлакәт Урта Азиядән Россиягә эшкә килгән башка мөселманнарга карата нәфрәт тудырырга мөмкин. Оештыручыларның, террорны башкаручылар итеп таҗикларны сайлаулары да очраклы хәл түгелдер. Бу Россиядә яшәүче милләтләр арасына чөй кагу булырга охшаган. Шуның белән илебез ныклыгын какшатырга, үткән гасырның туксанынчы елларына кайтарырга маташулары түгелме икән?
Җәмгыятебезнең өлгергәнлегенә, нык булуына ихлас күңелемнән ышанам. Дошманнарыбызны шатландырмыйк әле, бердәм булып, терактны эшләгән кешеләрне генә җәзага тартыйк, милләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен саклап калыйк.
Ә бүген без бөтен илебез белән бергә авыр кайгы кичерәбез, бәлага тарган кешеләргә ярдәм итик, вафат булучыларның туганнарына түземлек телик. Кайда барсак та, ни эшләсәк тә, уяу булыйк.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 514