13 апрельдә Самараның «Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең чираттагы концерты көтелә
Билгеле булганча, 2023 ел ахырында вакытсыз вафат булган Альбина Мәхмүтовадан соң ансамбльнең яңа җитәкчесе итеп хореограф Рәшит Гыйззәтуллин сайланган иде. Вакыт, агымсу кебек, бер дә туктап тормый, ага да ага гына. Менә инде Рәшит Әнвәровичның да “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе булып эшли башлавына бер ел тулып узган. Димәк, беренче нәтиҗәләрне дә ясый башларга була. Шул ният белән без “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең яңа программасы әзерләнгән Халыклар дуслыгы йортының бию залында очраштык.
- Рәшит Әнвәрович, “Ялкынлы яшьлек”не җитәкләргә тәкъдим алгач, нинди хисләр кичердегез?
- Аңа кадәр тормышым ыспай гына тәгәри иде — китап укырга да, чаңгыда шуарга да, үз бизнесымны алып барырга да вакыт таба идем. Ә хәзер үзем өчен артык бер минут та калмый. Ләкин үкенмим, чөнки яшь чагында иҗат җене кагылган кеше гомере буе аннан аерыла алмый.
Аннары, “Бу эшкә мин алынмасам, кем алыныр?” дигән сорау да килеп туа бит әле. Йөзләгән үзешчән артистларның җаны, иҗаты кергән коллективны таркату зур гөнаһтыр ул, дип уйлыйсың да, рәхәт тормышыңны читкәрәк куеп, эшкә җигеләсең.
Илгиз абый Колючевка рәхмәт, ул заманында татар яшьләрен үз тирәсенә җыеп, иҗат дөньясына алып кереп киткән. Без аның тирәсендә укмашып, үзебез өчен яңа офыклар ачтык, яңа дуслар, сөйгән ярлар, гомерлек тормыш иптәшләре таптык. Ничек итеп сине тәрбияләп үстергән ансамбльне шундый хәлдә калдырасың ди инде?
- Әлбәттә, ул вакытта сез яшь, дәртле булгансыз. Ә бүген, дөресен генә әйткәндә, коллективта олы яшьтәге ветеран артистлар да байтак. Ансамбльнең киләчәген нинди итеп күрәсез?
- Әйе, дөрес, соңгы елларда коллектив шактый олыгайган иде. Ә бүген яртысын яшьләр тәшкил итә, дип әйтә алам. Тамашачылар җырчыларыбыз Венера Абдерахманова һәм Илнур Салиховның чыгышларын түземсезлек белән көтәләр. Күптән түгел генә ансамбльгә кайчандыр популяр булган җырчыбыз Эльвира Хәбибуллина кайтты, сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы Эльмира Нурмөхәммәтова һәм “Яктылык” мәктәбе укучысы Азалия Низамова да талантлы булып күренәләр. Диана Гарифуллина биюдә дә, җырда да сәләтен күрсәтергә тырыша. Гөлназирә Огурцова җитәкчелегендәге бию төркемендә дә барысы да яшьләр. Залия Динмөхәммәтова да коллективка килеп кушылды, ансамбль тормышында актив катнаша.
- Яшьләр һәм ветеран артистлар арасында көндәшлек хисләре тумасмы соң?
- Әлбәттә, артистлар арасында көндәшлек булмыйча мөмкин түгел. Булмаса, аны махсус оештырырга кирәк булыр иде. Чөнки югары иҗат үрнәкләре көндәшлек нәтиҗәсендә туа. Җиңел генә, сагындырып тора торган концертлар куярга кирәк. Чаманы белсәк, очрашуларыбыз да тансыкка булыр. Киләсе елда ансамбльнең 55 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз, шуңа күрә быел ук юбилейга әзерләнә башладык – үткән елларда булган иң яхшы бию номерларын күрсәтергә әзерләнәбез. Күптәнге хыялым — программаның икенче бүлегендә соңгы илле елда популяр булган Сара Садыйкова музыкасына, Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган һәм Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Хәния Фәрхи кебек танылган җырчылар репертуарында булган җырларны башкару. Тамашачы да безнең белән бергә җырласын, чөнки аларның һәм үзебезнең ялкынлы яшьлегебездә популяр булган җырлар безнең күңелләрдә әлегәчә яши.
