Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә Казан шәһәрендән килгән мәртәбәле кунаклар белән очрашу үтте.
Кунакларның берсе — тарихчы һәм ислам белгече, Санкт-Петербургта Европа университеты профессоры Альфрид Бустанов иде.
Шулай ук кунаклар арасында «Түбәтәй» җиңел ризыклар ашханәләре хуҗасы, Камышлы авылында туган Солтан Сафин да бар иде.
Авыл тарихы, йолалар һәм сынамышлар, халык тыйб үрнәкләре турында матур әңгәмә үткәрелде.
Иске Ярмәк авылы имамы Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Камышлы районы.
Просмотров: 590