Мактана бу, дип уйлый күрмәгез, ләкин соңгы берничә программабызны халык яратып кабул итте, алкышларга күмеп озатты. Профессионаллар була алмасак та, идеалга якынлашырга тырышабыз.
- Татар концертларының гадәти шаблоныннан аерылу өчен ни эшләп булыр иде?
- Бу турыда да уйланабыз. Ләкин музыка өлкәсендә профессиональ белеме булган кешеләр таба алмыйбыз. Ансамблебездә дүрт кеше генә махсус белем ияләре – хореографлар Гөлназирә Огурцова, Рәшит Гыйззәтуллин, вокал белгече Алсу Сабирова һәм сценарист Алсу Беленова. Шәм яндырып эзләсәң дә, музыка инструментларында уйнаучы татар кешесен табып булмый. Бөтен Самарага бер гармунчы Мидхәт Әминов, тик аның үз ансамбле бар.
Менә сез олы яшьтәге җырчылар турында сүз кузгаткан идегез. Аларның тавышлары бик моңлы, хор белән җырлау өчен туры килеп тора торган югары тавышлар. Ләкин хор яңгырашы камил булсын өчен, җырчыларны сопрано, альт, тенор һәм бас тавышлары буенча аерып, күптавышлы хор оештырсак, ул тагын да матуррак яңгырар, ә алдагы яшьләр хәрәкәттә булса, тагын да күңеллерәк булыр иде. Бу эшне мәрхүмә Альбина башлаган иде, мин аны дәвам итәргә тырышам.
Хыялларымда ниләр генә юк! Тик хәзерге шартларда шундый зур ансамбль булдыру өчен Советлар чорындагы кебек финанслау кирәк. Ә хәзер безгә, костюмнарыбызны яңарту өчен, Сабан туенда акча эшләргә, арзан бәягә тукыма сатып алырга һәм бушлай диярлек күлмәкләр тектерергә туры килде.
13 апрельдә “Чайка” мәдәният йортында узачак концерт программасын “Яшьлек моңнары” дип атадык. Шуңа күрә кайчандыр ансамбль йолдызлары булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында составыннан чыккан артистларны җыеп, заманында алар башкарган җырларны яңгыратырга, биюләрне күрсәтергә ниятләдек. Шулай итеп, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җанатарлары 1980 — 2000 елларда татар ансамбле йолдызлары булган Наилә һәм Тәнзилә Әхмәтовалар, бертуган Гүзәл һәм Тәлгать Хәйрулловлар, Лилия Хәбибуллина, Рауда Шәймарданова, Гөлсинә Галәүтдинова, Равил һәм Руфия Кариповлар, Ринат Ногманов, Рәсим Таишев, Ринат һәм Халидә Вәлиевлар белән очрашачак. Ничек үзгәргәннәр алар шушы гомер эчендә, сәләтләрен югалтмаганнармы, алар башкарган җырлар hәм биюләр бүген дә актуальме? Менә кайда интрига!..
“Өч карт” биюен тамашачы хәтерли һәм яратадыр, дип уйлыйм. 35 елдан соң без аны шул ук составта сәхнәгә чыгарачакбыз. Дөрес, элеккеге “картларга” хәзер грим кирәк булмаячак, барыбыз да чып-чын бабайлар инде. Берничә ай элек Металлурглар мәдәният сарае фойесында Хәбил Бикташев белән очрашкач, ул шушы биюне искә төшергән иде. Тагын бер күрәсе иде, дип тә әйтеп куйды. Булдырырбыз, Хәбил ага.
80нче елларда ансамблебезнең визит карточкасы “Биләр яшьләре” биюе иде. Шул ук биючеләр аны бу көнне дә башкарырга җыеналар. Әйе, без инде яшь түгел. Ә менә очкынлы күзләребезне күрсәгез, башкачарак фикер йөртер идегез. Һәр очрашу безнең өчен бәйрәм генә түгел, зур эш тә. Сикереп-сикереп бии алмасак та, елмаюларыбыз ихлас күңелдән булыр. Тамашабыз халыкка ошар, дип ышанабыз. Залдан чыкканда: “Без бу артистларның яшь чагын хәтерлибез, шундый ук сәләтлеләр”, – дисеннәр иде.
…Рәшит Әнвәровичның элеккеге үзешчәннәрне җыеп сәхнәгә чыгару идеясе, ни гаҗәп, барысына да бик ошаган. 1978 — 1990 елларда биюче булган Наилә Әхмәтовага быел 63 яшь тулуына карамастан, ул бик зур теләк белән беренче очрашуга килгән:
— Мин хореограф Альберт Гаязов эшләгән чорда ансамбльгә килдем. Ул вакытта бию коллективында егетләр шактый күп иде. Альберт абыйның ташып торган энергиясе һәм фантазиясенә ияреп, сәхнәдә шедеврлар тудыра идек. Ул вакытларда концертлар да тулы залларда үтә иде.
Фокусчы Әнвәр абый Гыйззәтуллинның улы Рәшит, коллективка килеп кергәндә, 8 сыйныфта гына укый иде әле. Аның очып биюләрен кем генә хәтерләми икән?! Мәктәпне тәмамлагач, ул Куйбышев мәдәният институтын тәмамлады һәм, Альберт Гаязов вафат булгач, бию төркемен җитәкләде. Ул да, без дә коллектив белән бергә үстек, аңардан башка яши алмый идек.
Кызганычка, укуымны тәмамлагач, миңа Себер якларына китеп, ике ел эшләргә туры килде. Кайткач, ил сәясәте бөтенләй башка иде инде. Егетләребез акча эшләргә китеп беткәннәр, кызларның күбесе кияүгә чыгып балалар үстерә, сәхнәдә яшь җилкенчәк яисә олыгаеп баручы апалар гына калган.
Ләкин коллективның юбилейларына ветераннарны чакырганда, без бик теләп киләбез, очрашып-күрешеп, проблемалары турында сөйләшәбез, соңрак интернет аша аралаша башладык. Ә ансамбльне Рәшит Гыйззәтуллин җитәкләгәч һәм безне сөйләшүгә чакыргач, дәррәү кубып килдек менә.
“Киләсе елга ансамбльнең 55 еллыгын үткәрергә җыенабыз, — дип башлады сүзен Рәшит Әнвәрович. — Әйдәгез әле аякларыбызны яздырып, нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтик”, — дигәч, башта ышанмадык. Ә бераздан, 35 еллык тәнәфес булуына карамастан, биеп киттек. Ашкынып репетицияләргә йөрибез хәзер. “Биләр яшьләре” биюен искә төшердек, костюмнар тегелде. Чираттагы концерттан соң таралмаска, киләчәктә дә иҗат дулкынында яшәргә сүз бирештек. Ветераннар бирешми!
1987 — 2001 елларда “Ялкынлы яшьлек”кә биюче булып килгән Тәлгать Хәлиуллов ансамбльнең музыка җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән:
— Махсус белемем юк иде, дөрес, яшь чакта үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәндем. Шул чактагы тәҗрибәмә таянып әйтә алам, югарыдагы хор турында уйланулар хыял гына, чынбарлыкка кайтыйк, моңы булган ветераннарыбыздан менә дигән хор оештырып була.
Рәшит Әнвәрович чакыргач, бик теләп очрашуга килдем, медкартамны ачып та карамадым. Йөрәктә дәрт сүрелмәгән икән әле, аяклар үзләре биеп китте. Ансамблебезнең 55 еллыгында да чыгыш ясарга насыйп булсын. Күңел җырлый, иҗатка тартыла бит әле…
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 804